Ярмәкәй районында быел чәчү эшләре 55 мең гектарда үткәрелгән. Районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен арттыру бурычы куелган, моның өчен шартлар тудырыла. Былтыргы белән чагыштырганда, басуларга шактый күбрәк күләмдә минераль ашлама кертелгән. Шикәр чөгендере мәйданнары 19 процентка арттырылган.
Семинар “Байрак” хуҗалыгында оештырылды. Ул районда иң эреләрдән санала, биредә, “500 ферма” республика максатлы программасы кысаларында, терлекчелекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Хуҗалыкта 400 баш сыер малы, шул исәптән 185 савым сыеры асрала. Терлекчелекне үстерүгә мөмкинлекләр арта – 200 баш мал асрала торган ферма биналарына капиталь ремонт үткәрелгән, терлекчеләр өчен уңайлы эш шартлары тудырылган, моның өчен 2 “Беларусь” тракторы, азык тарату, сөт үткәрү, 1800 литр сөтне суыту корылмалары булдырылган, кара-чуар токымлы таналар сатып алынган. Әлеге максатта 7 миллион сумнан артык акча тотынылган.
Хуҗалыкта бөртеклеләр һәм мал азыгы культураларыннан алынган уңыш терлекчелекне үстерүгә зур йогынты ясавын яхшы беләләр. Шуңа да семинар кәҗә үләне басуыннан башланды. Биредә катнашучылар игътибарына мал азыгы хәзерләүдә яңа техника мөмкинлекләре, “яшел конвейер” мөмкинлекләре күрсәтелде.
Семинарда катнашучылар сөтчелек фермасында булды. Монда сыер маллары асрау мөмкинлекләре каралды, сенаж һәм силос салу буенча тәҗрибә алышу булды.
Киңәшмәнең пленар өлешендә төп доклад белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Әхияр Ханнанов чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган җитәкченең мал азыгы хәзерләүнең терлекчелекне үстерүдәге роле турындагы фикерләре зур кызыксыну уятты. Әхияр Газдәли улы район хуҗалыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, әлеге шартларда җитештерү күрсәткечләрен яхшырту, һәр сыердан 6 мең килограмм сөт савып алырга барлык мөмкинлекләр дә булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, мал азыгы хәзерләүдә вакыт аралыгын саклау мөһим, әгәр аны ычкындырдыңмы – азык сыйфатына өмет итмә. Иң мөһиме – бу кышлату чорында продукциянең үзкыйммәтенә дә йогынты ясый.
Семинарда катнашучылар башка авыл хуҗалыгы белгечләре киңәшләрен дә зур кызыксыну белән тыңлады.