+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2016, 02:00

Биредә бодай — патша

“Башкортстан ашлык компаниясе”ндә бу культурадан уртача 30 центнер уңыш алына. Әлшәй районында быел бөртекле культуралар 51 мең гектардан артыграк мәйданда үстерелде. Урып-җыюны республикада беренчеләрдән башлап, биредәге хуҗалыклар эшне кызу тота. 10 августка ук барлык мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә уңыш җыеп алынган. Гектардан төшем 20,1 центнер тәшкил итә.

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин бу уңайдан канәгатьлеген яшерми.

— Август башына урып-җыю эшләренең яртысын ерып чыккач, иңнән зур йөк төшкән кебек булды,— ди ул. — Иң мөһиме: көннәр коры торганда уҗым культураларын, коелучан игеннәрдән борчак, солыны җыеп алдык. Димәк, хуҗалыклар сыйфатлы чәчү орлыгы туплап кала алды. Уҗым культуралары, ә алар районда 12 мең 510 гектар тәшкил итә, югары уңыш белән куандырды – гектардан 22,3 центнер. Хәзер барлык техник куәтләр сабан бодае уңышын җыеп алуга юнәлтелгән.

“Башкортстан ашлык компаниясе” җәмгыяте Әлшәй районында үзенең эшчәнлеген ике ел элек җәелдерде. Ашлык җитештерүгә махсуслашкан иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе карамагында бүген районның 5 авыл биләмәсендәге 15 мең гектардан артык җир исәпләнә. Игелүче төп культура — бодай. Уҗым бодае, мәсәлән, быел 1000 гектар тирәсе тәшкил итте, яңа төр культуралардан көздән 180 гектарда “рыжик” чәчелгән. Хәзерге чорга аларның һәркайсы җыеп алынган. Уҗым бодае гектардан — 33 центнер, рыжик 14 центнер уңыш биргән.

Компаниянең Әлшәй төбәгендәге идарәчесе Илгиз Свечников бу вазыйфада икенче урагын үткәрә. Тәүдә — аграр юнәлештәге техникумда, аннары университетта белем алган яшь җитәкче, чын мәгънәсендә, эш өчен янып-көеп йөри. Моның нәтиҗәсен Линда авылы төбәгендәге басуларда урып-җыюның шактый югары дәрәҗәдә оештырылуыннан да тоемларга мөмкин. Ике йөз гектарлы басуга 14 чит ил комбайны тупланган. Югары җитештерүчәнле агрегатлар игеннәрне турыга ура. Көйле конвейер сәгать кебек эшли. Комбайннар бункерыннан иген тәүдә ашлык ташучы махсус агрегатларга бушатыла, алары исә йөкне басу читендә көтеп торган “КамАЗ” автомашиналарына төяп җибәрә. Ашлык Раевка элеваторына озатыла. Аны һәрберсе 20 тонна сыйдырышлы 13 автомобиль ташый.

— Мондый заманча компаниядә эшләвем белән чын күңелдән горурланам, — ди Илгиз Свечников. — Хезмәткәрләргә таләпләр зурдан, аның каравы, эш шартлары да яхшы, хезмәт хакы да югары. Салган хезмәтебезнең нәтиҗәсе булу аеруча куандыра. Мәсәлән, 11нче санлы бу басуда уңыш 25 центнер тирәсе. Күрше басуларда төшем тагын да югары булмакчы. Тоташ алганда, сабан бодае басулары гектарыннан 28-30 центнер бирер, дип көтәбез.
Бодайның “Башкирская-10” сортлысы мул уңышы, сыйфаты белән аерылып тора. Әйткәндәй, анализлар күрсәтүенчә, җыеп алынган бодай тулысы белән 3нче сорт таләпләренә җавап бирә.

Шунысын да билгелисе килә: техник куәтләрдән бигрәк, хезмәтнең заманча оештырылуы белән кызыктырырлык компаниягә районның иң булдыклы, тырыш игенчеләре тупланган, диярсең. Илтузар Хәбибуллин, мәсәлән, район үзәгенә якын урнашкан Идрис авылыннан. Биредә уракта икенче ел катнаша. Флорит Галиуллинның 33 еллык механизатор тәҗрибәсе бар. Ике комбайнчы да районның урак батырлары бәйгесендә алдынгы урыннарда бара. Һәрберсе 10 мең центнерга якын ашлык суктырып алган. Хезмәт бәйгесендә аларга комбайнчы Илмир Иксанов та тиңләшә.

Хуҗалыкта киләсе ел уңышы турында хәстәрлек күрергә дә онытмыйлар. Игеннәрне җыеп алу белән басуларга туфрак эшкәртү агрегатлары керә. Хәзерге вакытта төп игътибар пар басуларына юнәлтелгән. Дым туплану белән уҗым культуралары чәчү башланачак. Быел көзге бодайны бер мең гектарда чәчү планлаштырылган.
Читайте нас: