+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 июнь 2016, 02:00

Ничек яшисең, фермер?

Авылда фермерларга караш бертөрле генә булмады. Берәүләр аларга көнләшеп караса, икенчеләрен исә аларның тырышлыгы сокландырды. Югары Кансөяр авылында яшәүче Ләйсән һәм Илгиз Саяповларны фермерлык эшенә күчәргә... мәктәпнең ябылуы этәргеч биргән.

Алар икесе дә Югары Кансөяр мәктә­бендә байтак еллар укытучы булып эшли. Яшь­лекләрендә сайлаган һөнәрләренә гомерлеккә тугры калырга була исәпләре. Ләйсән — Көнтүгеш авылыннан. Килен булып төшкәч тә үзенең туган авылы кебек ярата ул Югары Кансөярне. Табигать кочагына сыенып утырган шушы матур төяктә калырга булалар. Үз көч­ләре белән йорт-ихата тергезәләр. Икесе дә авылдан булгач, ничек мал тотмыйсың? Алар ит-сөт өчен генә түгел бит, балаларны тәрбияли, хезмәткә өйрәтә торган “мәктәп” тә. Савым сыерларын беркайчан да дүрт баштан кимет­миләр. Яратып башкарган эшләре, авылда төзеклеге белән аерылып торган йортлары булганда рәхәтләнеп дөнья көтәргә иде дә бит... Авыл мәктәбен ябалар.

162 балага исәпләнгән мәктәп 1998 елда ачыла. Югары Кансөярдә бу вакыйганы халык бик куанып көтеп ала. Балалар бакчасында нәниләр саны арта башлагач, тәүдә җитәкчеләр, яңасын төзергә кирәк булыр микәнни, дип баш та ваткан ди, имеш.

Дүрт ел элек, кызганычка каршы, авыл мәк­тәбе ишекләре ябыла. “Оптимальләштерү” сәясәтенә ярашлы, балаларны Сәйтәк авылындагы мәктәпкә күчерәләр. Дистәләгән укытучы да яраткан эшеннән мәхрүм кала.

— Без күптәннән инде дөньяларның кайсы якка үзгәрүен бераз чамалый идек, — ди Ләйсән. — Мал асрап яшәдек. Сыер маллары 25 башка җитте, шуларның тугызы — савым сыерлары. Сөтен авылда гына түгел, район үзәгендә дә өйдән-өйгә кереп сатып йөргән чаклар бар иде. Бер атыбыз да бар әле, онытып торам. Анысы башта транспорт та, төп ярдәмчебез дә иде.

Быел Саяповлар шәхси предприятие оештырып, крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия була. Хәзер алар бер гектарда бәрәңге үстерә. Мал азыгы культуралары байтак мәйданны били.

— Фермер хуҗалыгы буларак, утыз гектар җир алдык, шуның егерме дүрте — пай җирләре. Безнең чагыштырмача кырыс табигать шартларында терлекчелек тармагына өстенлек бирү отышлырак. Якын киләчәктә савым сыерларын 50-60 башка җиткерергә тырышачакбыз. Моның өчен җир мәйданнарын да 300 гектарга кадәр зурайтырга кирәк булыр. Эшебезнең нәтиҗәсе булгач, властьлар ярдәм итәргә әзер.

Берничә ел элек кенә Югары Кансөярдә шәхси ихаталар саны йөздән арта иде. Хәзер җитмештән узмый. Күмәк ­ху­­­­җа­­­лык­­ларның таралуы моңа кадәр авылда зур эшләрне бердәмлеге белән җиңгән халыкны бераз каушатып та җибәрде кебек. Моңа кадәр колхоз “авызына” карап торган эш көчендә­геләр, ниһаять, фермерлар ягына борылды, ягъни алар үрнәгенә ияреп дөнья көтәргә тырыша. Югары Кансөярдә фермер хуҗалыклары әлегә өчәү. Алар, бәлки, эчке уй-ниятләре белән көндәшлек тә итә торгандыр, әмма көндәлек тормышта бер-берсенә таяна, ярдәм-терәк булып тора. Аларга ияреп малларын ишәйтүчеләр арта бара, кемдер яңа шөгыльгә тотына. Иң мөһиме, зур булмаган авылда эшсезләр күренми. Ә инде авыл ихаталарының акрынлап ныгый баруы берничә ел элек ябылган мәктәпнең дә кабат үз ишекләрен ачачагына өмет уята.

Әмма Ләйсән белән Илгизнең кабат укытучы һөнәренә кайтачагына ышаныч аз. Балаларны яратмаудан түгел. Хәзер алар бар булмышы белән җиргә береккән, үз хезмәтләреннән ямь һәм чәм алган чын җир хуҗалары! Техника паркы да ныгыган. “Беларус” тракторы, “ГАЗель” машинасы, печән чапкычлары бар.

— Үз көчебез белән тернәкләнеп китә алырбызмы, дигән борчулы уйлар да булгалады, — ди гаилә башлыгы Илгиз Әхнәф улы. — Федераль программа кысаларында грант алу өчен документлар әзерләдек. Һәм бәхет елмай­ды безгә: “Үз эшен башлаучы фермер” проекты буенча 1,5 миллион сум күләмендә грантка лаек булдык. 900 мең сумын яңа техника сатып алуга күчердем. Тегермәнне эшкә җибәрдек. Анысы авыл халкы ихтыяҗына да хезмәт итә.

Саяповларның 15 баш умартасы да бар. Алары да ярыйсы гына керем бирә. Әти-әниләренең уңган булуы балаларында да чагылыш тапкан. 10 сыйныфны тәмамлаган кызлары Алсу, сигезенчегә күчкән уллары Гаяз, бәлки, киләчәктә фермер да булып китмәс. Әмма иманым камил: алар, һичшиксез, әти-әнисе кебек җирне, туган төяген һәм хезмәтне яратачак. Мондый гаиләләр күбрәк булганда, әлбәттә, мәктәп ишекләре дә ябылмас, авыл ихаталары саны да кимемәс иде.
Читайте нас: