Башкортстан кебек, аграр тармакта тотрыклы үсештәге төбәкләрнең күпчелекне тәшкил итүе Русияне башка илләргә булган азык-төлек бәйлелегеннән азат итте. Ел йомгаклары буенча, авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләменең 17 миллиард долларга җитүе фаразлана. Бу хәрби-техник комплекс күрсәткечләреннән югарырак. Көнбатыш игълан иткән санкцияләр илебезнең эчке базарын үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән күбрәк тәэмин итү мөмкинлеге бирде. Әйткәндәй, Башкортстан үзендә яшәүчеләрне урында җитештерелгән төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итүче төбәкләр исемлегендә.
Шул ук вакытта
Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүче һәр кешегә исәпләгәндә, уртача 421 килограмм сөт җитештерелә. Урындагы сөт продукциясе белән тәэмин ителеш 135 процент тәшкил итә. Шулай ук, республикада җитештерелгән сыер малы ите белән тәэмин ителеш — 133, дуңгыз ите белән — 106 һәм бәрәңге белән 134 процентка җитә.— Авылда тормыш тагын да ныграк җанлансын өчен киләчәктә дә юллар салуда, җитештерү һәм социаль объектлар төзүдә, халык яшәгән пунктларда уңайлыклар тудыруда, кешеләрнең көнкүрешен яхшырту мәсьәләләрендә активрак булырга кирәк. Бик күп күрсәткечләр буенча ил күләмендә лидерлар исемлегендә булырлык көчебез бар. Без Русиянең иң яхшы биш аграр төбәге сафында булырга тиеш, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәмендәге чыгышында.
Ел дәвамында яуланган казанышларга караганда, республиканың әлеге исемлеккә керәчәгенә ныклы ышаныч бар. Саннар теле белән әйткәндә, гыйнвар-ноябрьдә тулай авыл хуҗалыгы җитештерү күләме 156,4 миллиард сумга җитте. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 100,7 процент тәшкил итә. Авылда хуҗалык итүнең кече формалары саны арту күзәтелә. Быел “Үз эшен башлаучы фермер” һәм “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” буенча федераль программа кысаларында 114 фермер — 161,2 миллион сум һәм 34 гаилә фермасы 141,2 миллион сум грант алды.
Аграр тармакны модернизацияләү дәвам итә. Елның 11 аенда республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан гомум суммасы 3 миллиард сумнан арткан 1,9 мең берәмлек төрле техника сатып алынды. Бу алдагы елдан 0,7 миллиард сумга күбрәк.
Быел аграр секторда инвестицияләр кертү яхшы нәтиҗә бирде. Әлеге вакытта гомум финанс күләме 83,9 миллиард сумнан арткан 22 өстенлекле инвестицион проект тормышка ашырыла. Бары тик шушы юнәлешләр генә 1983 яңа эш урыны булдырырга булышлык итте.
2016 елда Башкортстанның халыкара хезмәттәшлекне үстерүе дә республика сәхифәсендә тарихи эз калдырачак. Кытай Халык Республикасы белән ике як өчен дә отышлы килешүләр төзелде. Алар яңа тракторлар җитештерү өчен 200 миллион доллар күләмендә инвестиция салырга әзерләнә. Италиянең эшлекле компанияләре, шулай ук, Башкортстан белән аграр юнәлештә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. Яшелчәчелек, ит, сөт җитештерү һәм эшкәртү юнәлешендә чит ил фирмалары белән җитди проектларны тормышка ашыруга әзерлек башланды.
Республиканың аграр тормышында быел ил күләмендәге вакыйгалар да күп булды. Федераль дәрәҗәдә үткәрелгән “Басу көне-2016”, “Сөт иле-2016” фестивальләре һәм аграрийларның Мәскәүдә узган “Алтын көз” ХVIII Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып — 309, шул исәптән 186 алтын медальгә лаек булуы да Башкортстанда авыл хуҗалыгының дөрес юлдан баруын дәлилли. Быел республика умартачылары 2021 елда узачак “Апимондия” халыкара умартачылар ассоциациясенең чираттагы 47 Конгрессын Башкортстанда үткәрү хокукы өчен көрәшеп, Русия исеменнән чыгыш ясады. Ә “Апиславия” конгрессында Башкортстан умартачылары күргәзмәнең Гран-приена һәм алтын медальләренә лаек булды.
Әлбәттә, ел дәвамындагы казанышлар моның белән генә чикләнми. Һәр авылдагы, аграр хуҗалыктагы, крестьян ихаталарындагы уңышлар — тынгысыз хезмәт, яраткан һөнәргә бирелгәнлек нәтиҗәсе. Әгәр ил күләмендә аграр тармакның бүгенге хәлен көчле штормнан соң килгән җилсез, тыныч халәт белән чагыштыралар икән, икътисад “кораб”ының кыйбласы тайпылышсыз калачак.
Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы:
– Башкортстанның агросәнәгать комплексы республика халкын төп туклану продуктлары белән тәэмин итүдә зур мөмкинлекләргә ия. Соңгы елларда бу юнәлештә экспорт потенциалы да үсте. Әлеге уңышларның нигезе республика Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгын һәм эшкәртү сәнәгатен комплекслы үстерүгә юнәлтелгән чаралар күрүенә бәйле.
Әлбәттә, 2016 ел авыл хуҗалыгы өчен җиңелдән булмады. Республика буенча корылык та, салкын һава шартлары да җитештерүдә үз эзен калдырды. Зур сынауларга карамастан, ашлыкның тулай җыемы рекордлы күрсәткечкә җитте. Республика җитәкчелегенең эре аграр предприятиеләргә генә түгел, шәхси һәм крестьян хуҗалыкларына да җитештерүне дәртләндерүгә юнәлтелгән ярдәме эзсез калмады. Эшкәртү сәнәгате күрсәткечләре тагын да яхшырды.
Шул ук вакытта, аграрийлар алдында җитди бурычлар тора. Бөртеклеләрне тирәнтен эшкәртүгә игътибарны көчәйтү таләп ителә. Ашлыкны мал азыгы рәвешендә күбрәк куллану мөмкинлекләренә ирешергә кирәк. Мин киләсе һәм аннан соңгы елларда республикада техника паркын яңартуга һәм тулыландыруга яңа сулыш биреләчәгенә ышанам. Квалификацияле кадрлар әзерләүгә дә карашны үзгәртү көнүзәк мәсьәлә булып кала. Башкортстанда эчке сәүдә базары эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештырасы бар. Күмәртәләп сату үзәкләрен һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерүгә дә киләсе елда карашның үзгәрәчәгенә ышанам.
Гомумән, 2016 елда республика аграрийларының хезмәте олы бәһагә лаек. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аграр җитештерүдә 2020 елга Русиянең беренче биш төбәге исемлегенә керү бурычын куйды. Бездә аграр сәясәтнең дөрес алып барылуы бу максатка ирешүгә зур ышаныч өсти.