+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 апрель 2017, 02:00

Илшат Фазрахманов, Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры: “Без башкаларга да ярдәм итәргә сәләтле”

Язның беренче ае үтеп китсә дә, көннәрнең җылына башлавы һаман да тоткарлана. Бу хәл авыл хуҗалыгында киренкелекне дә көчәйтә. Узган елда республикада басу эшләре 17 апрельдә башланган иде. Белгечләр быел бу кампаниянең бер атнага кадәр соңлавын фаразлый. Әмма, ничек кенә булмасын, шунысы бәхәссез – быел чәчү эшләренең дәррәү башлануы ихтимал. Аграр хуҗалыкларга басуда эшне һичкайчан булмаганча тиз һәм оешканлык белән тотарга туры киләчәк. Әлбәттә, авыл хуҗалыгында әле дә орлык туплау, минераль ашлама кайтару дәвам итә.Быел республикада бөртекле һәм кузаклы культураларны 2,2 миллион гектарда чәчү планлаштырыла. Узган көздәге корылык аркасында уҗым культураларын азрак чәчүгә бәйле, быел чәчүлекләр 108 мең гектарга артачак.Башкортстан аграрийлары язгы кыр эшләренә ничек әзерләнде? Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында нинди бурычлар тора? Шушы һәм башка сораулар белән без республиканың авыл хуҗылыгы министры Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать иттек.

— Илшат Илдусович, Сез яңа авыл хуҗалыгы елын, чәчү кампаниясен тармак министры вазыйфасында беренче тапкыр каршы аласыз? Республика Башлы­гының аграр тармак алдында киеренкерәк бурыч­лар куюы Сезне бераз каушат­мадымы? Җавап­лылык ни дәрәҗәдә артты?

— Дөресен әйткәндә, минем бу турыда уйлаганым булмады. Чөнки бүген чоры шундый – тизрәк чара күрергә, ашыгыч карар кабул итәргә кирәк. Әлбәттә, курку түгел, җавап­лылык бар. Ә инде алда тәгаен бурыч куелганда, аны ничек хәл итү үзеңнән тора. Министрлыкта көчле команда бар. Һәр белгеч — үз эшендә про­фессионал. Сүз дә юк, яңа вазыйфада беренче чәчү компаниясе – зур сынау. Мин ышанам, республика җитәк­челеге алдында аграрийларның йөзе кызарырлык булмас.

— Русиядә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортында төп урынны ашлык алып тора. Аерым культуралар сатуда илебез дөнья күләмендә 2015-16 елларда хәтта беренче урынга чыкты. Шундый шартларда Башкортстанның игенчелек тар­магында үсеш ничегрәк фаразлана?

— Без игенчелектә әлегә кадәр үстерелгән традицион культуралар белән генә чикләнмичә, дөнья базарындагы ихтыяҗны да исәпкә алырга тиешбез, дигән фикердә мин. Мисал өчен, нут борчагына ихтыяҗ арта. Дөнья экспортында ул 2016 елда 2,5 миллион тоннага җитте. Чагыштыру өчен: биш ел элек бу күрсәткеч — 1,6 миллион, ун ел элек 960 мең тонна иде. Нут борчагы белән тәэмин итүдә Русиянең дөнья базарында роле үсә. Экспортлауда Русия, Австриядән кала, икенче урында тора. 2003 елда дөнья экспортында илебез өлеше 1,3 проценттан артмаса, 2016 ел йомгаклары буенча 10 процентка якынлашты. Борчак экспор­тының да 12 проценты — Русиянеке. Канададан кала, читкә сатуда икенче урындабыз. Игътибар итегез, дөнья күләмендә сәүдә базарында соңгы 15 елда борчакка ихтыяҗ 48 процентка арткан. Әлеге мисалларны ни өчен китерәм дип кызыксынасызмы? Чөнки аларны без дә күпләп үстерә алабыз. Республика аграрийларыннан да чәчүлек структураларын билге­ләгәндә сәүдә базары ихтыяҗыннан чыгып эш итүне сорыйбыз.

...Бүген агрономиягә генә түгел, икътисади фәнгә дә таянырга кирәк. Экономияләргә, продукциягә югары өстәмә бәя алырга өйрәнергә кирәк. Базарны активрак өйрәнү, керемне күбрәк бирүче, ихтыяҗ булган югары маржиналь культуралар җитештерүне үзләштерү мөһим...
Җиргә ваемсыз мөнәсәбәт мәсьәләсе тулысынча ябылырга тиеш. Аны максатсыз файдаланучыларга штраф салачакбыз. Без мондый җирләрне закон кысаларында тартып алып, аукцион аша сатачакбыз. Җирдән файдалану өлкәсендә тәртип булдырмыйча, авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру турында сүз дә булырга тиеш түгел.
(Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2017 елның февралендә үткән язгы басу эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдәге чыгышыннан.)


Шунысы игътибарга лаек, 2020 елга кадәр авыл хуҗа­лыгын үстерү буенча республика программасында ашлык җитештерү өстенлекле юнә­лешләрнең берсе буларак билгеләнде. Башкортстанда бу өлкәдә резервлар бар. Күптән түгел, мәсәлән, рес­публиканың көньяк урман-дала зонасына караган район­нарның язгы кыр эшләре әзерлегенә багышланган киңәшмәсендә катнашырга туры килде. Биредә файдаланылмыйча яткан сөренте мәйданнар 15 мең гектарга җитә. Бу зонага караган төбәктә ашлык җитештерүне тагын да 30 мең тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге бар. Узган ел бу төбәктә гомум чәчүлек мәйданнары 711 мең гектар һәм тулай ашлык җыемындагы өлеше 27 процент тәшкил итте, ягъни 900 мең тонна ашлык җыеп алынды. Без мондый резервларның һәр климатик зонада барлыгын беләбез һәм аларны файдалану юлларын муниципаль районнар белән берлектә хәл итәчәкбез.
Үсешне фаразларга гына түгел, ә нигезләргә дә кирәк. Быел 3,5 миллион тонна ашлык җитештерү бурычы куела. Исәп буенча, шуның 520 мең тоннасы — чәчү орлыгына, 800 мең тоннасы мал азыгы ихтыяҗына бүленәчәк. 350 мең тонна ашлык эшкәртү сәнәгатенә бирелсә, калган 1,8 миллион тоннаны сатарга планлаштырабыз. Әйткәндәй, җитештерүчеләр ашлык күп, ничек сатарга икән дип баш ватмаячак. Башкортстан Ашлык җитештерүчеләр берлеге шул максаттан чыгып төзелде.

— Илшат Илдусович, сер түгел, соңгы елларда, ничектер, аграр ведомство авыл хуҗалыгындагы эшләргә, атап әйткәндә, басу эшләренә артык “кысылып” бармады кебек. Шунлыктан аерым җир хуҗалары чәчүдә дә юл буйларындагы мәйданнардан ерак китә алмады. Министрлыкның чәчү кампаниясендә районнар белән үзара бәйләнеше ни дәрәҗәдә булачак? Аларга нинди бурычлар куела?

— Бу мәсьәлә министр­лыкның көн кадагындагы эшчәнлеге белән бәйле. Быел министрлык каршында Басу эшләре белән бәйле проблемаларны тиз хәл итү һәм муниципаль идарә итү органнарына ашыгыч булышлык күрсәтү буенча оператив үзәк оештырылды. Бу эш башланды һәм без шимбә саен туры бәйләнеш белән һәр райондагы әзерлек мәсьәләсен тикшерәбез. Соңгы мәгълү­матлар буенча, мәсәлән, шул ачыкланды, Мәләвез, Чишмә һәм тагын берничә районны исәпкә алмаганда, сөрентеләр җитәрлек дым алачак.
Алда әйтеп үтүемчә, һәр районга, базар ихтыяҗын исәпкә алып, чәчү структурасын яңартырга тәкъдим ителде. Быел соя мәйданнары 8 тапкыр зураячак һәм 800 гектарга җитәчәк. Карабодай, борчак һәм тары мәйданнары 10-20 процентка артачак. Югарыда телгә алынган нут борчагын һәм борай культураларын үстереп караучы хуҗа­лыклар да аз түгел. Алар элек игелә иде бит, ышанам, онытылган культуралар мәйданы киләсе елларга тагын да артачак. Көнбагыш мәйданнары үзгәрешсез кала. Шикәр комына бәяләр узган ел кимүгә карамастан, республикада татлы тамыр игүчеләр аның мәйданын арттырырга булды, чөнки шикәр бәясе бүген 33 сумнан артмаган хәлдә дә, аны үстерү рентабельлелеге 150-170 процентка җитә.

— Белгечләр фикеренчә, теге яки бу культураның уңдырышлылыгының 40 проценты орлыкның сыйфатлы булуына бәйле. Быел аграр хуҗалыклар нинди орлык чәчә? Шул уңайдан минераль ашламалар туплау барышы белән дә таныштырып үтсәгез иде.

— Ассызыклап әйтергә телим, Башкортстан — Русиядә орлыкчылык тармагын саклап калган санаулы төбәкләрнең берсе. Әлеге вакытта бездә югары репродукцияле орлык җитештерү һәм сату сертификациясенә ия 68 орлыкчылык хуҗалыгы бар, шуның 55е элита орлык җитештерә. Узган елда алар 39 мең тонна элита һәм суперэлита орлык җитештерде. Әмма бу гына аз. Әлеге күләмне тагын да 15 мең тоннага арттырганда, республика ихтыяҗы тулысынча канә­гатьләндереләчәк. Бөртек­ле иртә культуралар өчен 308 мең тонна орлык тупланды. Аның кондициягә җиткерел­гәне 100 процентка якын. Республикада элита орлык чәчү дә гомум мәйданда 10 процентка якынлаша. Бу көннәрдә һәр хуҗалыкта орлык кайтару эше төгәлләнә.
Кызганычка каршы, минераль ашламалар кайтаруда аерым хуҗалыкларда әлегә сүлпәнлек сизелә. “Башплодородие” һәм “Агрохимцентр” җәмгыятьләрендә алар иркен сатыла. Республика Хөкүмәте ярдәме белән быел ашлама бәяләре узган елдагыдан 10-12 процентка түбәнрәк хакка озатыла. Әле вакыт бар һәм без бу эшне тизләтү чарасын күрәчәкбез. Һәр килограмм ашламаның ашлык җыемын 10ар килограммга кадәр арттыруын истән чыгармыйбыз.

— Илшат Илдусович, күптән түгел республиканың Урал алды дала зонасы районнары аграрийлары белән узган киңәшмәдәге чыгышыгызда: “Без бюджет алдындагы йөкләмәләрен төгәл үтәгән, тотрыклы эшләгән һәм үзенең аграр биз­несының “үсеш ноктасы”н күргәннәргә ярдәм итә­чәкбез”, — дидегез. Сүз бу очракта субсидияләү турында бара торгандыр. Бүген барлык аграр хуҗалыклар да бу таләпләрне үти алмый, ә чәчү алдыннан мондый шарт куелуы әлеге кампанияне оешкан төстә җиңеп чыгуга аяк чалмасмы?

— Бу — минем яки минист­р­лык тарафыннан бил­геләнгән таләп түгел. Бүгенге икътисади мөнәсәбәтләр, җитештерүдә һәм идарә итүдә яңа концепциаль караш шундый бурыч куя. Әйткәндәй, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та аграрийлар белән очрашуларда бу мәсьәләне ассызыклады. Әлбәттә, бигрәк тә яңа уңышка нигез салган җаваплы чорда беркем дә авылны читкә типми, шул исәптән финанс ресурслары чикле булганнарны да. Шул ук вакытта, җир хуҗалары рентабельле эшләргә, бурычларын, халыкка хезмәт хакын вакытында түләргә сәләтле булырга тиеш. Игътибар итегез, 1 февральгә республикадагы 2500 хуҗалыкның нибары 527се генә субсидия алуга өмет итә иде. Бу — республикадагы барлык чәчүлек мәйданының 15 процентын берләштергән хуҗалыклар саны. Хәзер чәчү кампаниясе якынлашканда чагыштыру тамырдан үзгәрде. Апрель башына дәүләт ярдәменә 969 аграр хуҗалык өмет итә, шуның 629ы субсидияне март ахырына алырга хокуклы иде, 340ы — апрельдә. Билгеле, чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен аграрийларның күпчелеге банкка мөрәҗәгать итә. Быел 5 процентлы льготалы кредит заемщикларның хәлен шактый яхшырта. Әлеге вакытта без “Россельхозбанк”, “Саклык банкы”, “ВТБ Банк” һәм “Газпромбанк” белән актив эшлибез. Соңгы мәгълүматлар буенча, гомум суммасы 3,2 миллиард сумлык 120 льготалы кредит алынды.
Болардан тыш, республика Хөкүмәте казнадан 150 миллион сум бүлү турында карар кабул итте. Ул кыска вакытка алынган кредитларның процент ставкаларын кайтаруга тотынылмаячак. Ул кредитлар техника ягулыгы, запас частьләр һәм минераль ашлама сатып алу максатында алынган иде.
Йомгаклап шуны әйтергә телим: дәүләт программасына ярашлы, 2020 елга без ашлыкның тулай җыемын 4,2 миллион тоннага җиткерергә бурычлы. Чәчүлекләрне арттыру мөмкинлеге бар. Элева­торларның куәтен, ашлык эшкәртүче предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген күтәрүдә резервлар җитәрлек. Техника паркы яңартыла. Әгәр авылда бизнеска йөз тотып эшли белүче идарәчеләр, базар конъюнктурасын аңлаган булдыклы җитәкчеләр, керем белән чыгым исәпләрен чагыштыра белүче менеджерлар күбрәк була икән, ышанам, кешеләрнең аграр җитеш­терүгә кызыксынуы артачак. Без үзебезне туйдырырга гына түгел, башкаларга ярдәм итәргә дә сәләтле.
Читайте нас: