Бәрәңгене утырту, рәт араларын эшкәртү, сугару, алу, төяү тулысынча техника көче белән башкарыла. Уңышны җыю өчен өр-яңа комбайн алганнар. Әлеге көннәрдә тәүге центнерлар складларга кайтарылган. Махсус җиһаз бәрәңгене үлчәме буенча сортларга аерырга сәләтле. Ләкин киселгән, авыру бәрәңгеләрне чүпләү, тутырылган капчыкларны күчерү өчен кул көчен кулланмыйча булмый. Бу эш участогында – унөч, кайбер көннәрдә унбиш кеше эшли икән. Без килгәндә Миңнегөл Галимова, Ирина Огава, Флүзә Сөлекбаева, Земфира Вахитова, Айнур Вахитов, Филарет Галимов, Мансур Сөлекбаев, Вилә Әсмәндиярова һәм башка уңганнар кызу эш белән мәшгуль иде. Сатуга чыгарылачак бәрәңге капчыкларга тутырып куелган.
Баш икътисадчы Альбина Баһаветдинова әйтүенчә, хуҗалыкта бөртеклеләрнең 80 проценты җыеп алынган, уртача уңыш һәр гектардан 31,4 центнер тәшкил итә. Әле силоска кукуруз уру бара, аның уңдырышлылыгы – гектарыннан 194 центнер. Бәрәңгене сәүдә челтәренә чыгару өчен килешүләр төзелгән. Дөрес, бу эш гади генә түгел, чөнки алдан ук сертификатлар булдырырга, яшелчәгә анализ үткәрергә кирәк.
Гомумән, хуҗалык киләчәктә яшелчәчелеккә игътибарны арттырырга уйлый. Бу максатта элекке складларның берсен яшелчә саклагыч итеп җиһазландырмакчылар. Аның өчен җилләткеч кайтарылган да инде. Яшелчә саклагыч булганда, бәрәңгене сатуга ел дәвамында тәкъдим итеп булачак.