+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 август 2016, 02:00

Республика басуларында — комбайннар гөрелтесе

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарында булды.Республика Башлыгы урып-җыю барышы, агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге, социаль һәм инфраструктура объектлары белән танышты.Кушнаренкода Рөстәм Хәмитов республика халкына амбулатор гемодиализ буенча хезмәтләр күрсәтүче “Гемодиализ лабораториясе” җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге җәмгыять 2011 елдан мотлак медицина страховкалавы системасында катнаша, 2012-16 елларда республикада түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантия программасына кертелгән. Бүген шәхси медицина оеш­масының Уфа, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама, Октябрь­ский, Стәрлетамак, Туймазы, Яңавыл, Дуван, Кырмыскалы, Кушнаренко һәм Күгәрчен районнарында үз бүлекчәләре бар.

Бүлекчә мөдире Роберт Якупов белдерүенчә, әлеге вакытта биредәге үзәк Кушнаренко, Чакмагыш һәм Уфа районнарыннан 18 кешене хез­мәтләндерә. Лаборатория өч сменада эшли.

Рөстәм Хәмитов районнар­да мондый үзәкләр ачылу үзен ни дәрәҗәдә аклавы белән кызыксынды. Сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров белдерүенчә, төбәктә гемо­диализ хезмәте үстерелүгә, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын файдалануга бәйле, тиешле медицина ярдәме алучылар саны 150дән 930 кешегә кадәр арткан. Бу төр хезмәтне алу өчен чират бетерелгән.

Кушнаренкода Рөстәм Хә­митов Үзәк район дәва­ханәсе каршындагы балалар һәм өлкәннәр поликлиникасында булды.
1 мең квадрат метрлы балалар поликлиникасы 1910 елда төзелгән. 90нчы елларда биредә капиталь ремонт башлана, әмма акча җитмәү сәбәпле, төзелеш эшләре туктатыла. 2011 елда Кушнарен­кога эш сәфәре барышында төбәк җитәкчесе объектта эшләрне тәмамларга кушкан иде. Бинаны реконструкция­ләүгә республика бюджетыннан 7 миллион сум юнәлтелде. Төбәк Башлыгы хезмәткәрләр, балалар белән аралашты. Алар, үз чиратында, биредә табиблар һәм пациентлар өчен тиешле шартлар тудырылуын билгеләде.

Бүген 1981 елда файдалануга тапшырылган өлкәннәр поликлиникасының ике катлы бинасы ремонтка мохтаҗ. Ул бер сменага 150 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Рөстәм Хәмитов кабинетларны карады, гамәлдәге җиһазларның то­рышы белән кызыксынды һәм Сәламәтлек саклау министр­лыгына бүлекчәне реконструк­цияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Иске Кормаш авылында республика Башлыгы шәхси эшкуар Камил Шәңгәрәевның кондитер цехында булды. Биредә җитештерелүче һәм Башкортстан районнарына, күрше төбәкләргә сатуга озатылучы продукция­нең еллык күләме 1 мең тонна тәшкил итә.

Рөстәм Хәмитов Светлана һәм Камил Шәңгәрәевлар белән продукция төрлелеген киңәйтү, җитештерү күләмен арттыру мөмкинлеген тикшерде, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты белән активрак хезмәттәшлек итәргә, кече бизнеска булышлык итү буенча республика программаларында катнашырга тәкъ­дим итте.

Чакмагыш районында Башкортстан Башлыгы Үрнәк авылының “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларында урып-җыю эшләре белән танышты.

Хуҗалык рәисе Вадим Соколов сүзләренә караганда, агымдагы елда культуралар 24 мең 850 гектар мәйданда чәчелгән, шуның 16 мең 175 гектарын — бөртекле, 5 мең 954 гектарын — мал азыгы культуралары, 900 гектарын шикәр чөгендере били. Әлеге вакытта урып-җыю кампаниясе тәмамланган диярлек. Быел уңдырышлылык, корылык булу сәбәпле, узган ел күрсәткеч­ләреннән калыша — уртача гектар куәте 35 центнер. Ашлык дымлылыгы — 10-11 процент.

Республика Башлыгы комбайнчылар белән аралашты. Алар, үз чиратында, сукты­рылган һәр мең центнер ашлык өчен комбайнга йолдыз ябыштыру традициясе турында сөйләде. Мәсәлән, Рәүф Гомәров эш башланыр ал­дыннан 20 мең центнер ашлык суктыру максаты куйган булган. Бүген аның комбайнында 20нче йолдыз барлыкка киләчәк. Рөстәм Хәмитов алдынгы игенче белән комбайн кабинасында аралашты һәм эш шартларын бәяләде. Ул, шулай ук, аңа республика буенча игълан ителгән комбайнчылар конкурсында уңышка ирешүен теләде.

Чакмагышта Рөстәм Хәми­тов 2013 елның октябрендә төзелә башлаган ябык шуга­лак төзелеше барышы белән танышты.

3 мең квадрат метрлы комплекста Русия Хоккей феде­рациясе таләпләренә җавап бирүче хоккей тартмасы, чишенеп-киенү урыны һәм башка тиешле биналар урнашачак. Боз аренасы, укыту-күнекмәләр дәресләрен исәпкә алып, бер сменага 20 кешене кабул итә алачак.

Төзелеш Социаль максатлы программалар фонды исәбенә финанслана. Объектның бәясе — 150 миллион сум.
— Ясалма бозлы шугалак өчен бу сумма аклана, — диде Рөстәм Хәмитов.

Биредә эшләр агымдагы елның көзенә тәмамланачак дип планлаштырыла.

Арытаба республика Башлыгы продукциясен “Край курая” бренды астында җитеш­терүче Чакмагыш сөт заводында булды.

2011 елдан башлап биредә җитештерүне модернизацияләү буенча колачлы инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Аның гомум күләме 620 миллион сум тәшкил итә. Объектның беренче чираты 2012 елда эшкә кушылды. 2013-14 елларда гомум мәйданы 1 мең 690 квадрат метрлы җитештерү һәм склад биналары төзелде. Узган елда стерильләштерелгән сөт җитештерү буенча ике линия файдалануга тапшырылган.

Рөстәм Хәмитов чимал кабул итү лабораториясен, цехларны карады, продукция төрлелеге һәм аларны сату географиясе белән кызыксынды. Завод вәкиле сүзләренә караганда, әле “Край курая” маркасы продуктлары республика кибетләрендә, Русиянең башка төбәк һәм шәһәрлә­рендә, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, тәкъдим ителә.

Республика җитәкчесе чимал базасын киңәйтү һәм проект куәтенә (тәүлегенә 500 тонна эшкәртелгән сөт) чыгарга кирәклеген билгеләде.
Читайте нас: