+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июль 2016, 02:00

Уңыш язмышы... сызымнан башлана

Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүгә нәрсә комачаулый?

Авылда җәйге эшләрнең кызган мәле. “Яшел урак” тәмамлануга, урып-җыю кампаниясе башланачак. Әмма һава шартлары ничек кенә килсә дә, үстерелгәнне югалтусыз җыеп алуда җитештерүчәнле техника мөһим роль уйный. Әйтергә кирәк, ил Хөкүмәте аграрийларга яхшы карашта. Берничә көн элек Премьер-министр Дмитрий Медведев “Бердәм Русия” партиясе съездында: “Тармакка бирелгән һәр сум сәүдә нокталарында һәм кибет киштәләрендә яхшы чагылыш таба. Шуңа күрә, авыл хуҗалыгына акчаны кызганырга ярамый. Бүген без — дөнья базарында ашлыкны иң күп сатучы тәүге өч ил исәбендә. Азык-төлек хәвефсезлеге ныгыды. Русия чит илләргә бәйсез рәвештә үзен туклану продуктлары белән тәэмин итә ала”, — дип билгеләде. Хөкүмәт башлыгы, шулай ук, узган елда авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлаудан алынган керемнең корал сатудан кергән акчадан күбрәк булуын ассызыклады.

Хөкүмәт аграр тармакта машина-трактор паркларын модернизацияләүгә, техниканы сервис хезмәтләндерү мөмкинлекләрен яхшырту мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, мәсәлән, Хөкүмәт карарына ярашлы, техниканы заводлар билгеләгәннән 25 процентка түбәнрәк бәягә ала башлады. Узган елда әлеге программа кысаларында Башкортстан гомум бәясе 600 миллион сумнан арткан 250гә якын төрле техника сатып алды. Шуларның йөздән артыгы — “Ростсельмаш” заводы комбайны, уннан күбрәге — куәтле “Кировец” тракторлары.

Әлбәттә, республиканың аграр тармагы техник коралландыруга мохтаҗ. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барысы да әлегә яңа техникага өмет итә алмый. Быелгы уңыш, якынча фаразларга караганда, мул көтелә. Республикада техник мөмкинлекләр ни дәрәҗәдә? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госманов һәм “Башсельхозтехника” дәүләт унитар предприятиесенең генеральный директоры Рәфил Галләмов белән әңгәмә шул хакта.

Быел да урак эшләре киеренке бармакчы. Соңгы атналарның явымлы булуы яхшы уңыш көтелүен күрсәтә. Республика буенча урып-җыю эшләре 1 миллион 822 мең гектарда башкарылачак. Бу узган елдагыдан 50 мең гектарга күбрәк. Күптән түгел республика селектор киңәшмәсендә ашлык комбайн­нарының әзерлеге гомум алганда 76 процент тәшкил итүе билгеләнде. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, һәр комбайн уртача 470-480 гектар мәйданда эш башкарырга тиеш. Ә республика МТСларында хәл катлаулырак. Ашлык комбайннарының нибары 55 проценты гына бүгеннән басуга чыгарга әзер. Ә бит атна-ун көннән аерым районнарда иген­нәрнең өлгерүе көтелә.

Мондый шартларда, билгеле, әлегә техник мөмкинлекләребез мактанырлык түгел. Гәрчә, 2011 елдан башлап максатлы программа кысаларында республика 15 мең берәмлектән күбрәк техника сатып алса да. Әлеге максатларга 18 миллиард сум акча сарыф ителде. Әйткәндәй, чәчүлекләр мәйданы 90нчы еллар башындагы дәрәҗәдән бер миллион гектарга кимесә дә, комбайннарга да, тракторларга да гектар “йөкләнеш”е кимеми.
Республикада аграр техника сатып алуда һәм сафтан чыкканнарын тергезүдә төп йөкне “Башсельхозтехника” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе тарта.

— Республиканың аграр тармагын яңа техника белән тәэмин итүдә, модернизацияләүдә Хөкүмәт тарафыннан субсидия бирелү үзен тулысынча аклады, — диде очрашуда Рәсүл Госманов. — Фәкать шуның аркасында республикада техника паркы көчәйде. Сатып алынган техника бәясенең 25 процентын аны сатып алучыга кайтару максатында соңгы биш елда федераль һәм республика казнасыннан 4,3 миллиард сум акча түләнде. Моннан тыш, безнең ремонт предприятиеләре запас частьләрне тергезүдә яңа технологияләрне өйрәнә. Аларның байтагы импортны алыштыра. Запас частьләрне эшләүгә тотынылган чыгымнар оригинал деталь хакларының 35 процентыннан артмый. Ышанычлы рәвештә әйтергә була: ашлык комбайннары, чит илдә эшләнгән чәчү комплекслары һәм үзйөрешле чапкычлардагы тузган детальләрнең 50 процентка якынын республика ремонт предприятиеләрендә тергезергә мөмкинлек бар. 30 процентын Русия заводларындагы аналоглар белән алыштыра алабыз һәм бары тик 25-30 проценты гына чит илдән кайтарыла. Бу юнәлештә, әлбәттә, “Башсельхозтехника” предприятиесе аерым бәягә лаек.

Рәфил Галләмов берничә көн элек кенә Төмәндә үткәрелүче Бөтенрусия “Сабанчы көне”ндә катнашкан. Эше буенча җитәкчегә ил күләмендәге төрле чараларда күп катнашырга туры килә. Биредә дә ул Англия, Нидерланды, Чехия, Эстония һәм башка илләр вәкилләре белән очрашкан.

— Әлбәттә, төрле авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче эре компания башлыклары Төмәндә сабанчылар бәйгесен карау өчен генә җыелмады, — ди Рәфил Әмин улы. — Биредә һәр ил яңа техника үрнәген тәкъдим итте, тәҗрибә уртаклашты. Без, ниһаять, Русиядә аграр машина төзелеше сәнәгатенең тергезелә башлавына һәм Хөкүмәтнең шушы максатка зур финанс бүлүенә ышанып кайттык.

— Сезнең төп юнәлеш республикага авыл хуҗалыгы техникасы кайтаруга ярдәм итү, ремонтлау һәм техник хезмәтләндерү белән бәйле. Урып-җыюда турыдан-туры катнашу да сезнең эшчәнлеккә керми. Белүемчә, сез быел уракка үз техникагыз белән чыгачаксыз.

— Әңгәмәне төп эшчәнлегебездән башларга кирәктер, — ди Рәфил Әмин улы. — Без Русиядәге һәм чит илләрдәге аерым заводлар белән хезмәттәшлек итәбез. Дондагы Ростов, Мәскәү, Санкт-Петербург, Белоруссия заводлары белән эшлибез. Гомель һәм Бобруйск машина эшләүчеләре белән республика өчен отышлы килешүләр төзелде. Шунысы куанычлы, “Ростсельмаш” һәм “Кировец” заводлары техникасына ихтыяҗ үсүдә Башкортстанның да өлеше зур. Мин инде “Башсельхозтехника”да нинди төр техника һәм аларның күпме чыгарылуына тукталып тормыйм. Ни дисәң дә, без рекламага мохтаҗ түгел. Шуны гына әйтергә телим, без авыл хуҗалыгы техникасы өчен 10 меңнән артык төрдәге запас частьләр тәкъдим итәбез, аларны сату белән республиканың 10 төбәгендә урнашкан хезмәтләндерү үзәкләре шөгыльләнә.

— Ә хәзер төп сорауга әйләнеп кайтыйк, Рәфил Әминевич. Җир алып, ашлык үстерү сезнең төп эшчәнлеккә комачауламыймы?

— Бу теләк тә юктан тумады бит. Кем әйтмешли, кул кычытканнан түгел. Техника бар, ә җир алу проблемалырак икән. Сөрентеләр категориясеннән төшеп калган мәйданнар 1 миллион гектарга якын, дип әйтсәләр дә, якын-тирә районнардан “хуҗасыз җир” табып булмады.

Узган ел бирәчәкләре өчен МТСлардан 8 комбайн алдык. Чишмә, Бүздәк районнарында уракта катнаштык. МТСлар буенча бер комбайнга 350 гектар туры килсә, безнекеләрнең һәркайсы 870 гектарда эш башкарды. Зур булмаса да табыш алдык. Предприятие эшчеләренә түләр өчен өстәмә чыганак та бит әле ул.

