+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июнь 2016, 04:30

“Колос”та башаклар тулышуын көтәләр

“Үзәк” МТСның Туймазы филиалы яшьләр өчен тәҗрибә мәйданчыгы да.“Үзәк” машина-технология станциясенең Туймазыдагы “Колос” филиалы эшчәнлеген 16 ел элек “Сельхозтехника” предприятиесе нигезендә авыл хуҗалыгы хезмәтләре күрсәтүдән башлаган. Бүген биредә үсемлекчелек, терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр.

Сөтчелек фермасы, трактор паркы, ындыр табагы Татар-Олкан бүлекчәсендә урнашкан. Бер мең баш мөгезле эре терлекнең 220се — савым сыеры. Фермада барлык эшләр дә механикалаштырылган. Мал азыгы җитәрлек әзерләнә. Бүлекчәдә орлык фонды һәм фураж ашлыгы туплана. Филиал карамагын­дагы 15 мең гектардан артык сөренте мәйданнарның 6 мең гектары — Туймазыда, 5 мең­нән артыгы — Шаран районында. Бүздәк бүлекчә­сендә, нигездә, техника ре­монтлау һәм аны саклау цехлары эшли. Дәүләкән районындагы 3 мең гектар җирләрне дә алар эшкәртә.

— Узган ел Туймазыда чәчү мәйданнарыбыз 730 гектарга артты. Фермага якын­рак басуларны арттыруны максат итеп куябыз, — ди филиал директоры Альмир Гыйма­ев. — 129 кешене эшле итәбез. Язгы-көзге чорда алар 300дән артып китә.

Альмир Гыймаев – хезмәт юлын шушы предприятиедә башлаган, барлык баскычларны үтеп, эшнең нечкәлек­лә­ре­нә төшенгән, четерекле мәсьә­ләләрне күреп белгән яшь җи­тәк­че. Бәлки шуңадыр да коллективка яшь кадрлар җәлеп итүгә җитди карый ул. Собханкул агросәнәгать колледжы белән 7 ел элек башланган элемтә тагын да ныгыган. Тракторчы-машинист һөнәрен сайлаган егетләр иртә язда пред­приятиенең ремонт цехында практика үтә. Үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәрен җәйге­леккә эшкә чакыралар. Бүген “Колос” карамагындагы 15 чап­кычның дүртесендә студентлар эшли. Һәр агрегатны икешәр егет хезмәтләндерә. Әлбәттә, басуга чыгар алдыннан алар тәҗрибәле механизаторларда стажировка үтә, бераз күнек­мә­ләр алгач, мөстәкыйль эшли башлыйлар. Һөнәргә өйрәтү мастеры Хаматнур Маннанов та егетләр белән бергә басу иңли. Печән чоры тәмамлан­гач, ашлык уру комбайнына утыручылар да бар. Хезмәт чиреге укучылар өчен тәҗрибә туплау гына тү­гел, яхшы керем алу мөм­кин­леге дә.

— Ел саен төркемдәге 20 кешенең 2-3е бездә эшкә кала, — ди Альмир Разит улы.

Биредә эшләүче 4-5 яшь гаиләгә ел саен авылны үстерү программасы буенча торак төзүгә яисә сатып алуга дәүләт субсидиясе бүленүе турында да горурлык белән сөйли җи­тәкче.

Филиал шикәр чөгендере игү белән ныклы шөгыльләнә. Быел ул 750 гектарда чәчел­гән, шуның 300е – Туймазыда, калганы – Шаранда. Без барганда химик утауның соңгы гектарларын тәмамлыйлар иде. Бүген инде печән хәзер­ләү тулы куәтенә бара. Бу чорда предприятие Туймазы районындагы хуҗалыкларның 60 процентына хезмәт күрсәтә. “Колос” егетләре Шаран, Бә-ләбәй, Благовар, Ярмәкәй районнары басуларында да эш-ләп кайта. Печән чорында, һава шартларына бәйле рә­вештә, хуҗа­лык­ларның зурысы да, кеч­кенәсе дә бердәй яр­дәм сораса, уракта нигездә вак фермер­лар хезмәтлән­дерелә. Предприятие, әлбәттә, вакытында булышырга ашыга. Чөгендер алуда да Туймазы һәм күрше районнар хуҗа­лыкларына яр­дәмләшергә өлгерәләр.
Читайте нас: