+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь 2016, 02:00

Бергә тотынгач,эш ырамлы бара

Аталы-уллы Хәмитовлар уртак тырышлык белән алдыра.2000 елның 15 сентябрендә Шаран районының Темняковка совхозында эшли башлавын бүгенгедәй яхшы хәтерли Рәсим Хәмитов. Аннары җирне арендага алып, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә башлый. Дүрт елдан соң, шәхси эшкуарлыкны рәсмиләштереп, җир мәйданнарын тагын 200 гектарга киңәйтә. Бүген хуҗалык җирләре 3000гә якын гектар тәшкил итә.

– Соңгы елларда урып-җыю сентябрь ахырына кадәр сузыла иде. Быел августта ук тәмамланды. 600 гектарда пар җирләре уҗым культуралары чәчәргә әзер, – ди хуҗалык башлыгы.

Исәпләре – 250шәр гек­тарда арыш һәм бодай, 150 гектарда тритикале чәчү.

Хуҗалыкта 400 баш эре мал, 250гә якын савым сыеры, 200 сарык өчен кышкылыкка азык җитәрлек хәзерләнгән. Тәү тапкыр быел 60 гектарда кукуруз чәчкәннәр, ел коры килүгә карамастан, ул яхшы уңган. Чакмагыш МТСыннан килешү буенча ярдәмгә килгән, “Полесье” азык җыю комбай­нын хезмәтләндерүче Дамир Кирәев белән “Беларус” механизаторы Андрей Ибяев бу эшне өч көн эчендә тәмамларга ниятлиләр.

– Җәй буе бер тамчы яңгыр яумавы уңышта, әлбәттә, чагылыш тапты. Көтелгән 20-25 центнер урынына гектарыннан 18 центнер бодай алуга ирештек,–­ ди Рәсим Хәмитов. Алдынгы комбайнчылар Геннадий Усманов, Олег Асылбаев, Флүр Миң­негулов быелгы урып-җыю кампаниясендә дә ашлыкның һәр бөртеген түкми-чәчми җыеп алуга ирешкән. Амбарда ул чистартылып, киптерелеп, келәт­ләргә тутырыла. Чистарту дигәннән, быел 1,5 миллион сумлык махсус корылма сатып алгач, бу эш күпкә җиңеләйгән. Хуҗалыкта, шулай ук, комбайн, 24 метр киңлектәге тырма, пилорама яңартылган, “Ама­зоне” чәчү комплексы сатып алынган.

– Пилорама булгач, төзек­ләндерү эшләрен башкарыр өчен агачны үзебез эшкәртәбез, – ди хуҗалык башлыгының урынбасары, улы Илнур Хәмитов.

Илнур да әтисе кебек югары белемле агроном, язмышын авыл белән бәйләгән. Эш башлап җибәрүче фермер буларак, 2012 елда 1,5 миллион сумлык грант алган. Шушы акчага 19 баш симменталь токымлы сыер малы һәм тирес чыгару корылмасы кайтарт-каннар. Хуҗалыкта 40 баш умарта да бар. Үзләре сыйланып кына калмыйча, балны сатып алучылары да бар икән.

“Гаилә подряды”ның уңай якларын да билгеләде Рәсим Габдрәхим улы:
– Бөтен нәрсә дә уртак: маллар да бер көтүдә йөри, басуларда да бергә эшлибез, – ди. Илнур исә: “Тәҗрибәле агроном, аграр тармак өчен җаны-тәне белән янучы, 2011 елда “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булган әтидән миңа өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле”, – ди.
Читайте нас: