+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 октябрь 2016, 02:00

Тәвә кошы экзотика түгел

Авыл җирендә терлекчелектән зур керем алуга ирешкән, сыер малы, ат-кәҗә-сарыкны йөзәрләп, хәтта меңәрләп асраган егәрле кешеләр аз түгел. Хәзер җылы якларда гына күреп өйрәнгән тәвә кошын асраучылар, алай гына түгел, моңардан зур табыш алучылар да бар. Гомумән, Русиядә барлыгы 5-6 мең тәвә кошы исәпләнә, алар 250ләп фермага тупланган. Башкортстанда шундый фермаларның берсе Гафури районының Игенелга авылында урнашкан.

Ферма әллә кайдан күзгә ташлана. Янәшәдә автобуслар, машиналар тезелеп киткән, халык күп, балаларның шат тавышлары яңгырап тора. Ике метрдан биегрәк тәвә кошлары бәһаләрен белеп кенә атлап йөри. Әрсезләнеп якын барсаң, чукып алырга да күп сорамаслар. Аларны караучылар әйтүенчә, тәвә кошын тыңлату өчен аларның үзен­нән озынрак таяк тотып йөрергә кирәк. Югарыдан күрсәтелгән таяк аларны юашландыра.

Фермага Рәйфә һәм Шамил Сатлыковлар нигез сала. Алар, утыз ел чамасы Себер тарафларында эшләгәч, туган якларына кайтырга ниятли. Кызлары Әлфия белән Айгөл, кияүләре Виталий һәм Денис та аларның уй-теләген күтәреп ала. Фатирларын сатып, мал-мөлкәтләрен төяп туган якларына кайткач, нинди эшкә тотыну хакында ныклап уйлашалар һәм, тәвә кошы фермасыннан да табышлы һәм күңелгә ятышлы шөгыль юктыр, дигән фикергә киләләр.

2013 елда крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлә. Тәүге ике елда ун миллион сум чамасы акча шушы бизнеска юнәлтелә. Арендага 2,5 гектар җир алалар, биләмәне профнастил белән уратып, вольерлар, кошлар өчен махсус биналар төзиләр. Тәүге партия тәвә кошлары сатып алына. 2014 елда хуҗалык, үз эшен башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча 1,3 миллион сумлык грант алып, техника, башка җиһаз­лар юнәтә. Шунда ук үзләренең кафесын ачалар, фермага экскурсияләр оештыралар. Тиздән кунакханә комплексы, кош итен эшкәртү цехы төзү идеясе барлыкка килә. Тәвә кошлары саны арта. Гаиләнең һәр әгъзасына күңеленә яткан эш табыла. Кемгәдер кош-кортны карау җан тынычлыгы бирә, икенчеләр сәүдә итүне сайлый, өченчеләре кеше белән аралашуны, экскурсия­ләр оештыруны үз итә.

— Без ике юнәлеш буенча эшлибез — агротуризм һәм ит җитештерү, — дип сөйли Виталий Смирнов. — Былтыр тәвә кошларының саны 200гә җиткән иде, әле 120 баш калды. Аның ите үтә туклыклы, диетик азык санала, холестерин юк. Шуңа күрә рестораннар, спорт клублары, супермаркетлар, үз сәламәтлеге хакында кайгыртучы кешеләр аны, кыйммәт дип тормый, теләп ала.

Тәвә кошының йомыркасын сораучылар да күп. Ул 25 тавык йомыркасына торышлы, бер табага гына сыйдырырмын димә. Каурыйларын бизәгечләр ясау өчен кулланалар, ә тиресе ныклыгы буенча фил тиресеннән генә кайтыш, аны аяк киеме, сумкалар тегүдә кулланалар.

Тәвә кошы бездәге казлар, тавыклар кебек туклана. Аларны көненә ике тапкыр бодай, солы, арпа катнашмасы белән сыйлыйлар, минераль өстәмә­ләр кушылган катнашазык бирәләр. Люцерна белән клеверны, яшелчә-җимешләрне яратып ашыйлар.

Тәвә кошы — табигать могҗизасы ул. Алар бер ел эчендә йөз килограммга җитә. Белгечләр фикеренчә, аны асрау сыер малыннан күпкә отышлы. Кош барлыгы 75 ел чамасы яши, ана кош елына алтмышлап йомырка сала. Әйткәндәй, 1890 елда Русиядә барлыгы 1300 тәвә кошы фермасы булган.

Фермада, тәвә кошыннан тыш, дөя, ишәк, кәҗә, төлке, бурсык, янут, ябалак, тавис, фазан, тавык, башка төр җәнлекләр һәм кошлар асрала. Әлбәттә, монда Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәр­ләреннән генә түгел, күрше төбәкләрдән, Мәскәү, Санкт-Петербургтан килүчеләр дә күп.

Марат Әминев.
Читайте нас: