Шул ук вакытта, фермер хуҗалыклары алдында җитди бурычлар да тора. Үз карамагындагы җирләрне тагын да нәтиҗәлерәк файдалану, дәүләт ярдәмен максатлы тотыну һәм кооперацияләргә берләшү — республика җитәкчелеге тарафыннан төп таләпләр буларак билгеләнде.
Күптән түгел Уфада республика Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр берлегендә сүз шул хакта барды.
Башкортстанда фермерлык хәрәкәте, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, соңлабрак башланса да, бүген алар аграр җитештерүдә үзләренең аягында нык басып торган, максатчан һәм җир хуҗалары булып өлгергән берәмлек булуын күрсәтте. Русия рейтингында тулай аграр җитүштерү күләме буенча, мәсәлән, республика фермерлары — 11нче, ә Идел буе федераль округында 14 төбәк арасында 4нче урында килә.
Шул ук вакытта.
2016 ел йомгаклары буенча, республикада җитештерелгән ашлыкның — өчтән бер өлеше, көнбагышның — 25, шикәр чөгендеренең — 20, яшелчәнең — 14, итнең — 5,4 һәм сөтнең 9 проценты фермер хуҗалыкларына туры килгән.
— Без мондый дәрәҗәгә фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирештек, — диде, утырышта чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — “Үз эшен башлаучы фермер” һәм “Гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү” программаларында 650дән артык фермер катнаша. Аларга 1,2 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Болар һәммәсе дә 7,7 мең баштан күбрәк сыер малы, 1,8 мең баш ат, 7,8 мең сарык, 6,3 мең кош-корт, 339 берәм-лек трактор, 1100 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алырга мөмкинлек бирде.
Белешмә. Максатлы программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә соңгы дүрт елда авыл хуҗалыгында 1,5 меңнән күбрәк яңа эш урыннары булдырылды.
Шунысы игътибарга лаек, быел Русия Хөкүмәте фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән ярдәмне тагын да күтәрергә булды. Тоташ авыл хуҗалыгына финанс ресурсларының элекке еллардан кимрәк булачагы да фаразлана иде, югыйсә. Ә фермерларга аның, киресенчә, артуы ил күләмендә әлеге категориядәге хуҗалыкларны тагын да күбәйтергә кирәк, дигән сигнал булып яңгы-рый. 2017 елдан, мәсәлән, үз эшен башлаучы фермерлар өчен программа гранты моңа кадәр булган 1,5 миллион сумнан өч миллион сумга җитте. Гаилә терлекчелеге фермерларына 21 миллион сумнан 30 миллион сумга күтәрелә.
Программада катнашучыларны, билгеле, конкурс нигезендә сайлап алачаклар. Тармак министрлыгы март аеның икенче яртысында аларны нинди шартларда кабул итү турында хәбәр итәчәк.
Дәүләтнең фермерларга карашы ничек кенә уңай булмасын, Хөкүмәт алардан бүленгән акчаның нәтиҗәле тотынылуын таләп итә. Алай гына түгел, җитештерүдә күрсәткечләрен киметүчеләр, гомумән, субсидиягә өмет итә алмаска да мөмкин. Техника, мал, минераль ашламалар сатып алуда катгый таләпләр бар. Ташламалы кредит бирү тәртибе дә үзгәргән.
— Фермерлар авылда аграр бизнес алып баручылар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә тиеш. Көчләрне, мөмкинлекләрне берләш-тереп кенә авылларны җанландыра, кешеләрне эшле итә алабыз. Бернинди бизнес та авылда үз көче белән эшли алмый. Сәүдә базарында көндәшлек зур һәм эре үзаллы аграр предприятиеләр белән ярышу авыр. Фермерлар үз бизнесын көйли белергә һәм продукцияне сату өчен җитештерергә өйрәнергә тиеш. Шушы максаттан республикада җитештерү, эшкәртү, логистик үзәк һәм сәүдә арасында төгәл бизнес-кооперация системасы булдырырга кирәк. Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бүген аграр тармак алдында шундый бурыч куела, — диде утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аграр ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов.
Илшат Илдус улы, авыл хуҗалыгы кооперативларын оештыруда Липецк өлкәсен үрнәк итеп куйды. Әйткәндәй, әлеге юнәлешне үстерү мәсьәләләре буенча телгә алынган төбәк гомумрусия күләмендәге мәйданчык буларак та кабул ителгән иде. Липецк өлкәсендә андый кооперативлар саны 800дән артса, Башкортстанда нибары 32 берәмлек кенә теркәлгән. Анда авыл кооперациясенә барлык шәхси ихаталарның 33 проценты, ягъни, 65 меңнән артык крестьян хуҗалыгы җәлеп ителгән.
Министр, шулай ук, Башкортстанда фермерларга дәүләт ярдәме арту белән беррәттән, алар җитештергәнне сату өчен дә мөмкинлекләрнең зур булуын аcсызыклады. Экологик яктан чиста продукциягә ихтыяҗ арта. Республикада федераль сәүдә челтәренең дә Башкортстан фермерлары белән кызыксынуы үсә. Кызганычка каршы, проблеманы “үле нокта”дан кузгатып җибәрү өчен еллар дәвамында дәрәҗәле киңәш-мәләрдә күтәрелеп, соңыннан кәгазьдә калган мәсьәләләрне тизрәк хәл итү кирәк. Республикада күмәртәләп сатып алу-бүлү үзәкләре төзү турында моңа кадәр күп сөйләнелде, әмма эш кузгалмады. Мәсьәлә әлеге утырышта яңа эчтәлектә яңгыраш алды. Үзгәреш булырмы — анысын вакыт күрсәтер. Хәер, чит ил фермерлары эшчәнлегендә үзара кооперация хезмәттәшлеге дә, телгә алынган үзәкләр дә мөһим урын тота.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиев та үзенең чыгышында фермерларга үзара берләшергә, кооперацияләр оештырырга кирәклеге турында басым ясады. Аның фикеренчә, республикада әлеге категория хуҗалыкларның потенциалы бик зур. Аларның кайберләренең үзләре яшәгән төбәктә инвестор буларак эш күрсәтүе дә шуны раслый.
— Илдә фермер хуҗалыклары кимегәндә, Башкортстанда аларның саны арта. Бу — республика җитәкчелеге тарафыннан аграр сәясәттә дөрес юнәлеш алу нәтиҗәсе. Соңгы мәгълүматлар буенча, крестьян-фермер хуҗалыкларында 50 мең баштан күбрәк савым сыеры асрала. Ул — Башкортстанда 50 эре комплекс дигән сүз. Хөкүмәтнең аларга ышануы, ярдәм итүе эзсез клмаячак, — диде Зифкатъ Ислам улы.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен каршылаучы аграр тармак ветераны Зифкатъ Сәетгалиев үз теләге белән вазыйфасын бушатты. Берлекнең яңа рәисе итеп Чишмә районының “Әгъли” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдар Әһлиуллин сайланды.
Утырышта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов катнашты. Ул, республикада фермерлар эшчәнлеген күтәрүдә кооперациягә берләшүнең мөһим чара булын билгеләде. Җитештерелгән продукцияне сату һәм күләмле саклагычлар төзү белән бәйле проблемаларның көн үзәгендә торуын ассызыклады. Ил, дөнья сәүдә базарында химик өстәмәләрсез үстерелгән экологик чиста продукциягә ихтыяҗ артуын исәпкә алганда, Башкортстан фермерларының эре сәүдә челтәрләренә чыгарга да, экспортка үз өлешен кертү буенча да мөмкинлеге зур, диде вице-премьер.