“Башсельхозтехника” предприятиесен соңгы елларда техника алуда арадашчы яисә ремонтчы буларак кына кабул итмиләр. Комбайннар барлыгы мәгълүм булгач, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә арта. Предприятиенең абруе арту, аңа ышанучылар күбәюенең сере бик гади: “Башсельхозтехника” — бүген 30дан артык заводның дилеры. Сервис хезмәтләндерү югары дәрәҗәдә куелган. Инженер-техник персонал белән тәэмин ителгән 9 бригада тәүлекнең теләсә кайсы вакытында басуга чыгарга әзер тора. Әйткәндәй, биредә һәр механизатор теге яки бу техника эшләнгән заводның үзендә белемен камилләштергән.

Урып-җыю эшләре башланырга санаулы көннәр калып барса да, предприятие бүген 25 мең гектарда урак эшләрендә катнашуга заявка кабул иткән. Механизаторлар узган ел 7 мең гектарда ашлык җыеп алган. Уфа, Кушнаренко, Чишмә, Бүздәк районнарының аграр хуҗалыклары аларның эшеннән канәгать калган.

— Сигез комбайн белән дә эшли алабыз. Тагын 10-15 булса — күбрәк ярдәм итә алыр идек. Быел шуңа якынлашабыз. Бер сүз белән әйткәндә, киләчәктә авыл хуҗалыгына яңа техника кайтаруда гына түгел, ә басу эшләрендә дә тоемлырак ярдәм күрсәтү өчен тырышачакбыз, — ди предприятие җитәкчесе.

Рәсүл Госманович ашлык комбайннарын республикада җыю мөмкинлекләре белән кызыксынды. Бу юнәлештә эш башланды да инде. Дүртөйле районында эшләнә башлаган “Муромец” комбайны моңа мисал. Стәрлетамакта, Нефтекамада яңа техника үрнәкләре әзерләнә. “Башсельхозтехника”ның Чишмә филиалында Харьков трактор лицензиясе буенча “Т-150” тракторлары җыела башлауны, гомумән, республика өчен зур вакыйга буларак кабул итәргә кирәк.

— Биредә яңа техника эшләү мөмкинлекләре бар, — диде проблемага үз фикерен белдереп Рәфил Галләмов. — Без заманча яңа станоклар сатып алалмыйбыз. Сатып алыр идек, керемнең күп өлеше җыелып килгән бурычларны капларга китә. Берничә завод белән эшли башладык. Белоруссиядәге паркерлар белән азыктарткыч эшлибез. “Т-150” тракторын Чишмәдә үзебез җитештерә башлау да зур адым булды.

— Техниканы тулы циклда җитештерү өчен нәрсә комачаулый?

— Проблема бар иде — кабиналар эшли алмадык. Ныклап тотынгач, үзебез эшләгәне Харьков трактор заводы тәкъдим иткәннән уңайлырак килеп чыкты. Хәзер безгә тапшыру тартмасын эшләргә өйрәнергә кирәк. Игътибар итегез, бары тик аграр тармакта гына ике меңгә якын “Т-150” тракторы эшли. Республика хуҗалыкларына нинди зур ярдәм күрсәтә алыр идек?! Әгәр үзебездә эшләсәк, бу тракторларны тагын да күбрәк чыгарыр идек. Моның өчен ирекле акча кирәк.

Рәсүл Госманов фикеренчә, соңгы елларда республикада инженер-конструкторлар мәктәбе юкка чыгып бара. Авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазларын проектлау институтлары эшчәнлеге дә сүрелде. Бүген ниндидер яңа техника турында сүз алып барганда, беренче чиратта, фәнни эзләнүләр, гыйльми тикшеренүләр игътибр үзәгендә булырга тиеш. Хәтта, Башкортстанда бер генә 3Д макет-принтер үзәге оештырылган очракта да, деталь сызымнарын туплау, тарату эше җайга салыныр иде. Авыл хуҗалыгы техникасын иҗат итүче инженер-конструкторлар мәктәбен оештыру да көн кадагында. Ул чагында без дә төрле күргәзмәләрдә чит ил техникасына сокланып тору гына түгел, үзебезнекен дә тәкъдим итә алыр идек.

Саннар телендә

Республика басуларына быел 3647 ашлык комбайны чыгу көтелә. Алар уртача 12 ел хезмәтләндерелгән. Һәр тракторның уртача “яше” — 22, чылбырлы тракторларныкы — 20, “Т-150” тракторыныкы — 18 ел.
Читайте нас: