+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 август 2016, 02:00

Югары уңыш — аз чыгымнар белән

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов үсемлекчелектә нәтиҗәлелекне арттыру бурычы куйды.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Авыргазы районының “Урожай” авыл хуҗалыгы кооперативында урып-җыю барышына һәм уҗым культураларын чәчүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, беренче яртыеллыкта 60 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата – 105,5 процент. Продукцияне сату күләме дә арта. Агымдагы елның беренче яртысында, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ашлык — 77, яшелчә — 13,1, ит — 13, сөт — 4, йомырка 42 процентка күбрәк сатылган.

Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, быел уңыш мул һәм аны урып-җыю темпы да яхшы. Чакмагыш, Илеш, Нуриман районнары хуҗалыклары лидерлар сафында.

— Бүген мәйданнарның 63 проценты урып-җыелган. Бу күрсәткеч ил буенча — 48, Идел буе федераль округы буенча 59 процент. Мондый югары тизлекне соңгы 10 елда беренче тапкыр күзәтәбез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бүген 2,2 миллион тонна ашлык суктырылган, тагын ким дигәндә 1 миллион тоннага якын булачак, дип көтелә.
Республика буенча уртача гектар куәте 19,6 центнер тәшкил итә. Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, төбәктәге табигать шартлары 25-30 центнер алу мөмкинлеге бирсә дә, бездәге күрсәткеч округныкыннан (23 центнер) азрак. Шуңа күрә планда — якын киләчәктә уңдырышлылыкны арттыру.

— Икенче яклап караганда, уңдырышлылык — үзмаксат түгел, без рентабельлелекне дә күтәрергә тиеш. Зур чыгымнар белән югары уңыш җыеп алырга мөмкин. Үзкыйммәтен киметергә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко урып-җыю эшләре барышы һәм уҗым культураларын чәчүне оештыру турында сөйләде. Бүген 22 район хуҗалыклары югары күрсәткечләргә ирешкән. Алар 1,5 миллион тонна ашлык җыеп алган. 15 район урып-җыю кампаниясе буенча планны 80 процентка үтәгән, шулардан 85 хуҗалык эшләрне тулысынча тәмамлаган. 29 районда чәчү мәйданнарының 50 проценты урып-җыелган, алар эшләрне киләсе атнага тәмамлаячак. Урал аръягы һәм республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында урып-җыю кампаниясе 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 1 сентябрьдә — шикәр чөгендере алу, 10 сентябрьдә кукуруз һәм көнбагыш суктыру эшләре башланачак.

Шул ук вакытта, һава шартлары уҗым чәчү планына үзгәрешләр кертә. Әлеге вакытта яңгырлар явып үткән 40 районда чәчү кампаниясе башланган. Гомум мәйданнарның 35 мең гектары чәчелгән (10 процент).

Башкортстанның Гидроме­теоро­логия һәм тирә-як мохитне мониторинг­лау буенча идарәсенең бүлек начальнигы Татьяна Власова якын чорга һава торышы белән таныштырды. Югары һава температурасы 25 августка кадәр дәвам итәчәк, арытаба явым-төшем булуы ихтимал. Сентябрьдә дә коры һава торышы сакланачак.

Башкортстан дәүләт аграр университеты профессоры Рафаэль Исмә­гыйлев әлеге һава шартларында уҗым чәчү буенча киңәшләр бирде. Аның сүзләренә караганда, чәчү кампаниясен 15-20 сентябрьгә тәмамларга кирәк.

Төбәк җитәкчесе Русия Авыл хуҗалыгы академиясенең Чишмә селекция үзәге директоры Әнвәр Шакирҗановка аграрийларга селекция эше буенча киңәшләр бирергә кушты. Белгеч фикеренчә, хуҗалыкларның күпчелегенә уҗым культураларының районлаштырылган сортларына игътибарны арттырырга кирәк, аларның уртача гектар куәте — 20-25 центнер. Шулай ук, тритикале культурасының киләчәге өметле. Аның уртача гектар куәте — 77, кайбер хуҗалыкларда 100 центнерга җитә.

Киңәшмәдә, шулай ук, уңдырыш­лылыкны арттыру мәсьәләләре һәм базардагы бәяләргә бәйле хәл тикшерелде.
Читайте нас: