+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь 2016, 02:00

Иген игүдән дә хәтәр “татлы тамыр” урагы!

Быел аны туфракның катуы да сизелерлек катлауландырырга мөмкин.Шулай итеп, республикада бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясе тәмамланды дияргә була. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел республика басуларыннан 3,3 миллион тонна чамасы ашлык җыеп алынган.

2016 ел уңышына аеруча зур өлешне Әлшәй, Авыргазы, Баймак, Благовар, Дәүләкән, Илеш, Мәләвез, Стәрлетамак, Хәйбулла, Чакмагыш һәм Чишмә районнары хуҗалык­лары керткән. Әлеге районнар арграрийлары һәркайсы 100 мең тоннадан да күбрәк ашлык үстереп алуга ирешкән. Республика буенча уртача уңыш күрсәткече гектарыннан 18,8 центнер булса, Чакмагыш районында исә ул урак ахырында да 30,4 центнердан төшмәде. Шул рәвешле уртача уңыш күрсәткече буенча чакмагышлылар беренчелекне биләсә, тулаем иң күп ашлыкны Стәрлетамак аграрийлары җыеп алды. Алар респуб­ликаның ашлык фондына 152,1 мең тонна бөртеклеләр салды.

Бөртеклеләр урагы шул рәвешле ахырына якынлашса, икенче мөһим кампания — “татлы тамыр” урагы әле башланып кына тора. Узган атна ахырына булган мәгълүматлар буенча, әлегә Благовар, Бүздәк һәм Чишмә районнарында шикәр чөгендере казуга төшкәннәр. Бер мең гектар чамасы мәй­данда “татлы тамыр” казып алынган. Бу планга карата 2-3 процент тәшкил итә. Әлегә чөгендер алуда һәм “татлы тамыр”ны басудан чыгаруда бүздәклеләр әйдәп бара. Алар эшне 10 процент мәйданда тәмамлаган. Иң югары уңыш исә Чишмә районында, анда һәр гектардан якынча 320 центнер уңыш алалар.
Шул ук вакытта Мәләвез районының Салават исемен­дәге колхозы базасында үткән һәм шикәр чөгендерен үстерү, казып алу һәм туплау мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмә­сендә авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко бел­дерүенчә, “татлы тамыр” урагы быел да гадәти генә булмаячак һәм аграрийлардан зур ныкышмалылык таләп итәчәк.

Семинар-киңәшмәдә билге­ләнүенчә, быел шикәр чөген­дере республикада 51 мең 400 гектар мәйданда үстерелгән. Бу узган елдагы мәйданнардан 3 процентка күбрәк. Шул ук вакытта яз һәм җәй башында һава шартлары чөгендер үсеше өчен уңай булса да, июль-августтагы корылык “татлы тамыр” уңышына ярыйсы ук зыян салган. Шуңа да шикәр чө­гендере уңышы былтыргыдан түбәнрәк булыр һәм гектарыннан 185-200 центнер белән чикләнер, дип көтелә, диде Николай Кова­ленко. Аның каравы, чөген­дернең шикәрлелеге 18 процентка җитәр дигән өмет баглана. Былтыр исә ул 12 процент чамасы булган.

Үстерелгән уңышны югал­туларсыз җыеп алу өчен чө­гендер казу комбайннары ту­лысынча әзерме һәм җитәр­лекме? Узган еллардагы кебек кыш иртәләгән очракта, “татлы тамыр” кар астында калмасмы? Семинар-киңәшмәдә яңгыратылган саннардан аңлашылуынча, бу җәһәттән берникадәр алга китеш булса да, мәсьәлә әлегә тулысынча хәл ителмәгән.

129 шикәр чөгендере алу комбайнының 84 проценты басуга чыгарга әзер булса, быел барлыгы 9 үзйөрешле яңа комбайн сатып алынган. Ягъни быелгы “татлы тамыр” урагында бер комбайнга уртача 390 гектар мәйдан туры киләчәк. Янә дә шул: авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофанов белдерүенчә, ике ай дәвамында яңгырлар яумау сәбәпле, җир өслегенең катуы комбайннарга өстәмә мәшәкать тудырырга да мөмкин. Бу исә комбайннарның эш өстендә ешрак сафтан чыгуы белән яный. Шуңа да министр урынбасары комбайннарны сыйфатлы итеп әзерләүгә гаять җитди килергә һәм авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалыклар җитәкчеләрен иң кыска вакытта ремонт эшләрен тәмамларга чакырды. Үсте­релгән “татлы тамыр”ны кар астында кал­дырмас өчен шикәр чөгендере алуны 20 октябрьгә кадәр тәмамлау бурычы куелды.

Үз чиратында, республиканың шикәр заводлары җитәкчеләре ышандыруынча, алар яңа уңышны кабул итүгә тулысынча әзер. Аерым алганда, шикәр заводларында җәмгысы 280 миллион сумлык модерниза­цияләү һәм ремонт эшләре башка­рыл­ган. Әйткәндәй, Чишмә шикәр заводы чөгендер чималын кабул итә башлаган да инде. Семинар-киңәш­мәдә, Раевка һәм Мәләвез шикәр заводлары да шушы көннәрдә эшкә кушылачак, дип билгеләнде.

Шулай ук бу өлкәдәге барлык тармакларның да эшчәнлеген көйләү максатында Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты аша урып-җыю эш­ләре идарәсе үзәге төзеләчәк, Русия авыл хуҗалыгы үзәге, Референт үзәге, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, районнар һәм заводлар вәкилләре катнашлыгында шикәр чөгендерен алу барышын мониторинглау һәм уңыш сыйфатын бәяләү буенча махсус комиссия булдырылачак.

Кыскасы, семинар-киңәшмәдә бәян ителгәннәрдән аңлашылуынча, республикада быелгы “татлы тамыр” урагы бернинди өзеклекләрсез үтәргә тиеш. Гамәлдә ничек булыр? Техник куәтләргә кытлык туып, шикәр чөген­дере быел да кар астында калмасмы? Шикәр заводларына илткән юлда элекке еллардагы кебек километрлы чиратлар тезелмәсме? Шу­шы газаплардан тәмам гаҗиз булган хуҗалыклар чөгендер чәчүдән тәмам ваз кичү чигенә барып җитмәсме? Һәрхәлдә, узган еллардагы хаталарга, җитеш­сезлекләргә юл куелмас, алар кабатланмас, дип ышанасы килә. Өстәлләрдәге ак шикәр комы кара тир түгеп табылган очракта да, крестьян өчен ул михнәт чигүгә барып җитмәсен иде!
Читайте нас: