Күпчелек илләрдә аграр тармакта исәп алу һәр 10 ел саен башкарыла һәм бу халыкара стандарт буларак кабул ителгән. Русия өчен ул аеруча кирәк иде. Аның әһәмияте дә шунда: соңгы 10 елда илебезнең авыл хуҗалыгы җитди үзгәреш кичерде. Хуҗалык итү алымнары, милек хуҗалары үзгәрде. Дәүләт программалары кысаларында аграр секторны модернизацияләү, яңа технологияләр кертү тормышка ашырылды.
Исәп алу шәхси хуҗалыкларның эшчәнлеген тирәнрәк өйрәнергә һәм, аларның мөмкинлекләрен бәяләп, дәүләт тарафыннан нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга да ярдәм итә. 2006 елгы чара, әйтик, аграр җитештерүдә крестьян ихаталарының асылын, аларның тоткан урынын билгеләргә булышлык итте. Тулай җитештерүдә аларның өлеше — 40 процент, аерым продукция төрләрендә 70 процентка кадәр җитте.
Быел 1 июльдә старт алган Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга 42 мең статист җәлеп ителде. Аларның яртысына якыны бу эштә планшет-компьютерлар куллана. Әйткәндәй, 2006 елгы чарада 160 мең исәп алучы катнашкан иде.
— Башкортстан ил күләмендә үткәрелгән мөһим кампаниядә эшне оешкан төстә һәм зур җаваплылык белән үткәрүче төбәкләрнең берсе булып тора, — диде безгә “Башкортостанстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев. — Республика шәһәр һәм районнары белән даими бәйләнештәбез. Эш көнебез күп очракта урыннарда исәп алучылар, гражданнар белән очрашуларда үтә. Халыкта бернинди ризасызлык та, аңлашылмаучанлык та юк. Мин моны, беренче чиратта, аңлату эшләренең дөрес алып барылуы белән бәйлим. Әлегә кайсыдыр районны аерым билгеләп күрсәтергә ашыкмыйм, чөнки алда ике атнадан артыграк вакыт бар. Мин исәп алу кампаниясенең Башкортстанда уңышлы тәмамланачагына ышанам.
“Башкортостанстат”ның 25 июльгә булган мәгълүматларына таянып, кыскача анализны үзебез ясарга булдык.
Гомумән, республика буенча исәпкә алынырга тиешле авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны 1079 берәмлек тәшкил итә. Әлеге чорга аның — 593ендә, ягъни 55 процентында, исәп алучылар үз эшен башкарган. Мәгълүматларга караганда, әлеге категориядәге хуҗалыклар буенча эшне тулысынча үтәгән районнар да бар. Архангель, Караидел, мәсәлән, беренчеләр булып отчет тапшырган. Хәер, авыл хуҗалыгы оешмалары аларның берсендә — 9, икенчесендә 13 кенә. Бу эшне төгәлләүче Бөре районында исә алар — 17, ә Бишбүләктә 33 берәмлек. Күренүенчә, соңгы ике районда аграр предприятиеләр күбрәк һәм әлеге төбәк исәп алучыларын мактарга кирәктер.
Шул ук вакытта, планга карата үтәлештән чыгып бәя биргәндә, Баймакта ул — 29,2, Благоварда — 30,8, Калтасыда 47,4 проценттан артмый. Ә инде Ярмәкәй районындагы 22 аграр предприятиенең берсеннән дә 25 июльгә кадәр мәгълүмат алынмаган. Баймакта да исәп алынасы аграр хуҗалыклар саны 24 булса, аның 7сендә генә исәп алу үткәрелгән. Әле вакыт бар, өлгерерләр дигән нәтиҗә ясарга да булыр иде. Бәлки, әлеге кампаниягә җәлеп ителүче фермерлар, шәхси хуҗалыклар яисә бакчачылык ширкәтләрен исәпкә алуда тырышлыклары күбрәк салынгандыр, дигән фикер дә туа. Тәүге категория буенча түбән күрсәткечлеләр исемлегенә кергән Благовар районы буенча болай әйтеп булмый. Фермер хуҗалыклары һәм шәхси предприятиеләрдә исәп алу барышын чагыштырганда да биредә процент үтәлеше 8,9дан артмаган, 45 берәмлекнең дүртесендә генә булып “өлгергәннәр”. Бөредә әлеге категориядәге берәмлекләр 49га җитә, әмма анда үтәлеш — 100 процент. Дүртөйле районы исәп алучылары да планны тулысынча үтәгән. Авыргазыда 80 берәмлекнең бишесе буенча гына мәгълүматлар тупланган. Әлшәй, Бишбүләк, Благовещен, Дәүләкән, Илеш районнары исәп алучылары да әлеге язма матбугатта басылуга бу юнәлештәге планнарын үтәп чыгар.
Республикада әлеге чарада катнашу өчен теркәлгән шәхси ихаталар саны 695 мең 86 берәмлек. 25 июльгә исәп алучылар шуларның 64,8 процентында булган. Әлбәттә, бүгенге көндә әлеге юнәлеш буенча эшне бөтенләй тәмамлаучылар юк. Шулай да, баймаклылар якынлаша: 14,7 меңнең 12,1 меңеннән күбрәге буенча мәгълүмат әзерләнгән. Балтач, Авыргазы, Бакалы, Белорет, Бөре, Дүртөйле районнарында да күрсәткеч 70 проценттан югары.
Бакчачылык ширкәтләре һәм участоклары буенча да республика буенча мәгълүмат туплау дәрәҗәсе — 58 процент чамасы. Монысы күбрәк вакыт һәм мәшәкать таләп итә.
Әмма, ничек кенә булмасын, сорауны бу очракта, исәп алу кампаниясендә кем тизрәк, дип түгел, ә кайсы районда эш оешкан төстә бара, һәм тулы мәгълүмат тупланган, дип кую дөресрәктер. Башкортстанда, Русия төбәкләре белән чагыштырганда, процент үтәлеше начар түгел. Шул ук вакытта, һәр исәп алучыга якынча бер үк сандагы объект бирелүен исәпкә алганда, бәлки, сүлпәнрәк эшләгәннәрен күрсәтү дә үзен аклар иде.
15 августка кадәр ике атна калып бара. Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алучыларның эшчәнлегендә аграр тармакның киләчәге, гомумдәүләт сәясәте чагылырга тиеш. Аларның һәммәсе дә, беренче чиратта, шуны аңлап эш итәргә тырыша.