+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 сентябрь 2016, 02:00

Бакча җимеше акчаныкыннан өстенрәк

Селекционерлар эшчәнлеген күтәрүгә нәрсә комачаулый?1991 елда башланган реформалар, тоташ алганда, Русиядә бакчачылык тармагын үстерүгә аяк чалмады. 1989-90 елларда, мәсәлән, илдә җиләк-җимешнең тулай җыемы 2,5 миллион тонна тәшкил иткән булса, аннан соңгы елларда да күрсәткеч әллә ни кимемәде. Әлбәттә, корылыклы елларда уңыш уртача күрсәткечтән 15-20 процентка кимрәк булды. Шул ук вакытта, колхоз-совхозлар карамагындагы бакчалар саны кимеде. Соңгы 30 елда, әйтик, җәмәгать кулланылышындагы бакча мәйданнары 20 мең гектарга азайган.

1964 елдагы Бөтенсоюз исәп алу мәгълүматларына караганда, Башкортстанда дәүләт карамагындагы бакчаларның гомум мәйданы — 11,7 мең, 1970 елда — 16,3 мең, 1984 елда янә 11,7 мең гектар тәшкил иткән. Бары тик 1984 елның салкын кышы китергән зыян аркасында күрсәткеч кими. 1979 елның кышында, республикада салкынлык 50 градуска төшеп, байтак агачлар корыгач та Башкортстан бакчалар мәйданы буенча Урал төбәгендә беренче урында булды. 1990 елда бакча плантацияләре Урал төбәге буенча күрсәткечнең 25 процентын алып торды. Бу хәл 2000 елларга кадәр дәвам итте.

Әлбәттә, аграр реформалар бакчачылыкны үстерүгә, беренче карашка, аяк чалмады кебек. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе әлеге тармактан баш тартты дип әйтү дөресрәк тә булыр. Моның сәбәбе, беренчедән, бакчачылык культураларына ихтыяҗ кимү булса, икенчесе аларның матди базасы тузуга, акча җитмәүгә, көндәш­лекнең түбән булуына бәйле.

Күптән түгел Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, илебездә хөрмә, банан һәм цитрус җимешләреннән тыш, бакчачылыкның барлык төр куль­тураларын үстерә алабыз, дип белдерде. Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җиләк-җимеш куль­туралары һәм виноград буенча Кушнаренко селекция үзәгендә оештырылган чарада Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе Рәсүл Госманов, телгә алынган институт җитәкчесе Вәкил Ширәев катнаштылар.

Бөтендөнья сәүдә базарында азык-төлеккә ихтыяҗ елдан-ел арта. Алга киткән илләрдә аны күбрәк җитештерүдә төрле химия, ГМОлар кулланыла. Кайчандыр, Көнбагыш Русия халкына үзләре кулланмаган ризыкларны гына озата икән, дип тә язып чыкты Мәскәү гәзитләре. Бәхеткә, Көнбатыш игълан иткән санкцияләр, капиталист фермерлар җитештергәннән баш тартырга гына түгел, ә үзебезнең илдә экологик яктан таза азык-төлек, яшелчә-җимеш үстерү мөмкинлекләренә дә этәргеч бирде.
Русия статистикасы әзерләгән саннарга игътибар итик. Санкцияләргә кадәр соңгы ун ел дәвамында Русиягә алма импорты елына 218 мең тоннадан 1,3 миллион тоннага җиткән. Шушы ук вакыт эчендә чит ил виноградын илгә кертү 72 мең тоннадан 430 мең тоннага күтәрелгән. Виноград культуралары җылылык ярата дип үстерелмәгән булса, алма өчен Русиянең табигый климатик зоналары уңайлы бит.
Әйткәндәй, Кушнаренко районында галим-селекционерлар әлеге вакытта виноградның 120 төрен (!) үстерә һәм яхшы уңыш ала. Аерым чыганакларга караганда, Русиядә яшәүчеләрнең еллык медицина нормасында каралган җиләк-җимеш культураларын куллануы 25-30 проценттан артмый. Русиялеләрнең 70 проценттан күбрәгендә — авитаминоз.
Башкортстанда бакчачылыкны үстерү проблемалары нидән гыйбарәт?
Шул ук вакытта. Кеше үзе яшәгән мохиттән елына 60 килограмм күләмендә җиләк-җимеш ашарга тиеш. Санитар норма, читтән кертелгәнен исәпләп, күрсәткеч 80-90 килограммнан ким булмаска тиеш, дигән таләп куя. Рәсми мәгълүматларга караганда, Исландиядә һәр кешегә елына 423 килограмм җиләк-җимеш үстерелә, Финляндиядә ул 3 килограммнан артмый. Сүз бары үзләре үстергән турында бара. Русиядә ул 53 килограммнан артса, Башкортстанда азрак тәшкил итә.
Җиләк-җимеш культуралары һәм виноград буенча Кушнаренко селекция үзәге кайчандыр даны бөтен илгә таралган гыйльми учреждение иде. Яңа сорт виноград, алма, груша, башка җимешләрне үстерү тәҗрибәсе Русиянең билгеле галимнәрен җәлеп итте. Әлеге үзәк соңгы елларга кадәр яңа төр культура сортларын уйлап чыгару һәм аларның үсентеләрен башка питомникларга әзерләү белән шөгыльләнә иде. Әмма бүген бакчачылык тармагындагы тоташ ил проблемалары аларны, фәнни эшләр белән генә шөгыльләнүдән тыш, “бизнес”та да үз урынын табарга мәҗбүр итә. Республикада берничә питомникның реформалар корбаны булуы нәтиҗәсендә, Кушнаренко селекция үзәге үсентеләрне үзләре үстереп сатарга мәҗбүр. Әгәр алар фәнни эш белән генә шөгыльләнгән булса, ихтимал, үзәкне дә башка питомниклар язмышы көткән булыр иде.
—Башкортстан барлык категориядәге хуҗалыклардагы бакчаларның гомум мәйданы буенча Русиядә беренче урында тора, — ди Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Вәкил Ширәев. —Әмма аларның 90 проценты шәхси хуҗалыкларга карый. Аграр предприятиеләр һәм фермерлар карамагында бакчаларның аз булуы, гомумән, республикада бу өлкәдәге селекция үзәкләре, питомниклар эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештырырга тиешле этәргечне бирә алмый. Соңгы елларда гына да дистәләрчә төрдәге алма, карлыган, груша, башка культуралар гибриды Дәүләт реестрында теркәлде. Әлбәттә, ихтыяҗны үстерү белән беррәттән, үзебездә өлгергән проблемалар да бар. Шуларның иң катлаулысы кадрлар белән бәйле. Өлкән яшьтәге галимнәргә алмаш кирәк. Анысы социаль мәсьәләләр белән бәйле.
Республикада әлегә кадәр яшь үсентеләр әзерләүче унике питомник бар иде. Хәзер аларның Бөредә, Иглиндә, Стәрлетамакта, Чишмә һәм Бозаяздагылары гына эшли. Аерым чыганакларга караганда, аларның рентабельлелеге дә, товарлылыгы кимү дә дәвам итә.
Саннар телендә. Җиләк-җимеш агачлары табышлы булсын өчен һәр гектар уртача 15-17 тонна уңыш бирергә тиеш. Башкортстан питомникларында ул 1,5 мең тоннадан артмый. Республикада шәхси хуҗалыкларда, һәр кешегә исәпләгәндә, елына 20-25 килограмм җиләк-җимеш җитештерелә, Русия буенча — 3-4 килограмм.
Вәкил Ширәев сүзләренә караганда, яңа җиләк-җимеш бакчаларына нигез салу өчен яшь үсентеләр җитешми.
—Республикада сәүдә базарыннан тыш та урам почмакларында, трассалар буенда һәвәскәр сәүдәгәрләр ифрат күп. Алар халыкка бөтенләй таныш булмаган бакча үсентеләре сата. Кайсы төбәктән, нинди климатта үскәннәре дә билгесез. Бу юнәлештә тәртип кирәк. Икенчедән, элекке традицияне тергезеп, мәктәп яны участокларында үзебездә районлаштырылган җимеш агачлары үстерүне җайга салырга була. Яшь бакчачылар да тәрбиялибез, халык та үзе теләгән үсентене белгән кешедән алачак, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе Рәсүл Госманов.
Рәсүл Үзбәк улының әлеге очрашуда янә игътибарга лаек фикере булды. Ул халыкның җиләк-җимешләрне күбрәк куллану культурасына игътибар җитешмәвен ассызыклады. Урында үстерелгән бакча, урман җимешләренең организмга ни дәрәҗәдә файдалы булуы, аларны куллану тәртибе турында мәгълүматның аз булуына канәгатьсезлек белдерде ул. Ә бит республиканың сәүдә предприятиеләре өчен дә уйланырга урын бар. Әгәр халыктан бакча җимешләрен җыю оештырылса, кешеләргә аларны күбрәк утыртырга һәм табыш алырга да этәргеч булыр иде. Моның өчен, әлбәттә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларына күбрәк үсенте сата алу мөмкинлеген эзләргә кирәк.

Шул ук вакытта. Галим-белгечләр фикеренчә, бер гектар мәйданда алмагач утырту бер миллион сум чамасы чыгым таләп итә. Шул чагында гына бакча җиде елдан соң яхшы уңыш биреп куандырачак.

Кызганычка каршы, Кушнаренкодагы селекция үзәгенең бакчасын зурайтырга теләге никадәр зур булса да, аның өчен акчасы юк. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан аларга таләп ителгәннең 30 проценты күләмендә генә финанс ярдәме күрсәтелә.

—Элек питомниклар эшчәнлеге алдан планлаштыру сәясәте нигезендә оештырыла иде, — диде очрашуда әлеге үзәк директоры Ринат Шәфыйков. –Без, нигездә, яңа сортлар иҗат итү белән генә шөгыльләнә идек. Хәзер үсентеләрне үзебез сатып йөрергә мәҗбүрбез. Аңардан баш тарту селекциядәге казанышларны юкка чыгаруга тиң. Мин тармактагы проблемаларны Хөкүмәт дәрәҗәсендә, парламент утырышында карарга дигән фикердә. Башкортстан гомум бакча мәйданы буенча беренче урында, тик аның нәтиҗәлелеге түбән.

Дөрестән дә, республика халкы үз бакчасында үстергәнне көзле-кышлы куллана да, аннары чит ил алмасын, грушасына сатып ала башлый. Әйтеп үтелгәнчә, куллану культурасы булганда, бәлки, бу хәл килеп чыкмас та иде. Икенчедән, үзебездә үстерелгәнне туңдырып саклау мөмкинлекләре юк дәрәҗәсендә. Әлеге чарада катнашканда шундый саннар игътибарны җәлеп итте: Кушнаренкодагы селекция үзәге елына 30 меңнән артык ике йөзгә якын сорт үрнәге үсентеләрен сатуга чыгара. Шуның ун меңен груша тәшкил итә. Ел саен аның бер меңләбе сатылмыйча кала. Күргәзмәдә мин урындагы селекционерлар тәкъдим иткән алма, виноград, груша сортларын күрдем. Тәме белән бәхәсләшеп булмый. Алма буенча селекционер Харис Фазлыйәхмәтов, 40 төрдәге виноград үстерүче селекционер Наталья Старцева тәкъдим ителгән бакча культураларының озак вакыт яхшы саклануы турында да сөйләделәр.

Ринат Әнвәр улы, селекция үзәкләре фән белән бергә эшләсә, нәтиҗә дә яхшырак, финанс та тоемлырак булыр иде, дигән фикердә. Югыйсә, дәүләт тарафыннан селекция үзәкләренә максатлы ярдәм әллә ни түгел, ә фәнгә бар.

Утыздан артык кеше, шул исәптән сигез фәнни хезмәткәр, эшләгән Кушнаренко селекция үзәгенең иртәгәсе бармы? Фәнни эшчәнлекләре сүнмәсә һәм авыр базар мөнәсәбәтләренә яраклашып эшләвен дәвам итә алса, әлбәттә, бар, дип әйтергә ярый. Әмма, нигездә, өлкән яшьтәге селекционерлар тырышлыгы белән үз көнен үзләре күреп яшәүче фәнни үзәкнең дә ишекләре ябылуы бик мөмкин. Унике питомникның да җидесенең төп эшчәнлеген туктатуы республика җитәкчелегенә хәлнең никадәр катлаулы булуын кисәтергә тиеш кебек. Әлеге проблемаларның якын киләчәктә республика парламенты комитетында үтәчәк очрашуда күтәрелүенә дә ышанасы килә. Ләкин шунысы бәхәссез: республикада бакчачылыкны үстерү мөмкинлеге бар һәм селекция үзәкләре моның өчен көчләрен кызганмаячак. Әлегә Кушнаренко селекция үзәгеннән җимеш агачлары үсентеләре күпләп Мәскәү өлкәсенә, Пермь краена һәм Удмурт Республикасына озатыла...
Читайте нас: