+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июнь 2016, 02:00

Ал кояш — күгебездә, Сабантуй бүген бездә!

Районнарда милли бәйрәм тантана итә.

Илеш

Районда Сабантуй зурлап билге­ләнде. Аңа төрле төбәкләрдән бик күп мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында республиканың авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, Баймак районы делегациясе бар иде.

Кунаклар тәүдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең тир­мәләрен карап чыкты, аннары быел беренче тапкыр оештырылган балалар сабантуена юлланды.

Сәгать 11дә бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Иң беренче сүз район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга бирелде.

— Илешлеләр, һәр елдагыча, чәчү кампаниясен кыска вакыт эчендә башкарып чыкты. Барлыгы 64 мең гектар мәйданда башкарылган чәчү эшләре бигрәк тә М. Горький, М. Гәрәев, Куйбышев исемендәге, “Илеш”, “Агыйдел”, “Урал”, “Маяк”, “Урожай”, Ялалов, Ихсанов, Гайнетдинов хуҗалыкларында зур оешканлык белән барды, — дип белдерде Илдар Иршат улы һәм алдын­гыларны тәбрикләү өчен сүзне чара кунагы Николай Коваленкога бирде.

Николай Анатольевич, югары хезмәт нәтиҗәләре белән тәбрикләп, районның бер төркем хезмәт алдынгыларына Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды. Гомумән алганда, бу көнне тырышып эшләгән беркем дә бүләксез калмады.

Тантаналы өлештән соң парад башланды. Башта мәйдан буйлап төрле ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар, аннары “Минем кече туган ягым” район фестивалендә катнашу­чылар, “Чәчү-2016” батырлары, социаль тармак алдынгылары, үрнәкле күпбалалы гаиләләр узды.

Ул арада районның үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында бәйрәм концерты башланды, төрле мәйданнарда спорт ярышлары һәм милли уеннар гөрләп торды. Алар тәмамлануга Сабантуйга килүчеләр яшь, популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның һәм аның иҗади төркеменең концертын карады.

Федоровка


Федоровка районы Сабантуе һәр елдагыча күпсанлы халык катнаш­лыгында, мәйданнар сый-хөрмәткә, уен-көлкегә, җыр-моңга, спорт ярышларына тулып, оешкан төстә иң югары дәрәҗәдә үтте. Район хезмәтчәннәренең бәйрәм кәефен уртаклашырга Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм тер­риториаль үсеш буенча комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан вәкил — Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы консультацияләү үзәге директоры Андрей Дубинин, башка җитәкчеләр килде.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның тәбрикләү сәламен җит­кереп, Рузалия Хисмәтуллина Федоровка аграрийларының тармак үсешенә мөһим өлеш кертүен сызык өстенә алды.

— Федоровка районы авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү күләме буенча республикада алтынчы баскычны били. Алга таба да шушы югарылыкта калыгыз! — диде ул.

Рузалия Хисмәтуллина бер төркем хезмәт алдынгыларына — Дәүләт җыелышы-Корылтайның, аңардан соң сүз алган Андрей Дубинин Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Кышлату чоры, язгы кыр эшләре йомгаклары белән Федоровка районы хакимияте башлыгы Радик Ишмө­хәммәтов таныштырды. Ул фидакарь хезмәт өчен авыл уңганнарына ихлас рәхмәт белдереп, алдагы җаваплы кампанияләрдә дә федоровкалыларга шушы рәвешле оешканлык һәм бердәмлек, зур уңышлар юлдаш булуын теләде.
— Буразнага салынган һәр бөртек мул уңыш белән сөендерсен! — диде ул.

Арытаба чәчү чорында хуҗалык­ларның эшчәнлегенә, механизаторлар, савучылар, терлекчеләр арасында һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.

Тантаналы парад та үзенең чагу, бай эчтәлекле булуы белән һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Быел аның барышында Сабантуйда катнашучылар җиңел автомобильгә урнаштырылган иске кино корылмасы ярдәмендә баннердан совет чоры фильмнарыннан өзекләр дә карый алды. Русия киносы елына федоровкалылар шушы рәвешле чагу бер бизәк өстәде.

Уен-көлке, җыр-моңнар, спорт ярышлары исә кичкә кадәр дәвам итте. Шул рәвешле федоровкалылар Са­бантуй мәйданыннан ел озынына җитәрлек җылы тәэссоратлар белән таралышты.

ТуЙмазы

Сабантуй байрагын күтәрү хокукы язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча районда “Механизатор-2016” исеменә лаек булган “Нерал-Матрикс” җәмгыя­теннән Евгений Хәсәновка, “Мәтәүтамак” агрофирмасының алдынгы савучысы Чулпан Исламовага һәм Мичурин исемендәге хуҗалыктан ясалма орлыкландыру технигы Ринат Батталовка бирелде.
Сабантуй театрлаштырылган тамаша белән башланды.

Арытаба җыелучыларны район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сәламләде һәм хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре парламент форумы әгъзасы Йорг Кизеветтер, “Россельхозцентр” идарәсенең республика филиалы директоры Рөстәм Кирәев һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән иде.

Туймазының иң яхшы бию коллективлары, оста җырчылары концерт күрсәтте. Районда туып үскән җырчы Ришат Төхвәтуллинның чыгышы ямь өстенә ямь өстәде.

Сабантуй уеннары гөрләгән акланда авыл биләмәләре, район пред­приятиеләре урнаштырган тирмәләр халкыбызның борынгы тормыш-көн­күреше белән таныштырды. Арырак халык кәсебе осталарының кул эшләре күргәзмәсен карарга мөмкин иде. “Бэкерай” җәмгыяте уңганнары тәкъдим иткән кеше зурлыгындагы чәкчәк өеме туймазылылар һәм кунаклар өчен көтелмәгән сюрприз булды.

ДүртөЙле

Дүртөйлелеләр Сабантуйга, елдагыча, Торатау буена җыелды. Чарага җыелучыларны район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин ихлас тәбрик­ләде.

— Киләчәккә ышаныч белән багучы гүзәл республикада яшибез. Горур­ланырлык уңышларыбыз, сөенерлек күркәм башлангычларыбыз бар, — дип билгеләде ул. — Районыбызга һәрьяклы ярдәм күрсәтелүе өчен, барлык дүртөйлеләр исеменнән республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәм. Республика казнасыннан бүленгән 6 миллион 140 мең сум акча исәбенә авылларыбызда мәдәният йортларының җылылык челтәрләренә капиталь ремонт үткәрелде. Социаль инфра­структураның башка объектларында да төзекләндерү эшләре җанлы бара. Үткән ел әлеге максатка республика һәм ил казнасыннан 324 миллион 700 мең сум акча бүленде.

Шушы елның дүрт аенда районда сәнәгать продукциясен җитештерү 103,5 процент тәшкил итте. Аграр тармак та тотрыклы үсештә. Чәчүлекләр 60 мең гектар мәйдан били. Игенчеләребез сабантуйны яхшы нәтиҗәләр белән каршылады.Терлекчеләребез дә сынатмый: бу җәйге матур көннәрдә район хуҗалыкларында тәүлегенә 100 тонна сөт җитештерелә һәм сатыла.

Ринат Мәсгуть улы соңгы ике-өч елда район һәм шәһәрдә социаль торак төзү эшенең аеруча җанлануын билгеләде. Авария хәлендәге торакта яшәүче гражданнарны яңа фатирларга күчерү өчен 56 миллион 400 мең сум акча файдаланылуын әйтте.

— Белем учакларына да игътибар бермә-бер артты, — диде ул. — Күптән түгел шәһәрнең бассейнлы 5нче мәктәбендә 70 миллион сумлык капиталь ремонт башкарылды.

Дүртөйлелеләрнең бәйрәм шат­лыгын яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәсүл Госманов һәм башка мәртәбәле кунаклар уртаклашты. Басу батырларына һәм терлекчелек тармагы уңганнарына күркәм бүләкләр тапшырылды.

Торатауга җыелган халык рәхәт­ләнеп ял итте: Сабантуйның йөзек кашы булган ат чабышларын карады, аннары берсеннән-берсе күңеллерәк уеннарда катнашты.

Балтач

– Быел районда авыл хуҗалыгы культураларын игү мәйданнары 10 процентка артты һәм 55 мең гектар тәшкил итте, шуның 35 мең гектары – бөртекле, 16,7 мең гектары мал азыгы культураларына бирелде, – диде Балтач район хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов. – Язгы чәчү эшләрен башкару өчен республика казнасыннан 19 миллион сум субсидияләр алдык. Машина-трактор паркын яңарттык.

Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Фәнил Таепов гүзәл Балтач җиренең иң зур байлыгы – уңган, алга карап фикер йөртә белүче кешеләре, дип билгеләде. Тантана барышында сәхнә түренә алдынгы игенчеләр, терлекчеләр чакырылды, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бөтен гомерләрен туган районнарында игелекле хезмәт салуга багышлаган Рәлиф Хисмәтов һәм Рәлиф Шакирҗановка “Балтач районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Ат ярышларын тамаша кылып, халык уеннарында катнашкач, яше-карты янә зур сәхнә алдына җыелды. Танылган җырчы Марат Шәйбәков, район үзешчәннәре матур концерт тәкъдим итте.

Стәрлебаш

Стәрлебашта елның-елында бу бәйрәм зурлап үткәрелә. Стәрлебашлыларны бәйрәм белән тәбрикләргә Башкортстанның сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры урынбасары Хәлил Рәхимов, Авыл хуҗалыгы министрлы­гының бүлек начальнигы Рәфыйкъ Габдуллин, “Ирәмәл” сәүдә-күңел ачу комплексының генеральный директоры урынбасары Гөлнур Колсарина һәм “Регионстрой” җәмгыяте директоры Фәзит Фаткуллин килде. Гадәт­тәгечә, бәйрәмгә җые­лучыларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров сәламләде.

— Хуҗалык җитәкчеләренең һәм белгечләрнең эшне дөрес оештыруы, механи­заторларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә язгы-кыр эшләре билгеләнгән вакытта уңышлы тәмамланды. Табигать шартлары да яхшы булды.

Районда игенчелек тармагында — Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (җитәкчесе — Юрис Синагулов), “Заря” (Гафур Корбангалиев), “Нур” агрофирмасы (Радик Яушев), терлекчелектә — Ленин исемендәге кооператив, “Күнде­рәк” колхозы (Давид Кардава), “Арслан” (Илшат Гарифуллин) хуҗалыклары югары күрсәткеч­ләргә иреште. Алдын­гыларның фидакарь хезмәтен югары бәяләп, олы рәхмәте­безне белдерәбез, алар белән ихлас горурланабыз. Район халкы исеменнән авыл хезмәт­чәннәренә күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәк­челегенә зур рәхмәт белдерәм, — диде Фәнүр Зөфәр улы.

Бәйрәмдә алдынгылар бүләкләнде. “Заря” хуҗалыгы механизаторы Фәвәзит Габитовка — Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, Әхәт Байгуҗин, Раушан Байназарова, Әхәт Басыйров, Флүзә Газизова, Азамат Заманов, Александр Зенов, Эдуард Колсарин, Илдар Мөхәммәтов, Идрис Фәхриев, Айнур Юнысовка — Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, тагын берничә уңган хез­мәткәргә район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары бәйрәмне, гадәттәгечә, ат чабышы, уеннар, аларга үрелеп, җыр-моң дәвам итте.

Венера МӘҖИТОВА,
Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ,
Резеда НУРТДИНОВА,
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА
Читайте нас: