+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 ноябрь 2016, 02:00

Уйланырга урын бар, ә вакыт — аз

Бакчачылык тармагының тарала башлавы сәүдә нокталарында чит ил җиләк-җимешенә юл ачты.Көзге айлар җитүгә Көнбатыш игълан иткән санкцияләрнең йогынтысы-тәэсире тоела башлый: яшелчә, җиләк-җимешләрнең бәяләре генә түгел, кайсы илдән китерелгәне дә үзгәреп тора. Алманың гына да ничәмә-ничә сорты бар! Сәүдәгәрләр “Бозаяз алмасы”н ел дәвамында тәкъдим итә. Бозаяз — Кырмыскалы районының шул исемдәге җиләк-җимеш хуҗалыгы. Биредә районлаштырылган яхшы сортлы алмалар үстерелә. Ә менә аларның ел дәвамында агачыннан яңа гына өзеп алгандай сыйфатын саклавына ышанасы килми. Ә халык, “Бозаяз алмасы”дип сатылгач, үзебезнеке дип алуын дәвам итә. Хәер, санкцияләргә кадәр үк соңгы ун ел дәвамында Русиягә алма импорты елына 218 мең тоннадан 1,3 миллион тоннага кадәр күтәрелде. Виноградны да үзебез үстерә алабыз. Әйткәндәй, Кушнаренко селекция үзәге галимнәре әлеге вакытта виноградның 120 төрен үстерә, яхшы уңыш ала. Димәк, Башкортстанның табигый-климатик шартлары да әлеге җимешне үстерү өчен уңайлы. Башкортстанга алмаларны да, виноградны да читтән кайтаруны киметү мөмкинлеге бар. Моңа нәрсә комачаулый соң? Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә яшәүчеләрнең еллык медицина нормасында каралган җиләк-җимеш культураларын куллануы 25-30 проценттан артмый. Шулай ук, халыкның 70 процентында авитаминоз күзәтелә. Әлеге күрсәткечләр бер дә куанычлы түгел. Сәбәбе — илдә бакчачылыкны үстерү проблемаларының дәүләт дәрәҗәсендә куелмавында. Сәүдә-сатып алудагы, җиләк-җимешне эшкәртү сәнәгатендәге хәл итүне көткән мәсьәләләр, гомумән, дистәләрчә ел игътибардан читтә калды. Соңгы утыз елда, әйтик, җәмәгать кулланышындагы бакча мәйданнары гына да ил күләмендә дистәләрчә мең гектарга кимеде. Җиләк-җимеш культуралары өчен бу зур мәйдан.Рәсми мәгълүматлар буенча, быел республиканың барлык категориядәге хуҗалыкларында гомум бакча мәйданнары 8,3 мең гектар тәшкил итте. Әмма аларның нәтиҗәле файдаланылмавы югарыда телгә алынган саннарда да яхшы күренә. Шул ук алманы да нормада каралганнан алты тапкыр азрак ашыйбыз.Бакчачылыкны, яшелчәчелекне үстерү проблемалары берничә ай элек Кушнаренко селекция үзәгендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты белән берлектә үткәрелгән киңәшмәдә каралган иде. Күптән түгел мәсьәлә Дәүләт җыелышы-Корылтайның әлеге проблемаларны өйрәнүче эшче төркеме утырышына чыгарылды.

Илдә күмәк хуҗалыклар оештырылган чорда ук шәһәрдә яшәүчеләргә дәүләт зур булмаган җир участоклары биргән. Шул рәвешле, илдә авылдан ерак яшәгәннәр дә үзләрен азмы-күпме яшелчә-җимеш белән тәэмин иткән. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында дәүләт карамагындагы предприятиеләр үз эшчеләренә һәр гаиләгә 1-2шәр сутый исәбеннән җир арендалаган. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә 4-6 сутый җир участоклары бүлеп бирү тәртибе узган гасырның 60-70нче елларында гына тормышка ашырыла башлый. Әйтергә кирәк, ил таркалганчы шул шәһәр яны бакчалары күп гаиләләрнең туену чыганагы да, ял итү урыны да булып калды. Кызганычка каршы, илдә сәясәт либераль юнәлешкә борылып, җир реформалары башлангач, “бакча сутыйлары”ның кадере китте. Бәлки, кыйммәте үзгәрде дип әйтү дөресрәктер дә. Чөнки хәллерәк шәһәр халкы, ул участокларны зурайтып, башка максатларга тотынуны отышлырак күрде. Кешеләрне туендырган бакчалар урынында коттедж поселоклары үсеп чыкты. Кем әйтмешли, монысы дәүләт “каланчасы”ннан караганда, бәлки, дөрес тә булгандыр. Әмма бүген чит ил алмаларын күбрәк ала башлавы­бызның бер сәбәбе дә шул бакча участокларының үз тәгаенләнешен югалтуда. Аннары районнарда бакчачылыкка махсуслашкан ху­җалыклар тарала башлады.

