Ике ел элек хуҗалык орлыкчылыкка махсуслашкан иде. Биредә, алдынгы технологияләргә таянып, бөртеклеләрнең элита сортларын җитештерүгә юнәлеш алынды. Нәтиҗәлелеккә сынауны алар хуҗалык басуларында үтә. Өметләр акланды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. “Экада” сортлы бодайдан, мәсәлән, быел да мул уңыш алынган. Ихтыяҗ зур булган әлеге сорт орлыгы хуҗалыкта 100 тонна тупланган.
Хәзер хуҗалык механизаторлары алдында торган төп бурыч — кукуруз һәм шикәр чөгендере уңышын җыеп алу. Татлы тамыр 200 гектарда үстерелгән. Аны казып алуга, электән килгән гадәт буенча, октябрьдә керешмәкчеләр. Шушы максатта техника әзерләүгә зур игътибар бирелә, авыл хуҗалыгы машиналарының һәркайсы җентекле ремонт үтә.
Ә кукуруз уңышын җыеп алу күптән башланган инде, “яшел урак”та катнашучы механизаторларның төп максаты итеп кышлатуга җиткелекле күләмдә силос хәзерләү.
Хуҗалыкта бер мең баштан артык сыер малы асрала, шуның 300е — савым сыеры. Әйткәндәй, сөт терлекчелегендә “Заря”ның хезмәт уңышлары район дәрәҗәсендә күптән билгеле. Үткән елгы кышлату йомгакларыннан күренүенчә, биредә һәр сыердан 4150 килограмм сөт савып алынган. Ирешелгән күрсәткечне “Заря” терлекчеләре быел да кабатлар, дигән ныклы ышаныч бар. Баш зоотехник Мирас Сафин әйтүенчә, җәйләү чоры сөт җитештерүдә шактый уңышлы булган. Тоташ алганда исә, 9 айда һәр сыердан 3 мең килограмм тирәсе сөт савып алынган. Хәзерге чорда да малларның продуктлылыгы югары булып кала. Тәүлеклек савым, мәсәлән, 14 килограмм тәшкил итә, бу һәр көнне 4 тонна тирәсе сөт сату мөмкинлеге бирә.
Силоска тәгаенләнгән кукуруз быел 350 гектарда үстерелгән. Уңышны җыеп алу максатында, башка еллардагы кебек, быел да механикалаштырылган отряд оештырылган. Аңа 6 берәмлек техника керә. Кукуруз чабуны “Дон-680” комбайнында Нәфис Сибәгатуллин алып бара. Яшел массаны ташуга тракторлар һәм “КамАЗ” машиналары — җәмгысы биш берәмлек техника җәлеп ителгән. Бай тәҗрибәле механизатор Радик Хаҗимөхәммәтов аеруча өлгерлек күрсәтә. Басудан силос базына һәр көнне ким дигәндә 18-20 рейс ясый уңган тракторчы. Яшел масса ташуда шоферлар Халит Латыйпов һәм Равил Батталов та тырышып эшли.
Механикалаштырылган отрядның хезмәт җитештерүчәнлеге югары. Бер атна дигәндә, мәсәлән, 100 гектарда уңыш җыелып, 2 мең тонна силос салынган. Бу төр сусыл мал азыгы хәзерләүдә төп максат — 6 мең тонна. Әлеге чорда һәр гектардан 180 центнер яшел масса алынуын исәпкә алганда, моңа ирешәчәкләр.
Баш зоотехник әйтүенчә, кышлату чорына һәр малга 32 центнер азык туплау бурычы тора. Бу җәһәттән 700 тонна печән хәзерләнгән һәм саклагычларга куелган.
Гомумән, “Заря” кышлатуга яхшы әзерлектә килә, дип ышанычлы расларга мөмкин. Быел, мәсәлән, терлекчелек биналарын яңарту буенча зур эш башкарылган. Әбдрәшит сөтчелек фермасын танырлык түгел: ихатаны яңа койма белән уратып алганнар, абзар түбәләре заманча материал белән ябылган. Бер терлекчелек бинасы яңабаштан ремонтланган. 80 баш малга исәпләнгән абзарда сыерлар бозаулату цехы урнашачак. Гомумән, күп эшләр механикалаштырылган, сөтүткәргеч корылган. Уңайлы эш шартлары тудырылган ферма заманча төс алган. Шуңа да биредә малларның көр кышлаячагына, сөт җитештерүнең кимемәвенә шикләнмәскә мөмкин.