Министрлык оештырылган чорда ул җир эшләре һәм орлыкчылык, терлекчелек һәм токымчылык эше, механикалаштыру һәм электрлаштыру, җирдән файдалану һәм җир эшләре, план-икътисад идарәләрен һәм башка юнәлештәге берничә бүлекне берләштерә.
БАССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 10 мартындагы указы белән республиканың Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм хәзерләү министрлыгы БАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртелә. Республикадагы аграр җитештерүдәге барлык проблемалар һәм мәсьәләләрне хәл итү фәкать әлеге ведомство җаваплылыгына тапшырыла. Районнардагы колхоз-совхоз территориаль идарә итү системасын район авыл хуҗалыгы идарәләре алыштыра.
Башкортстан — илебез икътисадында һәм аның азык-төлек иминлеген ышанычлы тәэмин итүче аграр төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә сугыштан соңгы җимереклекләрне тергезүдә, авылда җитештерүне җайга салуда Авыл хуҗалыгы министрлыгының төп роль уйнавы бәхәссез.
Министрлык оештырылуның беренче елларында ук Башкортстан авыл хуҗалыгы үсеш юлын ныгыта. Мәсәлән, әгәр тарихка күз ташласак, 1946-53 елларда республиканың колхоз-совхозлары дәүләттән 13 меңнән артык трактор, 4 меңнән күбрәк комбайн алган. Чәчүлекләр мәйданы, маллар саны арта.
1950 елдан башлап, илдәге кебек үк, Башкорт АССРында да кече артельләрне берләштерү исәбенә колхозларны эреләтү сәясәте башлана. Аңа кадәр, мәсәлән, 4340 хуҗалык булса, 1953 елга колхозлар саны 1661гә кала.
Әйтергә кирәк, ил күләмендә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү бәяләренең түбән булуы тармакта зур проблемалар тудыра. Хуҗалыкларга продукция җитештереп саткан өчен дәүләттән бик түбән хаклар түләнә. 50нче елларда Башкортстанның байтак районында бөртеклеләр һәм башка культуралар уңышы сугышка кадәрге 1940 ел дәрәҗәсенә дә җитә алмый. Хуҗалыкларда мал азыгы җитешми башлый, терлекләр үлеменә юл куела.
КПСС Үзәк Комитетының сентябрь (1953 ел) пленумы һәм партиянең ХХ һәм ХХII съездлары илнең авыл хуҗалыгындагы артта калуын туктатуда мөһим чаралар билгели. Әйтергә кирәк, республиканың аграр тарихындагы әлеге чорны авыл хуҗалыгының “икенче яңа сулышы” дип кабул итәргә дә ярыйдыр. Совет Хөкүмәте Башкортстанның колхоз һәм совхозларына зур ярдәм күрсәтә. Әйтик, 1954-57 елларда республикага 7 меңгә якын трактор, башка техника кайтарыла. Колхозларга җитештерү тармакларын үзләренә сайлау хокукы бирелә. Продукцияне мәҗбүри сату дәүләт тарафыннан сатып алуга алыштырыла. Иң мөһиме — сатып алу бәяләре шактый арта.
Башкортстанның аграр тарихы һәм ведомство министрлыгының бай сәхифәсе белән таныштырганда, әлбәттә, Урал аръягында чирәм җирләрне үзләштерүнең зур вакыйга булуын билгеләргә кирәк. 1954-58 елларда Башкортстан колхозлары һәм совхозлары 550 мең гектар чирәм һәм озак яткан җирләрне үзләштерде. Республиканың чирәм җирләре ил келәтләрен 30 миллион пот ашлык белән тулыландырды. 50нче елларның беренче яртысындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 1959-65 елларда терлекчелектә тулай җитештерү 70 процентка күтәрелде, сыер маллары саны ике тапкыр артты.
— Соңгы елларда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге аграр мәсьәләләрне хәл итүдә яңа концептуаль алымга нигезләнде. Агросәнәгать тармагының 2020 елга кадәр стратегик үсешен тәэмин итүче программа кабул ителде. Анда төп юнәлешләр буенча эшчәнлектә көндәшлекне күтәрүгә зур игътибар бирелә. Тармак икътисады үсешендә индустриаль модель өстенлек алачак, аграр җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм тармакка инвестицияләр җәлеп итүне үстерүгә басым ясала, — диде аграр министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Хәйретдинова.
Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгына Илшат Фазрахманов җитәкчелек итә. Аның алты урынбасары бар. Аграр ведомствода барлыгы 115 кеше эшли. 21 бүлек һәм 2 сектор тармак юнәлешләренең эшчәнлеген көйли. Министрлык карамагында, шулай ук, 6 учреждение һәм 12 оешма исәпләнә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдында бүген җаваплы бурычлар тора. Әлеге вакытта тармак буенча гомум бәясе 83,4 миллиард сумлык өстенлекле 22 инвестицион проект тормышка ашырыла. Ә узган елда агросәнәгать тармагына җәлеп ителгән инвестиция күләме 8,2 миллиард сумга җиткән иде. Әйткәндәй, аграр җитештерүне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү дәрәҗәсе буенча Башкортстан илдә әйдәүче төбәкләр исемлегендә.
Авылда эшләүчеләр һәм анда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә дә министрлык эшчәнлеге яхшы бәя алды. Соңгы елларда авылларның социаль йөзе үзгәрде. Яшьләр эшкә кайта. Аграр министрлыкның авыл территорияләрен тотрыклы үстерүгә юнәлтелгән төбәк программаларын уңышлы тормышка ашыруы ведомствоны Русия күләмендә үрнәк итеп куйды.
...Ел дәвамында аграр тармакта үткәрелүче барлык мөһим чаралар да министрлык оештырылуның 70 еллыгы кысаларында үтәчәк. “Агрокомплекс-2017”, җир сөрүчеләрнең VI Русия чемпионатында, “Басу көне-2017”, июльдә узачак Бөтенрусия киңәшмәсендә һәм башка чараларда республиканың аграр сәясәте һәм аның казанышлары чагылыш табачак.