+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 апрель 2017, 02:00

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың

Русиянең көньяк төбәкләрендә язгы басу эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Башкортстанда быел чәчү кампаниясе гадәттәге еллардан бераз соңламакчы. Табигатьнең болай ашыкмавының уңай яклары күбрәкме, әллә зыянымы – әлегә фаразлавы авыр. Шулай булуга карамастан, федераль Хөкүмәттә быел уңышның узган елдагыдан азрак җыелачагын чамаларга да өлгерделәр. Ашлык базарында сәясәт тотрыклы түгел. Моңа кадәр Русия ашлыгына өстенлек биргән Төркия дә быел ни сәбәпледер экспортлау күләмен киметергә уйлый. Хәер, ничек кенә булмасын, Русия дөнья күләмендә ашлык базарында лидерлык дәрәҗәсен саклап калу өчен тырышачак. Илдә эчке ихтыяҗның 70 миллион тоннадан артмавын исәпкә алганда, Русиянең экспорт потенциалын 40-42 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеге бар. Янә дә шунысы, ашлык уңышы рекордлы булганда крестьян хезмәтенә горурлану белән беррәттән, аны яхшырак бәягә сату да проблема булып тора. Ләкин, сер түгел, һәр аграр хуҗалык та үзе җитештергәнне Латин Америкасына, Кытайга яки Согуд Гарәбстанына озата, сата алмый. Мондый хәл-шартларда, билгеле, Хөкүмәт ашлык экспортлауны үзмаксат итеп куярга түгел, ә бәлки, бу механизмны илдә иген культуралары җитештерүгә стимул бирүче шарт буларак кабул итәргә тиеш.

Мәгълүм булуынча, узган елда Башкортстанда ашлыкның тулай җыемы 3,2 миллион тоннадан артып китте. Күрсәткеч 2015 елгы дәрәҗәдән 250 мең тоннага күбрәк. Аграрийларның уңыш бәйрәмендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов 2020 елга кадәр чәчүлек мәйданнарын тагын кимендә 100 мең гектарга арттыру бурычы куйды. Ашлык җитештерүче аграр хуҗалыкларга төрле дәрәҗәдәге дәүләт ярдәме күрсәтүдә дә үзгәрешләр бар. Бу турыда февраль аенда язгы басу эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов анык белдерде. “Бүгенге шартларда бюджет теге яисә бу предприятие яки хуҗалык үсешендә бердәнбер чыганак була алмый һәм булырга да тиеш түгел. Бюджет – дәүләтнең башка көйләүче механизмнары белән берлектә стимул бирүче факторларның берсе генә. Дәүләт ярдәмен, беренче чиратта, үзенең аграр бизнесын акыл белән оештырган, яхшы нәтиҗәләре, рентабельлелек һәм алга китеш булган хуҗалыкларга гына күрсәтәчәкбез. Һәр эшчегә исәпләгәндә җитештерүчәнлек түбән булган хуҗалыкларга да ярдәм минималь дәрәҗәдә кала. Базар мөнәсәбәтләре законнары шартларында грамоталы һәм экономияле, азрак чыгымнар белән яхшы нәтиҗә алырга өйрәнергә кирәк”, – диде Рөстәм Зәки улы.
Билгеле, яңа авыл хуҗалыгы елына аяк басканда төшенкелеккә бирелергә түгел, ә ышанычлы максат һәм оешканлык сүрелмәскә тиеш. Нинди генә шартларда да Хөкүмәт крестьянны язмыш кочагына ташламады.
“Кызыл таң” гәзите республикада язгы кыр эшләренә әзерлекне һәм бүген авыл хуҗалыгы тармагындагы проблемаларны уртага салып сөйләшү максатында “түгәрәк өстәл” оештырды. Төрле дәрәҗәдәге аграр тармак белән бәйле җитәкчеләр үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашты, тәкъдимнәрен җиткерде.
Читайте нас: