Танышканда “Йөрисез инде шунда эш калдырып...” дигән кыяфәте йөзенә үк язылган булса да, район үзәгеннән Караярга аның машинасында юлга чыккач, Әлфит Мөхәммәтгали улының кәефе дә яхшырып китте, теле дә ачылды. Моңа, бәлки, үземнең әткәй мәрхүмнең заманында шушы якларда бер ел урман кисеп, өйлек агачны сал белән агызып алып кайтуы, үземнең Караидел агачыннан төзелгән йортта үсүем, шуңа да бу районны үз итүем турында сөйләвем ярдәм иткәндер. Сөйләшүебез дә әтәй-әткәйләрдән башланып китте.
— Без гаиләдә дүрт бала үстек, — дип сөйләп китте ул. — Әтәй мәрхүм булгач, аннан бер ат калды. Шуннан соң без җыелышып сөйләштек тә ул атны әтәй төсе итеп сакларга, бетермәскә килештек. Алар шулай колынлый-колынлый ишәеп китте. Читтән барлыгы дүрт кенә ат алдым, алары да айгырлар кирәк булганлыктан. Быел тагын биш бия колынларга тиеш, арытаба аларның санын ике дистәгә җиткерергә исәп.
Мин кымыз ясау нияте турында сорашкач, Әлфит әлегә бу турыда уйланмавы, итчелек юнәлешендә генә эшләве турында әйтте. Әйткәндәй, елкы ите тиз арада сатылып та бетә икән, урындагы халык алдан ук бүлешеп куя, ди.
“Гомәров” крестьян-фермер хуҗалыгын иптәш Гомәров 2014 елның көзендә генә оештырган. Хәзер исә аның карамагында 170 гектар җир бар, шуның 30 гектарын көздән сөрдереп куйган. Исәбе — анда берьеллык һәм күпьеллык үлән чәчү, калган җирләре — табигый көтүлекләр.
— Мин бу эшкә, бәлки, алынмаган да булыр идем, — ди Әлфит Мөхәммәтгали улы. — Район җитәкчелегеннән, төгәлрәк әйткәндә аның башлыгы Илдар Гарифуллиннан, ярдәм дә вәгъдә ителгәч, тәвәккәлләдем. Һәм, чыннан да, шуны аңладым: эшкә тәвәккәлләп тотыну күпләребезгә җитми, икеләнү, шикләнүне җиңү кирәк. Эш башлаучы фермерларга бүленүче субсидия исәбенә печән чапкыч, пресс-җыйгыч, ян-яклы тырма алдым, техника паркымда “МТЗ-82”, “Т-40” һәм “Т-28” бар, планда “КУН-10” алу. Көтүлекләр булмау гына бераз кыенлык тудыра, үзегез күреп торасыз — тирә-як урман.
Әлфитнең “Болар — минем өчен мавыгу, хобби кебек кенә” диюе мине бераз аптырашта калдырды. Дөресен генә әйткәндә, бераз гына түгел, бөтенләй аптыратты. Баксаң, Әлфитнең төп эше урманчылыкта икән! Ул — шушы ук Караярда уңышлы гына эшләп килүче “Юрюзаньлес” җәмгыятендә баш инженер булып эшли.
— Безнең төп эш — урманда агач кисү, чыгару һәм ташу. Әле аны Уфа фанера комбинатына, “Кроношпан” җәмгыятенә ташыйбыз. Менә шушы көннәрдә Караидел елгасы аша бик күптән көтелгән күпер төзелешенә таш, башлангыч салыначак. Без әле шул күпер һәм юл үтәчәк урында урман кисәбез. Аның озынлыгы — ун чакрым, киңлеге урыны-урыны белән 200 метр булачак. Эш күләмен шуннан чыгып та чамалап буладыр.
Әйе, бик җитди эшләргә алынган Әлфит үзе һәм ул эшләгән предприятие. “Юрюзаньлес” җәмгыятендә техникасы да, эшчеләре дә, ярдәмчеләре дә җитәрлек, әлбәттә. Ә менә фермер хуҗалыгында ул кемнәргә таяна соң? Гаилә әгъзаларының бу эштә терәк була алуы бик икеле, әлбәттә, чөнки Әлфитнең 81 яшьлек әнисе Нәфкыя апа өйдә күз-колак булса да бик шөкер, хатыны Рәйлә — үз эшендә, сатуда, өлкән кызлары Румия — башкаладагы вузның 3нче курсында, кече кызлары Аида урындагы урта мәктәпнең — 5нче, төпчекләре Самат 3нче сыйныфларында укыйлар. Әлегә төп эш булып исәпләнүче мал азыгы хәзерләүдә фермер-инженерның төп ярдәмчесе Алмаз Котышев бик өлгер егеткә охшаган, хәтта мин Әлфиткә юллаган сорауларның кайберләренә дә ул җавап биреп утыра, эшендә дә шундыйдыр дип ышанасы килә. Ә инде җитдирәк итеп әйткәндә, әлбәттә, быел 30 гектарда эш башкарасыларын да уйласак, фермерга туган-тумачаларын, авылдашларын да ярдәм-гә җәлеп итәргә туры килер, ахры.
— Авыл җирендә, бигрәк тә бүгенге безнең заманда, эше булса, эшчесе табылыр аның, — ди Әлфит Мөхәммәтгали улы. — Иң мөһиме — шул эшне булдыру, йөрәгең җитеп тәвәккәлләү, җиң сызганып тотыну кирәк. Бу мәсьәләдә урындагы властьлар ярдәм кулы сузса, әлеге эшләрнең мөһимлеген аңласа, ул мәшәкатьләр тагын да җиңеләя. Район хакимиятенең боларны аңлавы безнең Караиделдә үз эшен башлаучыларны дәртләндерде, аларның сафын ишәйтте һәм бу киләчәктә дә шулай булып калыр дип өметләнәм. Без туган районыбыз үсешсен өчен үз кулыбыздан килгәннәрнең барысын да эшләргә әзер, һәм болар — яңгыравык сүзләр түгел, ирләр сүзе.
Әлфит Гомәров белән килешми мөмкин түгел, нәкъ шундый булдыклы егетләр белән бара бу дөнья. Аларга киләчәктә дә уңышлар гына телисе килә.