Җирләрне саклау һәм аны нәтиҗәле файдалану проблемаларының актуальлеге – Корылтайга елдан-ел арта бара. Көнбатыш илләрнең икътисади санкцияләре дә, илебезнең башка дәүләтләрдән азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар да моңа зур этәргеч бирде.
Башкортстан уңдырышлы җирләргә бай. Әмма аның потенциалы соңгы елларга кадәр тиешле дәрәҗәдә файдаланылмады. Икътисадта агросәнәгать тармагының өлешен күтәрүдә җир ресурслары тиешле дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә дә, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында агросәнәгать комплексын Башкортстанның “үсеш ноктасы” дип билгеләве очраклы түгел.
Әлбәттә, азык-төлек җитештерүне арттыруда сөренте җирләр төп ресурс булып тора. Кызганычка каршы, соңгы биш ел дәвамында республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар 411 мең гектарга кимеде. Аның сәбәпләрен җентекле өйрәнү таләп ителә. Сәбәп аларның башка категориягә күчерелүендә генә микән? 1995-2016 еллар эчендә сөрентеләр 43,5 мең гектарга азайган.
Шул ук вакытта. Республикада әйләнешкә кертергә тиешле файдаланылмыйча яткан сөрентеләр 96 мең гектарга җитә. Файдаланылмаган гомум мәйдан 200 мең гектар чамасы. Шуның 50 мең гектары — гомум милек өлешенә караганы.
Тикшерүләр күрсәтүенчә, авыл хуҗалыгы җирләренең шактый өлешен чүп үләннәре, вак куаклыклар баскан, су һәм җил эрозиясенә бирешкән. Хәзер аларны мелиорация эшчәнлеген үстереп кенә кабат файдаланырга була. Шуны да ассызыклап әйтергә телим, Башкортстанның уңдырышлы туфрагы елдан-ел үзенең кыйммәтен югалта, ярлылана. Узган чирек гасыр дәвамында авыл хуҗалыгы культураларын игү тәртибе түбәнәйде, кайбер район хуҗалыкларында чәчү әйләнеше бозылды. Җир эшкәртүдә экстенсив юл өстенлек ала башлавы галимнәрдә, белгечләрдә зур борчылу тудыра.
2015 елның февралендә парламентның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты башлангычы белән үткәрелгән парламент тыңлауларында Башкортстанда авыл хуҗалыгы торышы, аларның проблемалары һәм аны хәл итү юллары каралган иде. Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга, республика Хөкүмәте, урындагы үзидарә органнары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре исеменә тәкъдимнәр әзерләнде. Аларның үтәлешен дә контрольдә тоттык. Нәтиҗәләр бер дә тынычландырмый. Җитешсезлекләрне төзәтү буенча эш сүлпән бара.
Әзерләнгән мәгълүматларга караганда, 354,5 мең гектар (гомум пай җирләренең 15 проценты) — хуҗасыз. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, бу җирләр — аларның хуҗалары өч ел яки аннан да күбрәк вакыт үзләре хуҗа булган мәйданны арендага тапшырмаган яки башкача файдаланмаган, яисә милек хуҗасы вафат булган башка милекчегә тапшырылмаган. Мондый җирләргә сорау юк, хуҗасыз дип таныла.
Әлеге хәл-шартлардан чыгып шуны ассызыкларга телим. Җир участокларының чикләрен билгеләү, яңаларын формалаштыру, хуҗасыз мәйданнарына яңа милекчеләр билгеләү, пайдан баш тарту, яңа җирләрне дәүләт теркәве аша үткәрү, салым билгеләү һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча җир турындагы законны камилләштерү таләп ителә иде.
Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин 2016 елга Федераль җыелышка Юлламасында намуссыз җир хуҗаларының участокларын закон кысаларында тартып алу, җирне максатлы файдаланмаучыларга каты чаралар кулланырга кирәклеге турында белдергән иде. Минемчә, ташландык җирләрне әйләнешкә кертү өчен түбәндәге чараларны кулланырга кирәк:
1. Хуҗасыз җирләрне, милекчеләрне ачыклау;
2. Юридик яктан аларны җирләрне файдалану хокукыннан мәхрүм итү.
3. “Ирекле” җирләрне нәтиҗәле эшләүче милекчеләргә яки арендаторларга тапшыру.
Әлбәттә, федераль закон кысаларында республикада әлеге категориягә кергән җирләрне файдалану мәсьәләләре буенча парламент тыңлауларында җитди фикер алышу һәм тәгаен тәкъдимнәр булыр дип ышанам.
Шулай ук, икенче бер проблема турында да әйтмичә булмый. Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге байтак җирләрнең файдаланылмавы финанс кытлыгы яки техника, башка матди ресурслар җитешмәве белән генә аңлатылмый. Аерым гражданнар җирләрне алыпсатарлык юлы белән кулланырга тырыша. Ялган яки башка законсыз юл белән пай җирләренә хуҗа булган “эшкуарлар” ул мәйданнарны төзелеш компанияләренә сату белән шөгыльләнә. Бигрәк тә шәһәр яны участоклары шушы максатларда файдаланылып, кулы чиста булмаган әфәнделәргә җиңел табыш чыганагына әйләнеп бара. Өстәмәләр белән кабул ителгән федераль закон мондый оятсызлыкка чик куяр дигән ышаныч бар.
Башкортстанда файдаланылмаган җир участокларына һәм җир пайларына хуҗа булучыларның формаль рәвештә хокукы булганнар саны 357 меңгә җитә. 2016 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, республикада пай җиренә хокукы булган 309 меңнән артык граждан (гомум күрсәткечнең 87 проценты) үзләренең бу җирне файдалану хокукларын теркәгән. Законга ярашлы теркәү җир участокларын нәтиҗәле файдаланырга булышлык итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, булган пай җирләре участокларының 875е авыл хуҗалыгы оешмаларына озак вакытка исәпләнгән арендага бирелгән. Әйткән-дәй, аның мәйданы 1,5 миллион гектар һәм пайчылар санының 68,6 процентын тәшкил итә.
Җир мөнәсәбәтләрен көйләүдә, рәсмиләштерүдә урындагы үзидарә органнарының роле зур. Кызганычка каршы, әлегә аларның бу юнәлештәге эшчәнлеге канәгатьләнерлек түгел. Җирләрне нәтиҗәле файдалануда муниципаль контрольне көчәйтергә кирәк.
Саннар телендә. Районнарның мәгълүмат чараларында һәм авыл биләмәләренең рәсми сайтларында 50 мең пай җиренең файдаланылмавы турында исемлек бирелде. Мондый җирләрне муниципаль милеккә күчерү хокукын билгеләп 35 районда 818 суд карары чыгарылды.Форсаттан файдаланып шуны да әйтергә телим: “Җир төзелеше” турындагы Федераль законның камил булмавы югарыда телгә алынган проблемаларны хәл итүдә каршылыклар тудыра. Парламент тыңлавында мин бу мәсьәләне анда катнашучылар хөкеменә чыгарырга һәм тәгаен фикер-киңәшләр булырына ышанам. Әлбәттә, депутатлар карамагында берничә федераль закон проектына кагылышлы тәкъдимнәр әзерләү бурычы да тора. Алар һәммәсе дә җирләрне категориягә бүлү, аларны максатлы файдалану, урман һәм муниципаль берәмлекләр карамагындагы төркемнәргә бүлүдәге проблемаларны да үз эченә ала. Ләкин, ничек кенә булмасын, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне хокукый көйләү проблемалары бүгенге ихтыяҗлардан чыгып кына түгел, ә киләчәк буыннар мәнфәгатен дә күз уңында тотып хәл ителергә тиеш. Парламент тыңлавында төп максат та шуңардан гыйбарәт.