+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март 2017, 12:33

Бәрәңге үз чиратын көтә!

Март ахыры — бәрәңгене баздан чыгару вакыты. Уңган хуҗаларның күбесе аны көздән үк үрдерү өчен сортларга аерып, һәрберсен алсу төстәге марганцовкада юып һәм әрҗәләргә бер кат итеп тезеп чыга.

Бәрәңге чыгарылган урынга кояш яктысы төшәргә тиеш түгел. Температура 22-24 градус җылылык тәшкил итсә, бәрәңгенең күзәнәкләре “уяна” башлый. 2-3 атнадан соң һава температурасын +10-14 градуска кадәр киметергә, әрҗәләрне 1-2 атнага балконга чыгарырга киңәш ителә. Үсә башлаган күзәнәкләр бу вакытта 2-3 сантиметра кадәр җитә.

Дымлылыкны тикшереп, көн аралаш төрле катнашмалар, минераль ашламалар, су сибеп торырга онытмагыз.
Графигы:

1. Бор кислотасы эремәсе (3 литр суга 0,5 чәй калагы бор кислотасы һәм 0,3 стакан сөт).
2. Бакыр купоросы эремәсе (1 чәй калагы купоросны 3 литр су һәм 0,3 стакан сөт белән кушарга).
3. Агач көле эремәсе (3 стакан көлне 3 литр суга салырга).
4. “Нитрофоска” ашламасы эремәсе (3 литр суга 1чәй калагы ашлама). Аннан цикл кабатлана.

Әлеге препаратлар белән эшкәртү үсемлекләрнең тиз үсүенә ярдәм итәчәк һәм йогышлы авырулардан саклаячак.
Читайте нас: