Кунакларны Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Данир Әхмәдишин тәбрикләде. Төбәк белән кыскача таныштырып үтеп, ул районда быелгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Быел чәчүлекләр структурасында төп урынны 51 меңнән артык гектарда бөртеклеләр алып тора, дип билгеләде ул. Быелгы басу эшләренең үзенчәлеге шунда: көздән 18 мең гектардан артыграк мәйданда уҗым культуралары чәчеп калдырылган. Шуның 6450 гектарын көзге бодай били. Әйткәндәй, уҗым культураларының мондый зур мәйданда чәчелгәне юк иде. Ашлык җитештерү күләмен арттыру буенча, чынлап та, җитди адым ясалды, дип ассызыклады Данир Әнвәр улы.
Конференциядә төп доклад белән республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. Тармакның 2016 елдагы эшчәнлегенә кыскача йомгак ясап, ул республика агросәнәгать комплексының быелдан башлап стратегия планына нигезләнгән үсеш перспективаларына тукталды. Билгеле булуынча, республиканың АПК-2020 Стратегиясендә төп юнәлешләр сыйфатында игенчелек, ябык грунтта яшелчә үстерү, товарлыклы сөт, ит һәм кош ите җитештерүне арттыру, азык һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү билгеләнгән.
– Һәр юнәлеш буенча таяныр нигез итеп нәтиҗәле эшләүче милекчеләр һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре алынды, – дип ассызыклады Илшат Илдус улы.
Урал алды төбәгендә, мәсәлән, моңарчы эшкәртелмәгән җирләрне әйләнешкә кертү исәбенә ашлык җитештерүне арттыру, сөтчелек комплексларын индустриализацияләү белән сөт җитештерүне үстерү потенциалы бар.
Моннан тыш, хәзерге чорда төп игътибар үзәгенә нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре чыга. Шуңа бәйле рәвештә, төбәкнең аграр ведомствосы тарафыннан идарә итүдә яңа алымнар кертелү дәүләт ярдәме принципларының үзгәрүен дә күздә тота.
– Бюджет алдында үз йөкләмәләрен үтәүчеләргә, тотрыклы эшләп, үсешкә ирешүчеләргә өстенлек биреп ярдәм итәчәкбез, – дип билгеләде министр.
Агымдагы елның 1 февраленә субсидияләргә республика хуҗалыкларының биштән бер өлеше генә исәп тота ала иде, хәзер бу нисбәт үзгәрде – язгы чәчүдә дәүләт ярдәменә 969 хуҗалык исәп тотарга мөмкин.
Быелгы басу эшләрен оештыру чараларына һәм үткәрү мәсьәләләренә конференциядә аерым игътибар бирелүе табигый. Быел басуларда эш күләме күбрәк көтелә. Былтыргы җәй ахыры корылыклы килү сәбәпле, көздән зур гына мәйданнарда уҗым культуралары чәчелми калды. Быелгы язгы чәчү мәйданы шуның исәбенә 108 мең гектарга арта һәм 2 миллион 200 гектар тәшкил итәчәк.
Барлык районнарга да чәчүлекләр структурасын базар таләпләреннән чыгып төзергә тәкъдим ителде. Күп урыннарда табышлы культуралар мәйданнары арттырыла. Быел, мәсәлән, соя чәчүлекләре, 8 тапкыр артып, 800 гектарга җитәчәк. Карабодай, борчак, тары 10-20 процентка арттырылачак. Аерым хуҗалыкларның республика өчен яңа культуралардан нут һәм полба үстерүгә алынуы көтелә. Көнбагыш чәчүлекләре элекке дәрәҗәдә кала, шикәр чөгендере мәйданы артачак.
Республика чәчү орлыгы белән тулысынча тәэмин ителгән, уҗымнарның торышы былтыргыдан начар түгел. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан техника әзерләү былтыргыга караганда яхшырак бара.
Хәзерге вакытта көнүзәк мәсьәлә булып минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары туплау, чәчү орлыгы сортларын яхшырту, банклардан кредит, шул исәптән, аларның ташламалы төрләрен алу максатында документлар җыю кала.
Ташламалы шартларда кредитлауга килгәндә, республикада бу юнәлештә вәкаләтле 4 банк: “Россельхозбанк” , “Сбербанк”, “Банк ВТБ”, “Газпромбанк” эшли. Хәзерге көнгә алар тарафыннан 3,2 миллиард сумлык 120 кредит бирелгән. Алар арасында кыска вакытлы һәм инвестиция кредитлары да бар. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы җибәрелгән заявкаларны тизләтү буенча Русиянең төрдәш министрлыгы белән актив хезмәттәшлек алып бара, шул ук вакытта хуҗалыкларга да банкларга документлар туплауны сузмаска кирәк, дип билгеләде Илшат Фазрахманов.
Зона конференциясенең пленар утырышында министрлыкның профильле белгечләре чыгышлары да тыңланды. Министрның беренче урынбасары Азат Җиһаншин, мәсәлән, Урал алды дала зонасы районнары хуҗалыкларының кыр эшләренә әзерлегенә төпле анализ ясады. Министр урынбасары Рамил Нуриәхмәтов быелгы басу эшләре барышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. Техник әзерлеккә шулай ук зур игътибар бирелде. Моннан тыш, аграр тармак галимнәре анык тәкъдимнәр белән чыкты.
Чараның гамәли өлеше җавалылыгы чикләнгән “Башкортстан ашлык компаниясе” җәмгыятенең Линда бүлегендә башланды. Әйтергә кирәк, хуҗалыкта басу эшләрендә катнашачак техника тулысынча әзерлек сызыгына куелган. Генеральный директор Юрий Оренбуркин әйтүенчә, тупланган заманча техника язгы чәчүне 10 көндә тәмамлау мөмкинлеге бирә. Быел хуҗалыкта бөртекле культуралар 5886 гектарда игеләчәк.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Әминев җитәкчелек иткән “Заря” җәмгыяте “орлыкчылык хуҗалыгы” статусына ия. Язгы кыр эшләренә әзерлек барышында әлеге үзенчәлек аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, уҗым культуралары чәчүлекләрен тәрбияләү максатында чаралар ачыкланган, эшне башкаруга махсус агрегатлар әзерләнгән. Уҗым культуралары хуҗалыкта 700 гектарны били, шуның 250 гектары – көзге бодай. “Заря”, нигездә, бөртеклеләрнең элита орлыгын хәзерләү белән шөгыльләнә.
Әлшәй районында үткән зона конференциясендә Урал алды дала төбәгендә быелгы шартларда язгы басу эшләренең стратегиясе һәм тактикасы ачыкланып, районнар һәм хуҗалыклар алдына анык бурычлар куелды.