— Бакча мәйданнарының 86 проценты авыл ихаталарына каравы начар түгел, әмма бүген без аграр предприятиеләрдә, фермер хуҗалыкларында әлеге юнәлешне җитезрәк үстерү турында сүз алып барырга тиеш, — диде чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Франис Сәйфуллин. — Фәкать әлеге категориядәге хуҗалыкларда бакчачылыкка игътибарның канәгать­ләнерлек дәрәҗәдә булмавы республикадагы селекция үзәкләре, питомниклар эшчәнлеген җанлан­дыруга этәргеч бирә алмый. Республика галимнәре соңгы елларда яңа төр бакча культураларын уйлап чыгарды, Дәүләт реестрына кертте. Шул ук вакытта, Башкортстан селекционерлары тәкъдим иткән җиләк-җимеш күбрәк үзебездә түгел, ә читкә озатыла. Сәүдә базарында ихтыяҗ зур. Без аны чит илнеке белән түгел, үзебездәге җиләк-җимеш продукциясе белән тәэмин итәргә тиеш.

Соңгы елларга кадәр республикада яшь үсентеләр әзерләүче 12 питомник бар иде. Әлеге вакытта аларның Бөредә, Иглиндә, Стәрл­етамакта, Чишмә һәм Бозаяздагылары гына эшли. Кызганычка каршы, аларның рентабельлелеге һәм товарлыгы кимү дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән белешмәләргә караганда, республикада тиешле сертификаты булган 7 җиләк-җимеш питомнигы бар. Быел алар тарафыннан 350 мең данә чамасы җиләк-җимеш үсентесе сатылган. Узган елда бу күрсәткеч 304 меңнән артмаган.

— Бакчачылыкны үстерүдә питомниклар мөһим роль уйный. Соңгы елларда яшь үсенте әзерләүчеләргә федераль республика казналарыннан зур ярдәм күрсәтелә. Максатлы программага ярашлы, 2020 елга кадәр Башкортстанда ел саен кимендә 70әр гектарда күпьеллык җиләк-җимеш үсентеләрен утырту бурычы куелды. Дәүләт ярдәме булгач, әлеге юнәлештә эшләргә теләк белдерүче эшкуарлар да арта, — ди авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдар Насыйров.

Максат нәрсәдән гыйбарәт, дигән сорау куйганда, чынлап та, 2020 елга аерым культуралар белән тәэмин итүдә амбициоз бурычлар билгеләнә. Белешмәдән күренүенчә, алма, груша, карлыган, кура җиләге, җир җиләге үсентеләре белән тәэмин ителеш 100 процентка җитсә, чия, слива, крыжовник, виноград күрсәткече 60-80 процент чамасы тәшкил итә. Әлбәттә, биредә сүз үзебездә үстерелгән үсентеләр турында бара.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әгәр гомум мәйдан күләмендә җиләк-җимеш бакчаларының 2,4 проценты, ягъни 0,2 мең гектары гына — фермер хуҗалыклары, ә 10,8 проценты, яки 961 гектары гына, аграр предприятиеләр карамагында булуын исәпкә алганда, “амбициоз план”нарны тормышка ашыруда крестьян ихаталарына гына ышану аз булмасмы дигән сорау туа? Ихтимал, беренче чиратта әлеге юнәлешкә махсуслашучы авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре санын, булганнарының мәйданын арттыру турында җитди сөйләшү булырга тиештер? Югыйсә, үсенте сатучы сәүдә­гәрләр, исеме таныш булмаган фирмалар болай да җитәрлек.

Республикада җиләк-җимеш кенә түгел, яшелчәчелекне үстерү проблемалары да күптән чишелеш көтә. Әйткәндәй, яшелчә культуралары белән тәэмин итүдә әлегә кадәр “Башсортсемовощ” җәм­гыяте монополист булып кала. Республика шәһәрләрендә аның махсуслашкан кибетләре дә бар. Эре сәүдә комплексларында ул иркен сәүдә итә һәм яшелчә орлыгы белән тәэмин итүгә бер дәгъва да юк кебек. Ләкин кибетләрдә үзебездә хәзерләнгән орлык юк дәрәҗәсендә. Ул, нигездә, башка төбәкләрдән кайтарыла. Сәбәбе бик гади — “Башсортсемовощ” үсенте, орлык хәзерләп сатудан табыш күрми, ягъни аны бизнеска исәпләми. Акционерлашу сәбәпле, хәзер ул тармак министрлыгына буйсынмый. Ә бит әлеге предприятиенең куәтле матди-техник базасы да, кадрлары да бар. Дәүләт җыелышы-Корылтай үткәргән чарада “Башсортсемовощ”, бәлки, көндәшлек шартларында эшләргә сәләтсездер, дигән сорау куелу да очраклы түгел.

Франис Сәйфуллин, яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләре белән теләгән һәркем сәүдә итәргә тиеш түгел, дигән теләк белдерде. Алыпсатарларга капкалар бөтенләйгә ябылырга тиеш һәм халыкны, аграр хуҗалыкларны бары тик ышанычлы һәм сату итәргә рөхсәте булганнар гына хезмәтләндерергә тиеш, диде ул. Әлбәттә, республикадагы максатлы программалар, грантлар бирелү бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыль­ләнергә теләк белдерү­челәргә зур мөмкинлекләр ача. “Үз эшен башлаучы фермер” программасы кысаларында каралган грант суммасы, мәсәлән, 1,5 миллион сумга җитә. Тармак министрлыгы “авыл хуҗалыгы продукциясе җитеш­терүче” статусына ия булган үз эшен башлаучы бакчачыларга да шушы программа буенча ярдәм итәргә әзер булуын белдерә.

Нуриман районыннан Рида Идиятуллина — шуларның берсе. Шәхси малтабар бакчачылык эшенә 2014 елда тотына. Узган елда бер гектар мәйданнан — бер тонна бакча җиләге, ә быел ике гектардан биш тонна җиләк җыеп алган. Икенче гектарын ул сатылган продукциядән кергән акчасына утырткан. Киләсе елда җиләк плантациясен 6 гектарга җиткерү бурычын куя. Быел яшь җиләк үсентеләрен дә байтак саткан. Фермер, киләчәктә хуҗалыгын зурайтып, кура җиләге, крыжовник, карлыган үстерү белән шөгыль­ләнмәкче. Грант буенча бирелгән 1,5 миллион сум акчасын трактор, төрле җиһазлар һәм үсентеләр алуга тотынган.

Әлбәттә, күпчелек эшкуарлар өчен уртак булган проблемалары да юк түгел Риданың. Продукция җитештерүне арттыргач, аңа чималны эшкәртү һәм саклау өчен җиһазлар сатып алырга кирәк бул­ган. Район хакимияте ярдәме белән хәл итә Рида ханым бу проблеманы. Ә менә әзер продукцияне сәүдә челтәренә алып чыгу өчен хакимият көче генә аз.

— Әлеге вакытта Башкортстанда 600 меңнән артык шәхси ихата һәм 500 меңнән күбрәк бакчачы җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары үстерү белән шөгыль­ләнә. Әлбәттә, бүген бакчачылыкны үстерү буенча дәүләт программалары да, җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә Хөкүмәт ярдәме дә бар. Безнең беренче бурыч әлеге тармакны үстерүгә булышлык итү булса, икенчесе — үстерелгән, җитештерелгән продукцияне сәүдә базарына алып чыгарга ярдәм итү. Проблеманың икенчесен хәл итүне мин бакчачылар, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерүчеләрнең кооперативларга берләшүендә, кооперациягә керүендә күрәм. Җирләрне нәтиҗәле һәм максатлы файдаланган очракта, без башкортстанлыларны, экзотик төрләрен исәпкә алмаганда, үзебезнең җиләк-җимеш һәм яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле. Бакча культураларының районлаштырылган сортлары үсентеләрен, орлыкларын хәзерләүдә галим­нәргә уйланырга урын бар, әмма вакыт аз, — диде “Кызыл таң” журналисты белән әңгәмәсендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госманов.
Читайте нас: