+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июнь 2016, 02:00

Һәр яклап та алдынгы

“Ашказар” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы — Мәләвез районында иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсе. Аның җитәкчесе Илдус Халитов белдерүенчә, ел башында ул “Сухайлы” кооперативы белән кушылган. Ә аңа кадәр күп еллар ике хуҗалык та Илдус Тимерхан улы карамагында бул­ган.

Бүген монда 230 кеше хезмәт сала. Чәчүлекләрнең гомум мәйданы 19 мең 300 гектар тәшкил итә. Хуҗалык “наутилл” ысулы белән чәчә. Җир мул уңыш бирсен өчен быел гына 3 мең тонна ашлама сатып алганнар. Ашланган җир, элиталы орлык, (әйт­кәндәй, “Ашказар” — орлык үстереп сатучы хуҗалык), сыйфатлы техника могҗиза тудырырга сәләтле. Былтыр гектарыннан уртача 39 центнер уңыш җыелган. Ә рес­публи­каның атказанган авыл хуҗа-лыгы хезмәткәре Сергей Головин гектарыннан 47 центнер уңыш алуга ирешкән. Илдус Халитов фикеренчә, техника сыйфаты белән уңдырыш­лылык дәрәҗәсе үзара тыгыз бәйләнгән. Моңа, әлбәттә, тәҗрибә белән осталыкны да кушарга кирәк. Техниканы елдан-ел яңартып торалар. Соңгыла­рыннан Канаданың “БОРГО” чәчкече, Герма­ния­нең “КЛААС” тракторын атадылар.

— Чит ил техникасы бик кыйммәт, әлбәттә, — ди хуҗа­лык җитәкчесе. — Ләкин эш дәверендә үзен аклый. Бу хезмәт җитештерүчәнлегендә нык чагыла.

“Ашказар”да терлекчелек тә нык үсешкән. “500 ферма” программасы ярдәмендә ике ферма бинасы яңартылган. Биредә барлыгы 3600 баш сыер малы асрала, шуның 700е — савым сыерлары. Бүген һәр сыердан 21,4 килограмм сөт савып алалар.

— Малларны җәйге лагерьга чыгармыйбыз, урыннарында тотабыз,— ди Илдус Тимерхан улы. — Сыерлар тотылган ике бинага һәркайсына 6 миллион сумлык ремонт ясалды, заллар автоматлаштырылды. Моның өчен “500 ферма” программасы буенча 50 миллион сум акча алдык, 120 миллион сумнан артык үзебезнең акча салынды. Эш җиңеләйде. Элек бу фермаларда 16 савучы эшләсә, хәзер бөтен эшне 3 кеше башкара. Продукцияне Дәүләкән сөт заводына тапшырабыз.

Хуҗалыкта эшләр гөрли, дияргә кирәк. Былтыр ашлык амбарын өр-яңадан корганнар. Кемдер берни дә төземи, сатып алмый иске-москы белән канәгатьләнә, ә “Ашказар”да һәрвакыт яңаны төзергә, сыйфатлыны булдырырга омтылалар.
Читайте нас: