Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел илдә кукуруз һәм көнбагыш мәйданнарын байтакка арттыру бурычын куя. Әлбәттә, илнең бигрәк тә көньяк төбәкләре өчен әлеге культуралар электән традицион булып килде. Хәзер андый мәйданнарны, табигый климатик зоналарга карап, тоташ Русия буенча арттыру максаты куелуына, ихтимал, министрның элек Краснодар якларында эшләп килүе дә этәргеч биргәндер. Дөрестән дә, соңгы елларда заманында “баш кукурузчы” кушаматын алган ил башлыгы Никита Хрущевны ешрак искә ала башлаулары күренә. Аны лаеклы ялга озаткач, “басу королевасы”ның (кайчандыр аның шундый атамасы да бар иде) әһәмияте кимеде. Бары узган гасырның сиксәненче елларыннан аны кабат искә төшерделәр һәм күпләп чәчә башладылар. Әгәр рәсми мәгълүматларга күз ташласак, 1990 елларда силоска үстерелгән кукуруз массасы тулай алганда 10 миллион тоннага җитә иде. Илдә күмәк хуҗалыкларда мал саны да әлегедән ике тапкыр артыграк иде.
Көнбагыш игү катлаулырак. Дөресрәге, соңгы унъеллыкларда алынган табышына караганда, аның җиргә китергән зыяны күбрәк була башлады. Көнбагыштан соң туфрак минералларга ярлылана. Хуҗалыкларның күбесенең аны тулыландыру өчен мөмкинлекләре юк.
Русиядә, Башкортстанда кукуруз һәм көнбагыш үстерү перспективалары нәрсәдән гыйбарәт? Әлеге тармакны җанландыру өчен алшартлар җитәме? Илебезнең селекция үзәкләре яңа гибрид сортлар тәкъдим итәргә сәләтлеме? Күптән түгел Стәрлетамак районында кукуруз һәм көнбагыш үстерү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән төбәкара “Басу көне” киңәшмәсендә әлеге сорауларга тулы җавап табылмады шикелле.Әлеге культураны үстерү, эшкәртү технологияләре аграрийлар өчен яңалык түгел.
Шулай да зур чарада Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механизация, үсемлекләрне саклау һәм химик эшкәртү департаменты директоры Петр Чекмаревның, Кукуруз һәм көнбагыш орлыклары җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Игорь Лобачның, шулай ук, илнең унике төбәгеннән тармак министрлары урынбасарлары катнашуы проблеманың ни дәрәҗәдә мөһим булуын да күрсәтә иде.
Көнбатыш игълан иткән санкцияләрдән соң, Русия төрле юнәлештәге эчке резервлары ярдәмендә үзенең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә өстенлек бирә башлады. Моңа ирешү өчен, билгеле, беренче чиратта игенчелектә, үсемлекчелектә һәм терлекчелек тармагында җитештерүчәнлекне бермә-бер күтәрү таләп ителә. Шуңа күрә ил күләмендә кукуруз мәйданнарын арттыру бурычы куелу да очраклы түгел.
— 2030 елга Русиядә һәр кешегә елына берәр тонна исәбеннән, ягъни 130 миллион тонна ашлык җитештерү бурычы куела, — диде федераль министрлыктан килгән кунак Петр Чекмарев. — Амбициоз максат, әмма без моңа кукуруздан башка ирешә алмаячакбыз. Гомумән, аңа альтернатива юк. Шушы чорга безгә кукурузны бөртеккә үстерү күләмен 25 миллион тоннага җиткерергә кирәк.
Чараның Калинин исемендәге җәмгыять базасында үткәрелүенең дә сәбәбе бар. Аграр предприятиенең тәҗрибә басуларында кукуруз һәм көнбагышның 120дән артык гибриды үстерелгән. Төбәкара “Басу көне”ндә катнашучылар чит ил һәм Русия селекционерлары тәкъдим иткән технология белән танышты. Шунысы да игътибарга лаек: үзебезнең ил селекциясе орлыклары кукурузны бөртеккә үстерүдә яхшы нәтиҗә бирсә, силоска үстергәннәре арасында импорт гибридлары өстенлек ала.
Шул ук вакытта.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы чыганакларына караганда, бөртеккә үстерелгән кукуруз орлыгының 50 мең тоннасы быел Русиядә җитештерелгән, 30 мең тоннасы чит илләрдән кертелгән булса, ун мең тоннадан артыгының кайдан алынганы билгесез. Әйткәндәй, импортланган орлык бәясе, гадәттә, үзебездә җитештерелгәннән ике тапкыр кыйммәтрәк.
Кукуруз мәйданнарын арттыруның зарурлыгы нәрсәдә? Әйтергә кирәк, хәзер ул силос өчен генә үстерелми. Бөртеккә игелгәне азык сәнәгатендә һәм терлекчелектә башка максатларда файдаланыла. Бөртеккә үстерү мәшәкатьлерәк, әмма төшеме күбрәк. Башкортстанда, мәсәлән, быел җәй коры килүгә карамастан, әлеге культураның гектар куәте 50 центнердан артып китте, ә бөртекле һәм кузаклыларның төшеме 20 центнер дәрәҗәсендә калды.
— Республикада кукуруз үстерүнең файдасы зур булуын аңлаучы хуҗалыклар саны елдан-ел арта, — диде киңәшмәдә тармак министры Николай Коваленко. — Узган елдан башлап, без аны бөртеккә күбрәк үстерә башладык. Ул аеруча терлекчелек, кошчылык һәм дуңгызчылык өчен файдалы. Быел силоска салу өчен үстерелгән кукуруз мәйданнары 74 мең гектар булса, бөртеккә тәгаенләнгәне 23 мең гектар тәшкил итте.
Николай Коваленко республикада бөртеккә үстерелгән кукуруз мәйданнарының аз булуын “кызганыч хәл” дип бәяләде. Әгәр аңа ихтыяҗ зур булмаса, бәлки, ведомство башлыгы борчылуын да белдермәс иде. Әмма бүген Башкортстанда терлекчелекне үстерү юнәлешендәге инвестицион программа кысаларында сафка баскан һәм төзелүче җитештерү комплекслары ихтыяҗның никадәр зур булуын күрсәтеп тора. Белгечләр исәпләвенчә, мәсәлән, сыер маллары өчен 268 мең тонна кукуруз, дуңгызчылыкка — 73 мең тонна, кошчылыкка 60 мең тонна кирәк, ягъни барлыгы 400 мең тоннадан күбрәк чимал таләп ителә. Әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен гектарыннан дүртәр тонна уңыш алган хәлдә дә кукуруз мәйданнарын 100 мең гектардан киметмәскә кирәк. Шушы максаттан чыгып, якын елларда республикада кукурузның силоска тәгаенләнгәнен — 150 мең, бөртек алуга булганын 50 мең гектарга җиткерү бурычы куелды.
Русиядә көнбагыш плантацияләре мәйданын арттыру, федераль министрлык департаменты җитәкчесе сүзләренә караганда, актуаль проблема булып тора. Петр Чекмарев, төбәкара “Басу көне”ндәге чыгышында әлеге мәсьәләнең министрның шәхси контролендә булуын да ассызыклады.
Департамент җитәкчесе сүзләренә караганда, илдәге куәтләр елына 20 миллион тонна көнбагыш эшкәртүгә сәләтле. Әлегә бу күрсәткечтән бик ерак торабыз, гектар куәте дә түбән.
Башкортстанда аның мәйданы 210 мең гектар тәшкил итә. Министр, бу — безнең өчен оптималь күләм, дигән фикердә. Кызганычка каршы, уңышы түбән, гектар куәте 12-15 центнердан артмый. Русиядә күрсәткеч 21 центнердан күбрәк. Республикада бу культураның тулай җыемы 220-270 мең тонна тәшкил итә. Чишмә һәм “Маячный” заводлары 600 мең тонна чимал эшкәртә ала. Әйтергә кирәк, әлеге юнәлештә мәйданнарны зурайтырга түгел, ә көнбагышның гектар куәтен күтәрергә кирәк.
Рәсми мәгълүмат:
1990 елларга кадәр илебездә көнбагышның бары тик үзебезнең селекция орлыклары чәчелә иде. Ышанычлы чыганакларга караганда, соңгы елларда чәчү материалының 70 проценты чамасы импорт аша алынган. Русиядә көнбагыш орлыгы базарында бигрәк тә Франция һәм Швейцария бизнесменнары өлеше үсә.Төбәкара “Басу көне”, шул рәвешле, җитди бурычлар куйды. Илдә кукуруз һәм көнбагыш мәйданнарын арттырырга кирәк. Ихтыяҗ да зур. Ихтимал, Мәскәүдән кадәр килеп, авыл белгечләрен әлеге культураларны ничек итеп үстерү технологиясен өйрәтүләре дә нәтиҗә бирми калмас. Һәрвакыттагыча, авыл өстән кушканнарны үтәргә әзер. Шул ук вакытта, проблеманың икенче ягы да аныграк аңлатма табуны сорый. Әгәр телгә алынган культураларны күбрәк үстерү, аларның гектар куәтен арттыру турында сүз алып барыла икән, ни сәбәпле Русиядә селекция үзәкләренең эшчәнлеген, нәтиҗәлелеген күтәрү проблемалары читтә кала? Краснодар ягыннан тәкъдим ителгән чәчү чималы да начар түгелдер. Ни өчен үзебездә, я булмаса көчлеләр исәбендә булган Татарстан селекция үзәкләренең “тавышлары” ишетелми?
Шундый саннарга игътибар итик. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә кукуруз орлыгын тәкъдим итүченең 373е — үзебезнең селекция үзәге, 860ы чит ил гибрид үзәкләренә карый. Бәлки, башта илдә селекция үзәкләре эшчәнлегенә бәя бирелергә тиештер?
Сүз — “Кызыл таң” экспертына— “Басу көне” — бик җитди чара. Аның республикада терлекчелек тармагын үстерүгә зур этәргеч бирәчәгенә шик юк. Кукуруз плантацияләре мәйданын арттыру өчен алшартлар бар. Бигрәк тә аны бөртеккә үстерүгә игътибарны арттыру мөһим. Совет власте чорында кукуруз чәчү планы бирелә иде. Әлбәттә, бу тармакка бәйле берничә проблеманы беренче чиратта хәл итәргә кирәк. Махсус техника җитешми. Сыйфатлы һәм районлаштырылган сортларга ихтыяҗ бар. Әлбәттә, квалификацияле кадрлар әзерләү дә көн кадагында булырга тиеш. Минемчә, Башкортстанда аларны озакка сузмыйча хәл итәрлек мөмкинлек бар. Аннары, республикада селекция үзәкләренә, орлыкчылыкка махсуслашкан хуҗалыклар оештыруга да игътибарны арттыру бик мөһим.
Көнбагыш белән артык мавыгырга ярамый. Былтыр ул 206 мең гектар тәшкил итте, ә 2011 елда 247 мең гектарга җиткән иде. Аны үстерү зур чыгым таләп итә, уңдырышлылыкны киметә. Ашлама өчен, билгеле, финанс җитешми. Эшкәртүчеләр аграрийларга да керемне күбрәк калдыру турында уйланырга бурычлы.
Еш кына кайбер җитәкчеләр, рентабельлелек белән отабыз, дип, меңнәрчә гектарны ярлыландыра. Шуңа күрә чәчү әйләнешенә игътибарлы булу кирәк. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Башкортстанда урында җитештерелгән азык-төлеккә өстенлек булырга тиеш, дип белдергән иде. Ә алар үзебездәге уңдырышлы җирдә үстерелгән сыйфатлы, районлаштырылган орлыктан башлана.
Рәсүл Госманов,
БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе,
икътисад фәннәре докторы.
Али СӘйфуллин.