+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 август 2016, 02:00

Инде чират чөгендергә җитте!

“Нерал-Бүздәк” предприятиесе игеннәрне урып-җыюда быел да үрнәк күрсәтә.Район хуҗалыклары иртә бөртеклеләр урагын тәмамлау алдында тора. Беренчеләрдән булып бу эшне “Нерал-Бүздәк” авыл хуҗалыгы предприятиесе төгәлләде.— Бөртекле культуралар уңышын җыюны август уртасында күптән тәмамлаган юк иде, — ди хуҗалыкның баш агрономы Динат Йосыпов. — Үткән елда, мәсәлән, уракны сентябрь башларында гына җиңеп бетердек. Ә быел урып-җыюны коры көннәрдә башкарып чыктык, моңа өстәп, техника да ишәйде. Атап әйткәндә, урып-сук­тыруда 11 комбайн, игеннәрне чабуда үзйөрешле 2 агрегат катнашты. Хезмәт уңышында барлык механизатор­ларның да өлеше зур булды.

Башкортстан аграрийлары 2 миллион 989 мең тонна ашлык суктырып алды. Урып-җыю эшләре бигрәк тә Стәрлетамак, Чакмагыш, Илеш, Мәләвез, Авыргазы, Дәүләкән һәм Чишмә районнарында оешкан төстә бара.
Республикада гектар куәте уртача 19,1 центнер тәшкил итә.


Хуҗалыкта бөртеклеләр 5300 гектарда үстерелгән, уртача уңыш һәр гектардан 30 центнер тәшкил итә. Элекке еллардагы кебек үк, быел да уҗым культуралары куандырган. 640 гектарда үстерелгән бодай, мәсәлән, 36шар центнер биргән. Сабанашлык бодаеның уңышы берникадәр кайтыш — гектардан 27 центнер тирәсе. Аның каравы, арпа, башка еллардагы кебек, быел да ару гына тарта — гектардан 33 цент­нер.

— Бу хуҗалыкта игенчелек культурасының югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсе, — ди баш агроном. — Бездә технологияләр төгәл үтәлә, басулар тиешле күләмдә ашлама ала. Мәсәлән, уҗым культураларының һәр гектарына 150 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелде. Язгы кыр эшләре кыска вакытта үткәрелә, югары уңышка шунсыз исәп тотып булмый. Техника җиткелекле һәм югары җи­тештерүчәнле, урак барышында монысы да мөһим.

“Нерал-Бүздәк” предприятиесендә урып-җыю эшләре башланыр алдыннан истәлекле вакыйга булган иде. Биредә сәгатенә 100 тонна чимал эшкәртү куәтенә ия булган заманча ашлык киптерү комплексы сафка басты. Бөртеклеләрнең быелгы уңышы, тулысынча эшкәртү үтеп, саклагычларга урнаштырылган.

Хуҗалык комбайнчыларының хезмәт бәйгесендә җиңүче булып Владимир Мамышев танылган. “Джон-Дир” комбайнында ул барлыгы 20700 центнер ашлык суктырып алган. Әйткәндәй, комбайнчыларның район беренчелегендә дә хәзерге чорда Владимирга тиңнәр юк. Хуҗалыкның быелгы урак батырлары арасында янә дә Альберт Әсәдуллин, Анатолий Казаков, Фәиз Килмөхәммәтов, Сергей Алтынцев исемнәрен атадылар.

Иртә бөртеклеләр урагы тәмамланса да, хуҗалыкта урып-җыю мәшәкатьләре бетмәгән. 115 гектарда кукурузны чәкәнгә җыеп аласылары бар. Әйткәндәй, хуҗалыкта бу өлкәдә 4 еллык тәҗрибә тупланган. Сызма культуралардан 440 гектарда көнбагыш, 840 гектарда шикәр чөгендере үстерелгән. Көнбагыш уңышын җыюга комбайннар бүгеннән әзер, чөгендер агрегатлары исә соңгы әзерлек үтә.

Хуҗалыктагы көзге мәшәкатьләрдән иң мөһиме итеп уңышы җыелып алынган басуларны туңга сөрүне билгеләргә кирәк. Бу эш барышында заманча технологияләр кулланыла, һәр басу агрокарта таләпләре буенча эшкәртелә. Шулай ук уҗым культуралары биләячәк, киләсе елда чөгендер чәчеләсе басуларга ашлама кертелә.
Читайте нас: