-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2021, 12:45

Сөтнең сыйфатын ничек белергә?

Сәүдә нокталарында сөтнең ниндие генә юк?! Башкала кибетләрендә чит төбәкләрдә җитештерелгәне дә аз түгел. Кайсыдыр яртышар ел дәвамында әче­мичә саклана, икенчеләре ике-өч көндә куллануга яраксызга әйләнә. Элек үзебезнең Башкортстан җитештерүчеләренекен һич тә икеләнмичә сатып ала идек һәм күбебез һаман да аңа өстенлек бирә. Кибеттә дә, базарда да сөтне сайлап алу катлаулы. Сөтнең пастерланганы, ультрапастерланганы, стерильләштерелгәне була.Сыйфатлы сөтне сатып алганда белешмәдәге нинди күрсәткечләргә игътибар итәргә кирәк? Сөт сатучыга үз продукциясе турындагы мәгълүмат белән таныштыру мәҗбүриме?

Сәүдә нокталарында сөтнең ниндие генә юк?! Башкала кибетләрендә чит төбәкләрдә җитештерелгәне дә аз түгел. Кайсыдыр яртышар ел дәвамында әче­мичә саклана, икенчеләре ике-өч көндә куллануга яраксызга әйләнә. Элек үзебезнең Башкортстан җитештерүчеләренекен һич тә икеләнмичә сатып ала идек һәм күбебез һаман да аңа өстенлек бирә. Кибеттә дә, базарда да сөтне сайлап алу катлаулы. Сөтнең пастерланганы, ультрапастерланганы, стерильләштерелгәне була.
Сыйфатлы сөтне сатып алганда белешмәдәге нинди күрсәткечләргә игътибар итәргә кирәк? Сөт сатучыга үз продукциясе турындагы мәгълүмат белән таныштыру мәҗбүриме?

Саҗидә Алтынбаева.
Уфа шәһәре.


Әлбәттә, беренче чиратта, үзегез электән хәбәрдар булган җитештерүче сөтен сатып алырга кирәк. Башкортстан маркасына өстен­лек бирсәгез, тагын да ышанычлырак. Урам сәүдәсендә, бигрәк тә авыл сөте дип тәкъдим ителгәннәреннән саграк булыгыз. Белгечләр фикеренчә, санитар таләпләр һәм сату кагый­дәләре төгәл үтәлгән очракта да, авылда сыер­­ның чирле булуы, терлек хуҗасының бу турыда белмәве мөмкин. Зур шәһәрләрдә “молокомат”лар куя башладылар. Билгеле бер сумманы түләгәч, автомат савытыңны сөт белән тутыра. Мондый хезмәтнең дә кеше сәламәт­леге өчен зарарсыз булуы шикле, әлбәттә. Дөрес, Башкортстанда әлегә мондый “шәһәр сыер”лары күренми кебек. “Роспотребнадзор”ның мондый сөт автоматлары урнаштыруга каршы булуы да продук­циянең хәвефле икәнен күрсәтә.
Сөт белән сәүдә итәргә теләү­че интернет-кибетләр ачылуы да яңалык түгел. Алары инде продукцияне туры фермер хуҗалыкла­рын­нан сатып алынды, дип ышандыра. Монысы бөтен­ләй дә дөреслеккә туры килми. Берен­чедән, ниндидер тикшерү яисә эшкәртү үткә­релмичә, сөт һич тә сатуга чыгарылырга тиеш түгел. Икенче­дән, кече фермер хуҗа­лык­ларының барысы­ның да чимал сыйфатын контрольдә тоту мөмкинлеге юк. Экспертлар фи­керенчә, иң хәвефсез сөт — супермаркетларда һәм сәнәгать җитештерүе белән шөгыльлә-нүчеләрнең азык-төлек кибет-ләрендә. Чөнки биредә сәүдәгә тәкъдим ите-лүче продукция мотлак рәвештә тиешле эшкәртү үтә һәм сыйфаты белгечләр конт-ролендә була.
Гәзит укучы сорауны урынлы күтәрә. Чөнки, күп очракта сатучы да сөтнең кайдан китерелүе турында хәбәрдар булмый. Монысы аеруча базар сәүдәсенә кагыла. Базарда сөт сатучы чимал мичкәсендә яисә витринада сөтнең кайдан алынуы турында гына түгел, ә аны мотлак рәвештә кайнатып эчәргә кирәклеге турында да мәгълүмат урнаштырырга тиеш. Санитар таләпләр буенча, гомумән, билгеле бер температурага кадәр кайнатылмаган сөтне бөтенләй дә эчәргә ярамый.
Кулланучыларның рәсми порталы — Русия сыйфат системасы (Роскачество) экспертлары әзерләгән белешмәгә караганда, “Сөт сәламәтлек өчен куркыныч күптөрле бактерияләрнең үсеше, яшәү мохите өчен иң яхшы субстракт булып тора, шуңа күрә, санитар таләпләргә җавап биргән савытларга тутырылган һәм түбән температурада сакланган сөт — продуктның микробиологик чисталыгын, сыйфатын тәэмин итүнең ышанычлы нигезе булып тора”.

Игътибар! Сөт тутырылган пакетта “ГОСТ 31450” дигән язу булуына игътибар итегез. Ул — продукт­ның сыйфатлы булуын күрсәтүче билге. “ГОСТ” билгесе белән тәкъдим ителгән сөттә аксым югары дәрә-җәдә була һәм ул кимендә 3 процент тәшкил итә, ә ТУ яисә СТО билгесе белән сатылганында әлеге күрсәткеч азрак, нибары 2,8 процент булырга мөмкин.

Пастерланган сөт — эшкәртү заводында 70 градус чамасы җылылыкка җиткерелеп эшкәртү үткән продукт. Мондый температурада ул файдалы үзлекләрен югалтмый, зарарлы бактерияләр юкка чыга. Болай эшкәртелгән сөттә барлык уңай сыйфатлар саклана, әмма, аны суыткычта тотарга кирәк. Кагыйдә буларак, аның әчемичә саклану вакыты 10 тәүлеккә кадәр бара.
Ультрапастерланган сөт — бик югары температурада, әмма 137 градустан да ким булмаган эсселектә берничә секунд кына җылытылган продукт. Шушы кыска вакытта һәм югары температурада сөттә булган барлык бактерияләр дә диярлек юкка чыга. Мондый сөт стериль дип исәпләнә һәм 25 градустан да югары булмаган температурада 6 айга кадәр сакланырга мөмкин.
Стерильләштерелгән сөт — сәнәгать эшкәртүе белән бәйле стериль продукт, аңарда да бернинди бактерия юк. Ул да, шулай ук, югарыда телгә алынган шартларда ярты елга кадәр сакланырга сәләтле.
Сөтнең пастерланганы, әлбәттә, файдалырак. Ә менә аның ультрапастерланганы һәм стерильләштерелгәненең кайсы зарарсызрак, дигән сорау куйганда, белгечләр аның ультрапастерланганына өстенлек бирә. Ул бик югары температурада һәм бик кыска вакыт эчендә эшкәртелүе белән өстен. 3-5 секунд дәвам иткән эшкәртүдә аерым минераль компонентлар һәм биологик актив комплекслар таркалырга өлгерми икән.

Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фото ачык Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: