+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2016, 02:00

Артка сүлпәнлек сөйри..

Аграр тармактагы мәсьәләләр буенча Хөкүмәт йортында үткән җитди сөйләшүдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин.

Соңгы 7-8 елда Русиядә агросәнәгать тармагын үстерүгә йөзләрчә миллиард сум акча бүленде. Баштагы елларда дәүләт ярдәмен нигездә эре хуҗалыклар, агрохолдинглар тойды. Һәм ул яхшы нәтиҗә бирде. Узган өч елда, мәсәлән, кош ите җитештерү — 1,5 тапкыр, дуңгыз ите җитештерү 20 процентка артты. Русия, ниһаять, чит илләргә үсемлек маен, шикәрне күпләп сата башлады. Елына 30 миллион тоннадан күбрәк ашлык сатып, илебезнең дөнья базарында үз урынын ныгыта баруы куандыра. Билгеле, бөтен дөнья күләмендәге икътисади кризис һәм Көнбатыш дәүләтләренең санкцияләре аграр тармакны зур сынау алдына куйды. Шул ук вакытта, илебезнең авыл хуҗалыгы әлегә кадәр икътисадтагы әйдәүче тармакларга караганда “чыдамрак” һәм көчлерәк булуын күрсәтте. Көнбатышның санкцияләре бер үк вакытта агросәнәгать проблемаларын аңларга һәм җитештерүне яңача шартларда көйләргә этәргеч бирде. Хөкүмәт сөт терлекчелеген үстерүгә игътибарны арттырды. Федераль закон кысаларында быел әлеге максатларга 29 миллиард сум, ягъни, 2015 елдагыдан 80 процентка күбрәк күләмдә акча бүленде. Сөтчелек фермаларын модернизацияләүгә 6 миллиард сум каралган, узган ел бу сумма 359 миллион сумнан артмаган иде.

Әйтергә кирәк, Русия аграр тармакны үстерүдә амбициоз максатлар куя. Мондый бурычларны үтәү өчен алшартлар яхшы. Бу, беренче чиратта, үзебезнең ихтыяҗларны канә­гатьләндерә алуыбызда һәм дөнья сәүдә базарына ышаныч­лырак керүдә чагыла. Әйтик, узган ел Русия 16 миллиард долларлык авыл хуҗалыгы продук­циясе һәм азык-төлек экспорт­лаган. Бу күрсәткеч ун ел элекке дәрәҗәдән биш тапкыр күбрәк. Быел Русия яңа уңыштан бодай экспортын 3 процентка арттырып, 22-23 миллион тоннага җиткерергә исәп тота.

Башкортстан — илебездә аграр тармак үсешкән һәм аерым күрсәткечләр буенча лидерлар исәбендәге төбәкләрнең берсе. Аграрийлар — максатлы программалар кысаларында, фермер хуҗалыклары төрле федераль дәрәҗәдәге грантлар рәвешендә Хөкүмәт ярдәме ала. Субсидия һәм льготалы кредитлар, шулай ук, җитештерүне арттыруга дәртләндерә. Мисал өчен, быел язгы кыр эшләре башланыр алдыннан аграр җитештерү­челәргә 3,3 миллиард сум акча бирелде. Бу былтыргы шушы чор күр­сәткеченнән 1 миллиард сумга күбрәк.

Шул ук вакытта, респуб­ликаның авыл хуҗалыгы тармагында проблемалар аз түгел. Ул, беренче чиратта, аерым районнарда теге яки бу юнәлештәге эшчәнлектә күрсәткечләрнең артка тәгәрәвендә, кайбердә урындагы җитәкчеләр тара­фыннан таләп­ләрнең йом­шаруында күренә. Билгеле, әлеге җитешсезлекләр турында уртага салып сөйләшеп сәбәпләрен аңламыйча, аларны төзәтеп булмый. Күптән түгел Хөкүмәт йортында Премьер-министр урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов рәислегендә узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Тарихи сабаклар шуны күр­сәтә: илнең азык-төлек хәвеф­сезлеге сугыш коралыннан да көчлерәк. Ихтимал, Көнбатыш сәясәтчеләре дә Русиядә азык-төлек кризисы тудырырга теләгәндә шуннан чыгып эш иткәндер. Әмма аларның максаты барып чыкмады. Фәкать шушы хәл авылга карашны үзгәртү, аграр җитештерүне бермә-бер арттыру юлын ачты. Хәзер Русия ашлык, шикәр һәм бәрәңге белән үзен тулысынча тәэмин итә. Кош һәм дуңгыз итенә ихтыяҗның 90 проценттан артыгы үзебезнең җитеш­терүчеләр тарафыннан канә­гатьләндерелә. Ә инде таләп ителгән сөтнең әлегә — 81, итнең 75 проценты гына үзебезнеке.

Аграр тармакта ел гадәттә язгы кыр эшләреннән башлана. Бурычлар билгеләнә, җитешсезлекләр ачыклана. Шуңа күрә дә, Хөкүмәт утырышында күптән түгел аграр тармак эшчәнлегенә бәя бирелүе, алда торган проблемалар күрсәтелү очраклы түгел.

Җитди сөйләшү басу эшләре, терлекләрне җәйләү чорына күчерү мәсьәләләренә багышланды. Әлбәттә, киңәшмәдә билгеләнгән җитешсезлекләр тармак министрлыгының “тезгенне бушатуы” аркасында килеп туган дип кабул итәргә ярамый. Министр Николай Коваленконың аграр сектордагы хәл-торышка тәнкыйть күзлегеннән бәя бирүе, безнең карашка, күбрәк урыннардагы җитешсезлекләрне ачып сала. Мисал өчен, быел Хөкүмәт минераль ашлама сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирүгә казнадан 300 миллион сум акча вәгъдә итүгә карамастан, 30 районда һәр гектарга исәпләгәндә 10ар килограмм чамасы гына басу сые кертелгән. Гәрчә, быел республикада минераль ашлама узган елдагыдан 32 процентка күбрәк тупланып, 45 мең тоннага җиткән.

Быел тулай ашлык җитештерүне — 3,2, миллион шикәр чөгендерен 1,3 миллион тоннага җиткерү бурычы билгеләнде. Аграрийларга быел нәтиҗәлерәк эш күрсәтү өчен алшартлар яхшы. Басу эшләре чорында дизель ягулыгы бәяләре былтыргыдан байтакка кимрәк тәшкил итте. Һава шартлары уңай, шулай ук элита орлык элекке еллардан күбрәк тупланды. Игенчелектә әлегә җитди проблема юк. Хәзер чәчүлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүгә игътибарны арттырырга кирәк. Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, быел да саранча һөҗүменең 100 мең гектарга куркыныч турдыруы фаразлана.

—Җәйләү чорына югалтусыз чыктык. Бүген төп бурыч — малларның продуктлылыгын күтәрү, — диде киңәшмәдәге чыгышында тармак министры Николай Коваленко. — Моңа ирешү өчен ышанычлы азык туплау мөһим. Быел без аны һәр башка 30-32 центнер исәбеннән әзерләргә тиеш. Мал азыгы культуралары мәйданы республика буенча 995 меңгә җитте, бу 2015 елдагыдан 110 мең гектарга күбрәк. Кызганычка каршы, районнарда печәнгә төшүдә сүлпәнлек дәвам итә. Мал азыгы техникасы җитәрлек һәм үстерелгәнне югалтусыз җыеп алу мөмкинлеге бирә.

Ведомство башлыгы билгеләвенчә, майның соңгы атнасына мал азыгы комбайннарының — 80, үзйөрешле чапкычларның 70 проценты төзек. Аларның нибары 34 проценты гына техник күзәтү үткән. Бу һич тә канәгатьләнерлек түгел. Әйтергә кирәк, аерым районнарда эш “аксаганда” еш кына дәүләт ярдәме булмауга сылтаналар иде. Яңа техника сатып алган аграр хуҗалыкка федераль һәм республика казнасыннан субсидия бирелгән вакытта, мәсәлән, Архангель районында бер генә мал азыгы комбайны да булмау гаҗәпкә калдыра. Унбер районда аларның саны 5 артмый.

Тармак эшчәнлеге, билгеле, тоташ алганда начар түгел. Елның тәүге 4 ае йомгаклары буенча аграр предприятиеләрдә һәм фермер хуҗалыкларында сөт һәм ит җитештерү шул тәртиптә 7 һәм 19 процентка арткан. Шул ук вакытта, савым сыерлары саны 4 процентка кимегән. Бу тенденция 29 районда күзәтелә. Артка тәгәрәү бигрәк тә Зианчура (24 процент), Учалы (22), Авыргазы (19), районнарында зур.

Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына ярашлы, быел тулай сөт җитештерү 5 процентка үсәргә тиеш. Әлегә 23 районда, киресенчә, темплар кими. Уртача тәүлеклек савым республика буенча 14,9 килограммнан узмый. Русия буенча әлеге күрсәткеч 15,2 килограмм. Ә күрше Свердловск өлкәсендә ул — 17,9, Киров өлкәсендә 19,4 килограммга җитә.

Ит җитештерүдә үсеш 19 процентка җитә. Моңа ирешүдә нигездә дуңгыз ите җитештерү буенча инвестиция проектларын тормышка ашыру зур этәргеч бирде. Төрле сәбәпләр аркасында әлеге төр продукция җитештерү — Учалы районында 3 тапкыр, Уфа районында - ике тапкыр, Зианчура, Аскын һәм Бәләбәй районнарында шул ук тәртиптә 43,33 һәм 28 процентка кимегән.

Эшне кайда ничек оештырырга кирәклегенә югарыдан күрсәтмә бирү чоры үтте. Әмма үзаллылык башбаштаклылыкка да, җавапсызлыкка да урын калдырырга тиеш түгел. Җитәкчеләр утырып йөргән “текә” машиналарга караганда, күпчелек хуҗалыклар үз көнен күрергә сәләтсез, хәерче дип булмый. Инде орден алу максаты белән түгел, ә кешеләр мәнфәгатен хәстәрләп эшләргә кирәклеген алар аңлый башлагандыр, мөгаен. Республика җитәкчелегенең нәтиҗәле эш девизы шуңардан гыйбарәт.

Кыскасы, утырышта яңгыратылганнардан чыгып һәркем тиешле нәтиҗә ясасын һәм җитешсезлекләрне бетерү хәстәрен күрсен иде. Ахыр чиктә җаваплы чорда аграр тармакның ничек эшләвенә республиканың, илнең азык-төлек хәвефсезлеге һәм иминлеге бәйләнгән.
Читайте нас: