+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июль 2016, 02:00

Игенле ил баш имәс

Җитештерелгән ашлык узган ел читкә корал сатканга караганда табышлырак булган.Русиянең аграр тармагында ел исәбе гадәттә беренче июльдән башлана. Ул илебезнең көньяк өлкәләрендә урып-җыю эшләре башлануга старт бирелү һәм 30 июньдә 2015-16 еллардагы ашлык экспортлау сезоны төгәлләнү белән бәйле. Әйтергә кирәк, Русия соңгы елларда игенчелек күрсәткечләрен тотрыклы үстерүгә иреште. Узган ел, мәсәлән, ашлык һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 104,8 миллион тоннага җитте. Аннан алдагы рекорд 2008 елда булган иде — 108,2 миллион тонна! Әлбәттә, ул чорда ихтимал, өстәп язу тәртибе дә кулланылгандыр. Русия Ашлык җитештерүчеләр берлеге президенты Аркадий Злочевский сүзләренә караганда, быел илдә ашлыкның тулай җыемы 102-112 миллион тоннага җитүе көтелә, шуның 62-65 миллион тоннасы бодай булачак дип фаразлана. Берлек җитәкчесенең фикерен илдәге билгеле аграр аналитиклар да куәтли.

Җәйнең алдагы атналарында һава шартлары начарланмаса, быел авыл хуҗалыгы игенчелектән зур уңыш алмакчы. Әмма, аграрийларны ел саен кабатланган сорау борчый — сәүдә базарында ашлык күп булу аның сату бәясен төшермәсме? Ашлык интервенциясенең чикле булуын исәпкә алганда, хуҗалыклар продукциясенә ихтыяҗ булырмы?

Русиянең Таможня хезмәте мәгълүматларына караганда, июньнең соңгы атнасында ук узган сезондагы ашлык экспорты 33,587 миллион тонна тәшкил иткән. Күрсәткеч узган елның шул чорына караганда 11,7 процентка югарырак. Бодай экспорты шушы чорда 14,18 процентка үскән. Дөньяның аналитик бәя бирү үзәкләре хәзер үк Русиянең бодай сату буенча беренче урынга чыгуын билгеләде. Русия Хөкүмәте исә алдагы сезонда да илнең дөнья базарында бу юнәлештә лидер булып калачагына ышаныч белдерә. Сирәк була торган хәл. Әмма бу юлы АКШның Авыл хуҗалыгы министрлыгы да әлеге фаразлар белән ризалашырга булган.

Ил куәтен күрсәтүдә ашлык белән корал һәрвакыт янәшә булды. Ач халыкның ачуы яман, дигәндәй, кайсы илнең хакиме дә башта үз дәүләтенең азык-төлек ихтыяҗы, бәйсезлеге турында хәстәрли. Аннары, тынычлык телисең икән — сугышка әзерлән, дигән борынгы акыллы фикер дә бар. Әйтергә кирәк, Русиянең көчен һәм куәтен күрсәтүче, социаль тотрыклылыкны тәэмин итүче ашлыгы, иминлеген гаран­тияләүче ышанычлы коралы да бар. Чагыштыру да юктан түгел. Чөнки Русия узган ел ашлык экспортыннан корал сатудан да күбрәк табыш алды. 2015 елда читкә 20 миллиард долларлык ашлык озатылган. Авыл хуҗалыгы җитештерүе узган ел 3 процентка артты. 2013 елдан башлап, Русия башка илләрдән азык-төлек сатып алу күләмен узган елда 40 процентка киметте. Әйткәндәй, бодай сату күләме буенча АКШның Русия һәм Канададан кала өченче урынга төшүе фаразлана. Дөнья күләмендәге рейтинг агентлыклары, шул рәвешле, ашлык экспорты “сугышында” АКШның җиңелүен билгели.

5 июльдә Мәскәүдә Дмитрий Медведев рәислегендә Хөкүмәт утырышы үтте. Анда агро­сәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләре каралды. Чарада авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашты. Федераль министр үзенең чыгышында ашлык җитештерү перспективаларына зур игътибар бирде. Әлбәттә, аграр сәясәттәге тотрыклылык белән беррәттән, соңгы унъеллыкларның игенчелек өчен табигый шартлар белән дә уңай булуын билгеләргә кирәк. Шул ук вакытта, федераль министрлык киләчәккә тагын да зуррак бурычлар билгели. Ләкин ул планнар тормышка ашармы? Күпләп ашлык үстерүче төбәкләрдә моның өчен алшартлар бармы?

— Без 2020 елга ашлык җитештерүне 120 миллион тон­нага җиткерү максатын куябыз, — диде министр. — Ашлык җыемын әлегедән 15 миллион тоннага арттыру өчен ил күләмендә гектар куәтен өчәр центнерга күтәрергә кирәк. Моңа ирешү өчен камил технология һәм беренче чиратта минераль ашламаны күбрәк кертү таләп ителә. Әлеге вакытта илдә чәчүлекләр мәйданының яртысы аны күрми.

Шул ук вакытта. Русиядә елына 18-20 миллион тонна ашлама җитештерелә. Ә илебездә шуның нибары 15 проценты, ягъни 2,5 миллион тоннасы гына файдаланыла. Бу уртача һәр гектарга 33 килограмм дигән сүз. Таләп ителгән ихтыяҗ кимендә өч тапкырга күбрәк.


Башкортстанда бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла, дигән сорау куйганда, хәл мактанырлык түгел. Дөрес, кәгазьдә күрсәткечләр яхшыруга таба бара. Быел һәр гектарга республика буенча алганда 14,5 килограмм ашлама кертелгән. Узган ел ул 10,8 килограммнан артмаган иде. Балакатай, Баймак, Салават, Кыйгы, Хәйбулла, Аскын, Зилаер, Мәчетле һәм Бәләбәй районнары ашлыкны басуга ашлама кертмичә үстерү “технологиясе”нә өстенлек биргән.

— Башкортстанның табигый климатик шартлары ашламаны күбрәк кулланып, игенчелектә җитештерүне байтакка арттыру мөмкинлеген бирә, — диде күптән түгел Хөкүмәт утырышында авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко. — Минераль ашлама сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү каралды. Быел әлеге максатларга республика казнасыннан 300 миллион сум акча бүлү планлаштырыла. Кызганычка каршы, аерым хуҗалыкларда моңа бик әһәмият бирмиләр. Быел, мәсәлән, һәр гектарга 20 килограммнан күбрәк ашлама кертүче районнар унга да тулмады. Ә утыз районда әлеге күрсәткеч унар килограммнан да азрак булды...
Безнең белешмә. Европа илләрендә һәр гектарга 250 килограмм минераль ашлама кертелә. Белоруссиядә ул — 180, ә Кытайда 400 килограммга җитә. Соңгысы ашламаның зур күләмен Русиядән сатып ала. Әйткәндәй, илдә билгеле Стәрлетамак ашлама җитештерүчеләре продукциясенең ни сәбәпле Башкортстанда бик аз сатылуы да сорау тудыра.

Ашлык җитештерүне арттырудагы икенче резерв аграрийларны яңа техника белән тәэмин итүгә бәйле. Русия Хөкүмәте быел тармакның техник паркын яңарту максатлары өчен дәүләт ярдәмен ике тапкыр арттырып, 10 миллиард сумга җиткерде. Бу сумма ел ахырына кадәр 20 мең берәмлектән күбрәк төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга ярдәм итәчәк. Әйтергә кирәк, Башкортстанда соңгы елларда байтак комбайн һәм трактор сатып алынуга карамастан, хуҗалыкларда ихтыяҗ кимеми.

Ашлыкның бүген корал сатуга караганда да күбрәк табыш бирүе яңа перспективалар ача. Иң мөһиме, якын елларда Русия нефть сатып кына түгел, дөнья базарында ашлык тәкъдим итеп тә яши алырын күрсәтте. Моңа кадәр икътисадыбыз “умырткасы” булган энергия ресурсларының икенче планга калуы да ихтимал, ди белгечләр. Шуңа күрә, илнең Азык-төлек доктринасына ярашлы, 2030 елга кадәр ашлык үстерү стратегиясе проекты кабул ителү очраклы түгел. Бу чорага тулай ашлык җыемы 130 миллион тоннага җитәргә тиеш. Ул чагында экспорт күләмен 50 миллион тоннага күтәреп булачак. Билгеле, көндәшлек итүчеләр аз түгел һәм алар көчле. Кытай, мәсәлән 508 миллион тонна ашлык җитештерә, АКШта бу күрсәткеч 435, Һиндстанда 236 миллион тонна. Русия әлегә 106 миллион тонна белән чикләнә.

Башкортстан — илдәге куәтле аграр төбәкләр исәбендә. Быел 2 миллион 62 мең гектар мәйданнан 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алу бурычы куелды. Үсеш узган елгы күрсәткечтән 6,5 процентка югарырак булырга тиеш. Урып-җыю эшләре башланды. Үстерелгәнне югалтмыйча җыеп алган очракта куелган бурычның үтәлеренә шик юк. Көннәр явымсыз торганда техниканы җитештерүчәнле файдаланып булачак. Тармак министры Николай Коваленко җыеп алган ашлыгын ничек сатарга белмәгән хуҗалык башлыкларын да тынычландырды.

— Дымлы булган очракта аны киптереп тә булыр. Ашлык кабул итү өчен 8 элеватор әзерләнде. Соңгы вакытта ашлыкка бәяләр төшү дә вакытлы хәл дип уйлыйм. Әлеге чималга илдә, дөнья базарында ихтыяҗ арта. Ә Башкортстанның аграр предприятиеләре өчен сәүдә мәйданчыгы зур. Республикада кошчылык предприятиеләренә ашлык күп кирәк булачак,— диде Николай Анатольевич.
Читайте нас: