— Үткән ел печән хәзерләүгә июнь урталарында гына керешсәк, быел үлән чабуга агрегатлар 28 майда чыкты, — ди “Заря” җәмгыяте баш зоотехнигы Мирас Сафин. — Уңайлы һава шартлары үлән өлгерүен тизләтте. Шуңа да хәзер төп максат булып печәнгә тәгаенләнгән күпьеллык үләнне чәчкә аткан чорга кадәр чабып һәм киптереп җыеп алу тора. Хәзерләнгән печәннең югары сыйфаты нәкъ шуңа бәйле.
“Заря”ның “яшел урак”ка ныклы әзерлеген биредә үткән мал азыгын хәзерләү мәсьәләләренә багышланган район семинары да күрсәтте. Шуны да билгеләү урынлы: “Заря” орлыкчылык хуҗалыгы да булып тора. Семинарда катнашкан белгечләр эспарцет орлыгын җыеп алу технологиясе белән танышты, әзер печәнне саклагычларга урнаштыру тәҗрибәсен өйрәнде.
Хуҗалыкта терлекчелек нык үсешкән. Биредә 1350 баш сыер малы, шул исәптән 300 баш савым сыеры, 210 баш ат асрала. Әбдрәшит сөтчелек фермасы коллективы үткән елда һәр сыердан савымны 4150 килограммга җиткереп, районда алдынгы булып танылды. Җәйләү чорында да сынатмыйлар, биредә һәр сыердан тәүлеклек савым 18-20 килограмм тирәсе. Нәтиҗәдә һәр көнне биш тоннадан артыграк сөт сатыла.
Тармакны җиткелекле күләмдә югары сыйфатлы мал азыгы белән тәэмин итү максатында, чәчүлекләр структурасында аксымга бай культураларга өстенлек бирелә. Эспарцет – шуларның берсе. Әлеге күпьеллык үлән 300 гектарда үстерелә. Моннан тыш, кәҗә үләне, люцерна, костер да зур мәйданнарны били. Тоташ алганда, печәнгә тәгаенләнгән үлән басулары 400 гектардан артык тәшкил итә. Сусыл мал азыклары арасында силоска кукуруз зур мәйданда үстерелә. Быел ул 350 гектарда чәчелгән. Моннан тыш, маллар рационын берьеллык үләннәр дә баета.
— Әлеге мәйданнар безгә һәр баш малга 34,5 центнер мал азыгы берәмлеге тупларга мөмкинлек бирә, — ди “Заря” җитәкчесе Наил Әминев. — Хәзер хуҗалыктагы барча техник куәтләр әлеге бурычны үтәүгә юнәлтелгән. Эшче көчләр җитә, ягулык-майлау материалларына кытлык юк — шуңа да максатыбызга ирешербез, дип ныклы ышанам.
Печән хәзерләүгә бер дистәгә якын техника җәлеп ителгән. Бай тәҗрибәле, булдыклы механизаторлар куәтле авыл хуҗалыгы машиналарын югары җитештерүчәнле эшләтүгә ирешә. Шуларның берсе — Марат Батталов, мәсәлән, үлән чабуда өлгерлек күрсәтә. Печән җыюда исә Илнур Сәхипгәрәев белән Николай Михайлюкка тиңнәр юк. Үлән пресслаучы агрегатларда аларның һәркайсы эш көнендә 150-200 рулон печән хәзерли. Төрелгән үләнне басудан саклагычка ташуда куәтле өч “КамАЗ автомашинасы эшли. Шоферлар арасында Халит Латыйпов иң тәҗрибәлеләрдән санала. Аның хезмәт стажы — 27 ел. Шуңа техникасы да һәрчак төзек, көндәлек хезмәт нормасын да арттырып үтәп килә.
Гомумән, хуҗалыкта “яшел урак” югары дәрәҗәдә оештырылган. Төп игътибар, әлбәттә, сыйфатка. Рулоннарны саклагычка урнаштырганда технология таләпләре төгәл үтәлә. Монда инде төягеч агрегатлар механизаторлары Илнур Вәлиев белән Тәбрис Асылгужинның уңганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Рулоннарны эскерткә өючеләр Зөлфәт Галиәхмәтов, Венер Габидуллин һәм Венер Бәдәмшин печән яхшы саклансын дип тырыша.
Хуҗалыкта кышлату чорына никадәр күләмдә мал азыгы туплау күптән ачыкланган. Атап әйткәндә, 6500 тонна силос, 1500 тонна сенаж һәм 1000 тонна печән хәзерләү таләп ителә. Шуңа басуларда да, мал азыгы саклагычында да эш кызу бара. Эшкә коры һава торышы да дәртләндерә. Гомумән, аяз көннәрнең кадерен белеп, механизаторлар зур тырышлык күрсәтә.