+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2016, 02:00

Кушкулда уңыш — 52,8 центнер!

Кырмыскалы районы хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыю август ахырына төгәлләячәк.Район хуҗалыклары уракка республикада беренче булып — 16 июльдә төшкән иде. Бөртеклеләр, былтыргыга караганда, 3 мең гектарга күбрәк чәчелде. 40,3 мең гектарда үстерелгәнне җыеп алу өчен кырмыскалылыларның үз мөмкинлекләре генә җитми. Элекке еллардагыча, “Үзәк” МТСның Дуван филиалы, “Алексеевка” совхозы комбайннары ярдәмгә киләчәк. Әлеге көндә район басуларында 43 берәмлек техника эшли.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, август башына барлык мәйданнарның 7 процентында иген культуралары җыеп алынган. Уртача уңыш 28 центнердан арта. Эре аграр предприятиеләр арасында урып-җыю аеруча “Алатау”, Шәйморатов исемен­дәге һәм “Артемида” хуҗалыкларында оешкан төстә бара.

Кырмыскалы — республикада күпләп шикәр чөгендере һәм бөртекле культуралар үстерүче төбәкләрнең берсе. Биредә игенчелектән елның-елында мул уңыш алалар. Әмма техника пар­кының ярлы булуы урак чоры явымлыга киткәндә эшкә аяк чала. Шуңа да иген үстерү белән шөгыльләнүче барлык хуҗалыкларда да якты көн мөмкинлеген тулырак файдаланырга тырышалар.

— Элек иң көчле МТС безнең районда иде. Күмәк хуҗалыклардагы урак йөген нигездә алар тартты. Шунлыктан аграр предприятиеләр, артык чыгым түгәргә теләмичә, яңа техника сатып алудан баш тартты, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Әмир Булатов. — Районда һәр комбайнга бүлеп исәпләгәндә, уртача 989 гектар эш мәйданы туры килә, узган ел ул 1200 гектардан арта иде. Бу — бик зур күрсәткеч. Хәзер үзебезнең техника паркын көчәйтү бурычы куелды. Урак алдыннан гына “Кустыгол” җәмгыяте һәм “Орлык” фермер хуҗалыгы яңа комбайн сатып алды.

Соңгы елларга кадәр МТС техникасы районда үстерелгән ашлыкның 40 процентка якынын җыеп ала иде. Ярдәм итү ягыннан караганда — яхшы. Ә менә икътисади яктан аның шактый кыйммәткә төшүенә игътибар итмиләр иде.
Икенчедән, көне һәм сәгате исәпле чакта читтән комбайн килгәнне көтүнең бәясе миллионнарча сум зыянга төште.

— Аграр министрлык хуҗалыкларга, беренче чиратта, уҗым культураларын җыеп алу бурычын куйды. Бездә мондый мәйданнар 12 мең гектардан арта. Август башына аның 80 процентында уңыш җыеп алынды, — ди Әмир Галим улы.
Җитәкче, көндәлек үсеш 10 проценттан кимемәгәндә, уҗым бодаен сугып алу 3-4 августка төгәлләнәчәк, дигән ышанычта.

“Артемида” хуҗалыгының Кушкул бригадасында уҗым бодае һәр гектардан уртача 52,8 центнер төшем бирә. Урак башыннан бу — районда иң зур рекорд булып тора.

— Әлеге мәйданнардан 50 центнерлы уңыш алынганы юк иде. 40-45 центнер булганда шакката идек, — ди 42 ел биредә бригадир вазыйфасын башкаручы Фирдәвес Әсәнов. — Иң югары уңыш 1974 елда булды. Һәр гектардан 45 центнер ашлык җыеп алуыбызны онытмыйм. Салырга келәтләрдә урын калмаган иде. Аллаһ боерса, быел да үстерелгәнне югалтусыз җыеп алачакбыз.

“Артемида” хуҗалыгы үзгәртеп корылгач, Фирдәвес Закир улы 11 авылның бригадиры итеп тәгаенләнә. Бу вазыйфаны дүрт дистә елдан күбрәк башкарса да, урак чорында ул үз җаваплылыгының икеләтә-өчләтә артуын аңлый. Аның биләмәләрендә бөртеклеләр — 3700, көнбагыш 1300 гектарга җитә.

Яңа сугып алынган ашлык исе, эссе һавада куырылып, коры җил белән Бояр басуына тарала. Комбайнчылар Илдар Мостаев, Раил Арсланов һәм Вил Бикмәтов уҗым бодаен суктыра.

— Биредә кайчандыр боярлар яшәгән, дигән легендалар йөри, бәлки, җире уңдырышлы булу да шуннан киләдер, — ди хуҗалык водителе Мансур Рәҗәпов.

Фирдәвес Әсәнов үзенә беркетелгән 11 авыл басуларында уракны августның беренче ункөнлегендә тәмамлаячак, дигән өметтә. Комбайнчылар арасында 10ар мең центнер ашлык суктырганнар бар. Урак ахырына аларның һәркайсы 22-25 мең центнерлы күрсәткеч яулаячак.

— Инде элекке заман түгел, ашлык салырга урыннар әзер. Уҗым культураларыннан гына тулай җыем 63 мең центнерга җитәчәк. Пай җирләре өчен механизаторларга өчәр тонна өләшәчәкбез. Атҗитәр элеваторына 10 меңен салсак, малларга катнашазык өчен 3 мең центнеры җитә. Игеннәребезгә карап, авыл халкы да сөенә. Ашлык булгач, крестьян ихаталарына дөнья көтәргә дә җиңел булачак, — ди аксакал бригадир Фирдәвес Әсәнов.
Читайте нас: