+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 август 2016, 02:00

Авыл хуҗалыгына ярдәм тоемлы булачак

Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, бу дәүләт сәясәтендә – өстенлекле юнәлеш.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәләвез һәм Авыргазы районнарында эш сәфәрендә булып, урып-җыю барышы, агросәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, җитештерү, инфраструктур һәм социаль объектларны карады.

Мәләвез районының “Дружба” авыл хуҗалыгы предприя­тиесендә агымдагы елда 7739 гектар җир чәчелгән, шуның 4296 гектарын — бөртекле, 1975 гектарын — мал азыгы культуралары, 1336 гектарын көнбагыш били. Әлеге вакытта 3,5 мең гектарда уңыш җыелган, уртача гектар куәте 33 центнер. Бу — районда иң зур күрсәткеч. Моңа ирешүдә 900 тонна ашлама файдалану да ярдәм иткән. Җыелган ашлык хуҗалыкның үз амбарларында саклана.

— Безнең башкарасы эшләр күп әле. Төшем буенча Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән калышабыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Округта уртача гектар куәте — 23-24 центнер, республикада 20-21 центнер тәшкил итә. Сезнең кебек хуҗалыклар безгә күбрәк кирәк.

Төбәк Башлыгы комбайн­чыларның эш шартлары белән кызыксынды. Уртача алганда бер комбайн 500 гектарда, ягъни көн саен 20-25 гектарда эш башкара. Хуҗалыкта киләчәктә гектар куәтен 37 центнерга җиткерү бурычы куела.
Шул ук хуҗалыкта Рөстәм Хәмитов “Воронежсельмаш” заводы чыгарган ашлык киптерү комплексында булды. Объект­ның конструктив схемасын Башкортстан дәүләт аграр университеты белгечләре эшләгән, ә вуз студентлары монтажлауда катнашкан.

Комплекс сәгатенә 40 тонна ашлык киптерә. Ул өч сменада, шул исәптән төнлә дә эшли ала. Объектның гомум бәясе — 17 миллион сум, шул исәптән җиһазлар 13 миллион сумлык.

Рөстәм Хәмитов республика агросәнәгать комплексының мондый корылмаларга ихтыя­җы ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды. Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко сүзләренә караганда, әлеге вакытта 500 чамасы ашлык киптерү комплексы төзергә кирәк. Төбәк Башлыгы “Воронежсельмаш” заводына республикада филиал булдырырга тәкъдим итте.

Әлеге хуҗалыкта якынча 1400 баш сыер малы, шул исәптән 300 савым сыеры, шулай ук, атлар һәм сарыклар асрала. Җиде айда 16 мең центнер сөт җитештерелгән. Токымлы мал сатып алу күрсәт­кечләрне яхшыртырга ярдәм итә. Узган елда савым 5600 килограмм тәшкил иткән булса, быел аны 6400 килограммга җиткерергә тырышалар.
Хуҗалыкның махсус цехында сөт эшкәртелә, пастеризацияләнә һәм пакетларга тутырыла. Арытаба ул Мәләвез, Күмертау, Ишембай шәһәрләренең сәүдә нокталарына сатуга чыгарыла.

— Сез яхшы хуҗалыкта эшлисез: аның ышанычлы икътисади нигезе һәм киләчәге бар. Тырышырга гына кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Авыл хуҗалыгына кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Бу — безнең бурычларның берсе. Дәүләт ярдәменнән башка техника сатып алу, аны яңарту авыр. Техника сатып алуга субсидия бирү программасы эшен дәвам итәчәк. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итәчәкбез.

Мәләвездәге “Пивзавод” җәмгыяте сыра, сафландырылган су, икмәк-күмәч ризыклары, квас, газлы татлы эчемлекләр җитештерүгә махсуслашкан. Рөстәм Хәмитов завод продукциясе күргәзмәсен карады. Предприятие җитәкчесе Ирек Габбасов хәбәр итүенчә, соңгы биш елда инвес­тицияләр күләме 30 миллион сум тәшкил иткән, ә продукция төрлелеге 11дән 24кә җиткән. 2012 елдан Венгрия технологиясе буенча икмәк-күмәч пешерү үзләштерелгән. Завод продукциясе республика шәһәр һәм районнарында, Ырынбур, Свердловск, Төмән өлкәләрендә сатыла.

Республика Башлыгы икмәк-күмәч һәм су тутыру цехларында булды, хезмәткәрләр белән аралашты, предприятиенең үсеш перспективалары белән кызыксынды. Биредә якын киләчәктә кондитер эшләнмәләре җитештерүне үзләштерү планлаштырыла икән.

Комплекслы төзелеш һәм микрорайонны төзекләндерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырылучы Тамьян авылында Рөстәм Хәмитов файдалануга тапшырылган “Дуслык” балалар бакчасында булды.

90 балага исәпләнгән объектның бәясе, инженерлык челтәрләрен һәм төзекләндерүне исәпкә алып, 53,5 миллион сум тәшкил итә. Балалар бакчасы территориясендә хуҗалык, казанлык блоклары, уен мәйданчыклары урнашкан. Балалар бакчасына бистәдә, шулай ук, Мәләвезнең көньяк өлешендә яшәүче сабыйлар йөриячәк.

600 җир участогына исәпләнгән, 26,5 гектар җире булган Тамьян авылындагы бистә “Авыл терри­торияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатлы программасы кысаларында төзелә. Проектның гомум бәясе 134,6 миллион сум тәшкил итә. Әлеге вакытта газ, су һәм электр тәэминаты системасы булдырылган. Урамнарны төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов сүзләренә караганда, күпбалалы гаиләләргә шәхси йортлар төзү өчен барлык комму­никацияләре булган 207 участок бирелгән. Шулай ук, М. Гафури исемендәге кошчылык комплексы хезмәткәрләренә торак төзү өчен участоклар бүленгән.

Каран авылында Рөстәм Хәмитов 1976 елдан эшләп килүче “Тулпар” ат-спорт комплексында булды. Бүген биредә 99 ат асрала. Комплекс территориясендә өч ат абзары, манеж, спорт залы, хакимият корпусы, манежга янкорма һәм казанлык бинасы урнашкан. 11 түгәрәк һәм секциядә даими нигездә 100 бала шөгыльләнә. Чит илләрдән һәм Русиянең башка шәһәрләреннән дә килүчеләр бар икән. СССРда беренчеләрдән булып оештырылган пони клубы үсешә. “Тулпар” спортчылары район, республика конкурсларында катнаша.

Комплекс директоры Михаил Разоренов хәбәр итүенчә, биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен төркем эшли. Рөстәм Хәмитов комплекс нигезендә Иппотерапия үзәге булдырырга тәкъдим итте. Аның эшчәнлеге өчен медицина кабинетын, ял бүлмәләрен җиһаз­ландырырга, манеж төзергә кирәк булачак.

Директор билгеләвенчә, комплекс капиталь ремонтка мохтаҗ. Узган елда бюджеттан бүленгән субсидия исәбенә бина түбәсе ремонтланган, манеж блогының тәрәзәләре алыштырылган. Республика Башлыгы “Тулпар” җитәкчелегенә, ат спорты төре буенча өстәмә бүлекчә һәм Иппотерапия үзәген төзүне исәпкә алып, комплексны реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Моннан тыш, аның фикеренчә, мәктәпләрдә атта йөрү буенча факультатив дәресләр булдыру мөһим.

Мәләвездәге “Ликом” җәмгыяте дөнья стандартларына ярашлы, “Полизар” бренды астында инновацион продукциянең 30 төрен җитештерә. Рөстәм Хәмитовка компания продукциясе өстенлеген исбатлаучы перчатка һәм бияләй үрнәкләрен күрсәттеләр. Аларны җитештерү технологиясе Сәнәгать милке федераль институтында патент алган. Узган елда ассортиментны киңәйтү һәм продукция җитештерү күләмен арттыру максатында Кытай белән хезмәттәшлек кысаларында тәкъдим ителгән яңа җиһазлар эшкә кушыл­ган.

Предприятие куәте тәүлегенә 4500 пар перчатка, 5500 пар бияләй тәшкил итә. “Ликом” җәмгыяте продукциясен Русия һәм Казахстанның ягулык-энергетика комплексы һәм сәнәгатьнең башка тармаклары предприятиеләре сатып ала.

Мәләвездәге “Спартак” стадионы Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан реконструкцияләнгән беренче юбилей объекты булачак. Бу турыда Башкортстан Башлыгы 2005 елда ук төзекләндерү өчен ябылган спорт объектын караган вакытта белдерде.

1960 елда төзелгән стадионда СССР халыклары Спартакиадасы, спидвей буенча СССР чемпионаты, футбол, җиңел атлетика, җәядән ату буенча республика ярышлары үткән. Әмма бина 10 елдан артык буш тора һәм җимерелә.

2014 елда стадионны рекон­струкцияләү проекты төзелгән, агымдагы елның мартында дәүләт экспертизасы аның буенча уңай нәтиҗә чыгарган. Объектны төзекләндерү административ-көнкүреш корпусы төзүне, ясалма футбол мәйданчыгын, йөгерү өчен юл булдыруны, 500 урынлык трибунаны, яктырту, коймалауны күз уңында тота. Төзелеш-монтаж эшләре һәм җиһазлар бәясе 83 миллион сум тәшкил итәчәк.

Объектта эшләр узган елда башланган. Административ-көнкүреш корпусының нигезе һәм беренче каты әзер.

— Эшләргә кирәк. Стадионны төзекләндерүгә башлангыч салынган, әйдәгез аны юбилей объекты итеп планлаштырыйк. Биредә барысы да яхшы дәрәҗәдә булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.

Рөстәм Хәмитов, шулай ук, Авыргазы районының “Урожай” авыл хуҗалыгы кооперативында урып-җыю эшләре белән танышты.

Кооператив җитәкчесе Радик Рәфыйков сүзләренә караганда, бүген бөртеклеләрнең 38 проценты җыеп алынган. Уртача гектар куәте — 22,2 центнер.

Республика Башлыгы, шулай ук, җәмгыятьнең элекке тулай торак урынында быел мартта файдалануга тапшырылган административ-җитештерү комплексын карады. Бинаның беренче катында кибет, кафе урнашкан, анда хуҗалык продукциясе сатыла. Аның ике катын заманча кунакханә номерлары били.
Читайте нас: