+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 февраль 2017, 02:00

Маллы абзар — сыйлы йорт

Авыл ихатасының һәркай­сында абзарлар бар, әмма аларның күбесе буш. Кызганычка каршы, бик күпләр, аеруча яшьләр, мал асрамыйча, “тыныч кына” дөнья көтәргә җайлашкан.

— Ничек инде, авылда яшәп, мал асрамыйсың? Итне сатып алырга гарьлек бит. Үзең үстерүгә ни җитә?! Хәзер бит мал асраучыга бер чикләү дә юк. Хөкүмәт, киресенчә, фермерларга, эшкуарларга ярдәм итәргә генә тора. Мал үстереп сатып, финанс хәлеңне дә яхшыртып була. Абзардагы мал — ул бит капитал. Югыйсә, акча юк дип зарланырга беләбез, ә эшләргә җилкә юка, — дип, мондый хәлгә ризасызлык белдерә Арслан Хәбипов.

Әлеге вакытта аның абзарында бүгеннән чалырлык өч көр үгез басып тора.

— Менә шушы көннәрдә берсен иткә озатырга иде. Шөкер, үзебезнең даими клиентлар бар, танышлар, шәһәрдә яшәүче туганнар сатып алып бетерә. Итнең сыйфатыннан канәгатьләр, хакын да артык кыйммәт куймыйбыз, — ди ул.

Элегрәк аның бозауларны алты-җидешәр башка җиткергәне булган. Яз көне бозау сатып алып, симертеп сатуны ул бик файдалы саный. Шөкер, инде балалары үсеп, белем алып, эшли башлаган. Аларны укыт­кан вакытта акча аеруча күп кирәк чакта, шул маллар ярдәм итте, ди ул. Йорт-ихаталарын тергезүдә дә, әлбәттә, иттән кергән акчаның ярдәме зур була. Бүген аның ихатасы ялт итеп тора. Абзар салганда “Россельхозбанк”­тан ташламалы кредит алдык, ул бик ярап куйды, ди ул.

Мал асрауда Арслан Хәби­повның үз серләре бар.

— Малны аны күңел биреп карарга кирәк, шул вакытта гына ите тәмле була. Нәрсә ашату зур роль уйный, кайбер кеше алдына печән сала да кереп китә, мал ашамаса, ачыкса ашар әле, алдында бар, дип уйлый. Ашамаган икән, димәк, анда мал яратмаган берәр тәмсез печән эләккән, ул аны күпме ятса да ашамаячак. Өстәвенә, тирес исе сеңә, мал аңа башка кагылмаячак, шуңа да башка печән бирергә кирәк, — ди ул. — Фуражны мин ачытып бирәм. Өстенә кайнар су коеп, бераз печән вагы салып, берничә сәгатькә калдырам. Мал яратып ашый, өстәвенә, болай бәрәкәт­лерәк, күләме артып китә. Шулай ук, сыерга, аеруча кыш айларында, ике-өч чиләк җылы су бирергә кирәклеге турында онытырга ярамый. Кайберәүләр “безнең сыер әйбәт, коедан гына эчә” дип мактана, болай итү мал өчен бер дә файдалы түгел.

Хәбиповлар мал өчен бакчаларында күпләп чөгендер, кабак үстерә икән. Аеруча кабакны мал яратып ашый, диләр.

Малларының чылбырда булуы да аптыратты мине, чөнки фермада мондыйны күргән булса да, шәхси ихатада, гадәттә, маллар үз иркендә йөри. Баксаң, хуҗа симертәсе малның энергиясе сарыф ителмәсен өчен аларны чылбырлый икән. Бергә булгач, шаяралар, сөзешәләр, ә болай бер-берсенә баралмыйлар, ди.

Хәбиповлар кош-корт та асрый, былтыр бройлер тавыклар, каз үстергәннәр.

— Бүгенге авылларда хөррият бит — печәнлекләр тулып ята, элекке кебек эзләп йөрисе юк. Иренмәскә, кемнәндер көтеп ятмаска гына кирәк. Элек халык, ничек авыр булса да, мал асрарга тырышкан, чөнки сыер — ул туйдыручы, туендыручы. Ә бүген исә авыл халкы кибет сөте эчә, итне сатып алып ашый. Кайберәүләр хәтта, ит ашаган юк, кыйммәт, дип зарланырга ярата. Мин шундыйларга аптырыйм, бераз кыймыл­дасаң, өстәлеңдә сый була ул, — ди Арслан Нәҗип улы.

Хәбиповлар моннан дистә ел элек бер исерек адәмнең гаебе аркасында каты авариягә эләккән булган. Бөтен гаилә белән яшәү өчен көрәшкән алар — һәркайсы үлемгә бер адым гына калган. Гаилә башлыгы үзе дә, хатыны Рәдилә ханым да бик күп операция кичергәннәр. Бүген икесе дә группада. Әмма тырышып-тырмашып дөнья көтәләр, физик эшләрнең аларга авыр бирелгәне дә бардыр, әмма монда беркем дә кул кушырып утырмый. Шуңа күрә тормышлары да җитеш, өстәлләре мул сыйлы.
Читайте нас: