-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2016, 02:00

Алтынга тиң ашлык таулары

Дәүләкән районы хуҗалыкларында бөртеклеләр мул уңыш белән сөендерә.Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүмат­ларына караганда, быел ил буенча якынча 104,9 миллион тонна ашлык җыеп алынырга тиеш, шуның 30 миллон тоннадан артыгын чит илләргә сату мөмкинлеге бар. Иген экспортына дәүләкән­леләр дә үз өлешен кертәчәк. Ашлык сатучылар арасында Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гаяз Габдрахманов җитәк­ләгән крестьян-фермер хуҗалыгы шактый зур урын тота. Быел ул орлык җитеш­терүче хуҗалык статусына да ия булды.

Урактан соң ук инде без сатып алучыга үз басуларыбызда үстерелгән элита һәм 1 репродукцияле бодайның “Ватан”, “Малина”, “Волжская-качественная” дип аталган сортларын, “Саша” сортлы арпа, “Светлана” сортлы карабодай һәм “Мираж” сортлы көнбагыш тәкъдим итә алачакбыз. Бу сортлар кырыс табигать шартларында да тотрыклы уңыш бирүгә сәләтле. Быелгы уңыш моңа ачык мисал – яңгырлар чамалы булуга карамастан, орлыкка чәчелгән басуларда гектар куәте кимендә 35 центнер булачак, — ди Гаяз Баязит улы.

Гаяз Габдрахманов — игенче нәселеннән, аның әтисе, яңарак 86 яшен тутырган Баязит абый — Дәүләкәндә билгеле бригадир, үз басуларында ел саен югары уңыш алган өчен орденнар белән бүләкләнгән кеше.

— Әйбәт эшләдек, әмма улым югары уңыш алу буенча миннән уздыра! – дип канәгать елмая Баязит абый.

Гаяз Габдрахманов үзе быелгы мул уңышны тәү чиратта, хуҗалыкның яшь агрономы Руслан Абдуллинның, Динар Галиев, Рәфыйк Хәмитов, Әнвәр Төхвәтуллин, Евгений Прокопьев, Айрат Ибраһимов, Әмир Чегодаев, Илшат Мөхәммәдиев кебек уңган механизаторларның, Рәзиф Исхаков, Миңневәли Галиев, Рөстәм Сафин, Илвир Хәйруллин кебек ал-ял белми эшләгән шоферларның, Тимерхан Шәйбәков, Рәфис Лотфрахманов кебек оста куллы техника белгечләренең һәм башкаларның зур хезмәтендә күрә.

Габдрахманов хуҗалыгы Дәүләкәндә генә түгел, республикада иң зурларның берсе. Аның сөренте җирләре генә дә 4 мең гектардан артык. Быел бөртекле культуралар 2300 гектар мәйданда үстерелгән, шул исәптән, уртача 30 центнер уңыш биргән уҗым арышы һәм бодае 775 гектарны били. Көнбагыш, карабодай, шикәр чөгендере кебек техник культураларның мәйданы 1 мең гектардан артык.

— Чәчү әйләнешенә пар җирләрен кыю кертергә кирәк — шунсыз зур уңышка исәп тоталмыйсың, — дип, 800 гектарга якын пар җирләренә, шушы көннәрдә һәм киләсе язда нәрсәләр чәчеләсен барлый хуҗалыкның баш агрономы Руслан Абдуллин.

Руслан Әнвәр улы, урып-җыюның башы гына булуга карамастан, уҗым культураларын чәчүне, киләсе яздагы кыр эшләрен кайгырта. Башкача мөмкин түгел – басучылыкның үз стратегиясе. Аны төгәл үтәгәннәр генә җиңүгә ирешә.

3 августка республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 503 мең гектарда (28 процент) чабылган, 460,2 мең гектарда (25 процент) суктырылган.

Бишбүләк, Бүздәк, Дүртөйле, Чакмагыш, Шаран районнары хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 40 процентыннан артыгында тезмәләргә салынган.

Уртача гектар куәте — 21,1 центнер. Республикада 972,9 мең тонна ашлык суктырылган. Уңдырышлылык буенча — Чакмагыш (гектарыннан 30,5 центнер), суктыру буенча Стәрлетамак (59,3 мең тонна) районнары игенчеләре әйдәп бара.
Читайте нас: