“Үзәк” МТСы Миякә филиалы Федоровка бүлекчәсенең Коры Иҗәк фермасына бер ел элек килгән вакытта безне комплекстагы азык тулы улаклар янында үз дәрәҗәләрен белеп, салмак кына күшәп торучы тоннага якын авырлыктагы “герефорд” токымлы үгезләр каршы алган иде. Дөресен әйткәндә, бу юлы да Коры Иҗәккә көр, елкылдап торучы тиреле әлеге мәхлуклар белән тагын бер сокланырбыз, дигән уйда килдек. Әмма бу юлы безне үгезләр утарында шундый ук токымлы сыерлар каршы алды. Хәер, болары да көрлеге, ашауга нык булулары һәм “дәрәҗә саклау”лары белән аерылып тора.
– Югарыдагы оешма карары нигезендә былтыр бездән симертүдәге малларны алдылар. Хәзер без фәкать “герефорд” токымлы таналар җитештерүдә махсуслашабыз. Шул рәвешле бүген хуҗалык фермаларында 486 баш сыер малы исәпләнә. Аларның 198е – сыерлар, 104е – башмаклар, 43 башы бүгеннән сатуга әзер бер елга кадәрге башмаклар, 133е – бозаулар.
Эш технологиясенә килгәндә, бозауларны 8 ай дәвамында имезүдә тотабыз. Сөтчелек белән шөгыльләнмибез. Арытаба үгез бозаулар аерып алынып, симертү өчен Миякә МТСына җибәрелә. Без исә фәкать таналарны әзерләү, алардан “герефорд” токымлы яхшы сыерлар алу өстендә эшлибез. Бу яклап караганда, бүген без республикада “герефорд” токымлы таналар тупланган бердәнбер үзәк булып торабыз, – диде, комплекс эшчәнлеге белән таныштырып, аның мөдире Зиннур Йосыпов.
Әйтергә кирәк, биредә үстерелгән “герефорд” токымлы таналар итчелек юнәлеше белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары арасында зур ихтыяҗ белән файдалана икән. Бу җәһәттән, быел гына да, ягъни төп “сату-алу” сезоны башланганчы ук, 14 тананы сатып өлгергәннәр. Шул ук вакытта таналарның бәясе түбән дип әйтеп булмый, берсе якынча 60 мең сумга төшә. Аның каравы, бу токымлы сыерлардан алынган бозаулар ел ярым үтүгә үк 500 килограммга кадәр авырлык җыя һәм хуҗасына чагыштырмача тиз арада зур табыш китерә.
– Бүгеннән сатуга әзер 43 танабыз бар. Алырга теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Алмасалар да кайгырмыйбыз, алар исәбенә сыер көтүен яңартабыз. Көтүне 250 башка җиткерү мөмкинлеге бар. Моның өчен азык запасы да, көтүчеләр дә, ферма куәтләре дә җитәрлек, – дип сүзгә кушылды зоотехник Альфред Йосыпов.
Өстәп, шуны да әйтергә кирәк: кайбер хуҗалыклардан аермалы буларак, ферма эшче көчләргә дә кытлык кичерми. Фәнил Хәкимов, Иван Семенов, Айрат Хәсәнов, Азат Әбҗәлилов, Шәүкәт Раимов һәм Александр Закузников кебек алдынгы терлекчеләр биредә чын мәгънәсендә көнне төнгә ялгап эшли. Хәер, моның өчен ныклы нигез дә бар. Ферма мөдире белдерүенчә, терлекчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 20-23 мең сумга җитә, барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлә. Шулай булгач, ни өчен күңел биреп, тырышып, чат ябышып эшләмәскә?!
Язманы “Монда “хатын-кыз”лар гына” дип атасак та, бу чынбарлыкка бик үк туры килеп бетми, чөнки токымчылык эше өчен иң зур җаваплылык биредә асралучы “герефорд” токымлы ун нәсел үгезенә йөкләтелгән. Шул рәвешле аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә дә узган елда йөз сыердан 82 бозау алынган булса, быел бу күрсәткечне 90га җиткерү бурычы куелган. Үгезләр дә, сыерлар да, биредәге токымчылык эше өчен җаваплы алдынгы хезмәт коллективы да сынатмас һәм республикада “герефорд” токымлы таналар үстерүче бердәнбер үзәкнең даны Башкортстан белән генә чикләнмичә, тагын да ераккарак танылыр дигән изге теләктә калыйк!