Районда аграр җитештерүдә сөт терлекчелеге элек-электән мөһим урын тотты. Кышлату чорына аяк басканда да биредә әлеге төр чимал җитештерүне киметмәүгә зур игътибар бирелә. Киров, Ленин исемендәге, “Россия”, “Победа” хуҗалыкларында, мәсәлән, җәйләү чоры тәмамлануга яшел плантация азыгын куллана башладылар. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сентябрьнең тәүге яртысында һәр сыердан уртача көндәлек савым 13,9 килограмм тәшкил иткән. Күрсәткеч былтыргы шушы чордагыдан 300 граммга артыграк.
Әйткәндәй, дүртөйлелеләр байтак еллар дәвамында республикада сөт җитештерү буенча лидерлар исемлегендә килә. Шул ук вакытта, рәсми чыганаклар буенча, аерым позицияләрдә берникадәр урында таптану да сизелә. Район хуҗалыкларында сөт җитештерүне арттыру буенча нинди чаралар тормышка ашырыла? Аграрийлар җитештергән продукциягә сәүдә базарында ихтыяҗ ни дәрәҗәдә? Идарәнең баш зоотехнигы Фәнис Хәкимов белән шул сорауларга җавап эзләдек.
— Фәнис Рифкатович, әңгәмәне җәйләү чоры йомгакларыннан һәм хуҗалыкларның кышлатуны нинди әзерлек белән каршы алуыннан башлыйк әле.
— Җәйләү чорын югалтуларсыз үткәрдек дип ышанычлы әйтә алам. Бу очракта, әлбәттә, сүз маллар саны турында гына бармый. Барлык 36 сөтчелек һәм 12 терлек симертү фермаларына да әзерлек паспортлары тапшырылды. Гадәттә, көзге чорда сөт кими, диләр. Без районда әлеге хәлгә юл куймас өчен өстәмә чаралар кулланып әзерләнәбез. Абзар-кураларны әзерләү белән беррәттән, алдан яшел конвейер хәстәрләүне дә истән чыгармаска кирәк. Бездә барлык хуҗалыклар да шулай эшли.
Җәйләү чорына ниндидер йомгак ясап, шуны әйтергә була: барлык 95 җәйге лагерьдан да, шул исәптән 33е савым сыерлары асралганнан маллар исән-имин кайтты. Сөт җитештерү күрсәткечләре кимемәде. Районда ел дәвамында җитештерелгән 36,4 мең тонна сөтнең 40 проценты чамасы нәкъ шушы чорга туры килә. Сатылган чималның 70 проценты югары сорт белән озатылды.
Кышлату чорына җитәрлек күләмдә һәм сыйфатлы мал азыгы туплап күчтек. Әзерлек паспорты тапшырылмаган ферма юк икән, димәк, биналарның торышы да, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше дә яхшы дигән сүз.
— Дүртөйлелеләр республикада иң күп токымчылык заводларына ия булып та, сөт җитештерүдә ни сәбәпле беренче яисә икенче урында түгел?
— Икътисади күзлектән чыгып бәя биргәндә, кемнең беренче яки өченче урында булуына басым ясарга кирәкмидер, дип уйлыйм. Сүз күпме керем, табыш алу турында барырга тиеш. әйе, тулай сөт җитештерүдә без, Чакмагыш һәм Стәрлетамак районнарыннан кала өченче урында. Сентябрьнең тәүге атнасына, мәсәлән, чакмагышлыларның тулай сөт җитештерүе 35 мең тоннага җиткән, стәрлетамаклыларда күрсәткеч 28 мең тонна булса, бездә 25 мең тонна. Беренче карашка, калышабыз кебек. Хәер, кемдер бәлки, лидерлык өчен тырышадыр. Әмма безгә табыш мөһимрәк.
Хәзер инде шундый саннарга игътибар итегез. Соңгы биш елда ел саен район буенча уртача савым һәр сыердан 200әр килограммга арткан. Әлеге вакытта хуҗалыкларда сөтлебикәләр саны 8800 баш тәшкил итә. Соңгы 10-15 ел дәвамында без әлеге күрсәткечне тотрыклы саклыйбыз. Иң мөһиме — баш санын түгел, ә җитештерүчәнлекне арттыру.
— Сорауга кабат әйләнеп кайтырга телим. Республикада иң күп токымчылык заводлары сезнең районда. Аларның эшчәнлеге күрсәткечләрдә ничек чагыла?
— Горурланып та әйтергә ярый торгандыр, бәлки, республикадагы барлык 68 токымчылык заводының ундүрте бездә. Ут күршеләребез Чакмагышта алар — сигез, Илештә — бишәү. Ни сәбәпле соң ул чагында сөт җитештерүдә өченче генә урында, дигән сорау бирдегез.
Беренчедән, токымлы маллардан без аласы сөт читкә китә. Әлбәттә, сөт рәвешендә түгел, мал булып. Әгәр аларның һәммәсе дә үзебездә калса, мөгаен, сөтебез дә елга булып агар иде. Токымчылык заводы статусына ия булганнар малны мотлак читкә дә сатарга тиеш. Ел башыннан, мәсәлән, районнан 700 баш токымлы тана озатылды. Соңгы елларда Татарстан, Ырынбур өлкәсе хуҗалыклары “сукмакка тузан төшермәде” дә. Кировлылар малын Казахстаннан кадәр килеп алалар. Ел ахырына кадәр безнең районнан сатылган токымлы таналар саны 1200 баштан артачак. Менә шушы маллар үзебезнең районда калса, әлбәттә, иң күп сөт бездә булыр иде.
Аннары, мондый бәйләнеш, сөттән тыш, миллионнарча сум табыш та дигән сүз. Форсаттан файдаланып, иң күп мал сатучыларны да телгә алыйк. “Победа” хуҗалыгы быел 125 баш токымлы мал саткан. Вәлиев, Ленин, Киров исемендәге, “Чишмә” һәм “Россия” җәмгыятьләрендә бу күрсәткеч 76-55 баш тәшкил итә.
— Дүртөйлелеләр быел һәр сыердан уртача савымны 5800 килограммга җиткерү бурычын куйган иде. Әлеге күрсәткечтән югарырак биеклеккә ирешүчеләр күпме? Гомумән, районда җитештерелгән сөткә ихтыяҗ ничек? Аграр предприятиеләрнең сәүдә базарында үз урыны бармы?
— Әгәр узган елгы күрсәткечләргә күз ташласак, мәсәлән, “киров” токымчылык заводында еллык уртача савымны 7394 килограммга җиткерделәр. Җиде мең үрен горшковлылар да узды. “Россия”, “Чишмә”, “Победа”, Ленин һәм Вәлиев исемендәге аграр предприятиеләрдә дә күрсәткеч 6734-6061 килограмм булды.
Сентябрьнең беренче атнасында район буенча уртача күрсәткеч 3900 килограммга якынлашты. Узган елдагы шушы чордагыдан үсеш биш процент.
Күренүенчә, чимал бар һәм аны тагын да арттыру өчен резервлар җитәрлек. Сатуда да проблема юк дип уйлыйм. Җитештерүчеләр белән эшкәртүчеләр арасында бәйләнешләр күптәнге. Чимал Бәләбәй, Дәүләкән сөт комбинатларына озатыла. Кайда сату отышлы икәнен хуҗалыклар үзләре хәл итә. Дәүләкәнлеләр, мәсәлән, литрын 20 сум 30 тиен белән ала. Сату бәясе 18,50 сумнан башлана. Сөткә ихтыяҗ зур. Дүртөйле сөтен Татарстаннан да килеп алырга әзерләр. Хәтта Самара өлкәсе дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. Ихтыяҗ үскәч, үсеш өчен стимул бар. Әмма безнең максат: маллар санын үзгәрешсез калдырып, җитештерүне арттыру.
— Җитештерүне арттыру, дигәндә, мөгаен, беренче чиратта фермаларны, сөтчелек комплексларын модернизацияләүне күз уңында тотасыздыр. Бу юнәлештә соңгы елларда нинди күләмле эшләр башкарылды? Аларның нәтиҗәләре ничек?
— Җитештерүне арттыру, әлбәттә, малларның продуктлылыгын күтәрү белән бәйле булырга тиеш дип уйлыйм. Бу юнәлештә токымчылык заводларының роле зур. Әйткәндәй, районда көтүләр ел саен 20-21 процентка яңартыла. Димәк, һәр биш ел саен фермаларда савым сыерлары тулысынча яңартыла дигән сүз.
Бездә электән калган терлек комплекслары да аз түгел. Капиталь ремонт таләп иткән ферма биналары калмады. Ә менә яңа технология нигезендә модернизацияләүне терлекчелектә зур казаныш дип кабул итәбез. 2012-16 елларда “500 ферма” программасы кысаларында сигез аграр хуҗалыкта зур эш башкарылды. Ул әле дә дәвам итә. Программа тормышка ашырыла башлаган вакыттан алып, 330 миллион сумлык төрле эш башкарылды, җиһазлар сатып алынды. Шунысы да игътибарга лаек: райондагы барлык савым сыерларының 60 проценты “500 ферма” программасында катнашкан хуҗалыкларда асрала.
Ныклы ышаныч белән әйтә алам: аграр хуҗалыклар кышлату чорын ныклы әзерлек белән каршылый. Мал азыгы былтыргы күләмнән ким түгел. Көз ахырына кадәр һәр малга 40ар центнер исәбеннән азык тупланачак. Киләчәктә дә дүртөйлелеләрнең сөт җитештерүдә лидерлар исемлегендә калачагына һәм республика хуҗалыкларын токымлы маллар белән тәэмин итүдәге өлешебезне югалтмаячагыбызга, үз көчебезгә ышанабыз.