-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2021, 12:45

Яшим туган якта!

Ни сәбәпле педагог дипломлы яшь белгеч полиция хезмәткәре булып эшкә урнашкан?

Ни сәбәпле педагог дипломлы яшь белгеч полиция хезмәткәре булып эшкә урнашкан?

Динария белән Илшатның яшьлек хыялы охшаш була. Икесе дә язмышын балалар тәрбияләү белән бәйләргә уйлый. Илшат Шәмсетдинов Илеш районының Ишкар урта мәктәбен тәмамлагач, башкаладагы педагогия институтына укырга керә. География-биология укытучысы һөнәрен сайлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, психология буенча белемен камилләштерә. Динария — Кушнаренко районының Ахта авылы кызы. Кушнаренконың беренче мәктәбен тәмамлаганнан соң ул да гомерен балаларга багышларга карар итә һәм шул ук институтка документларын тапшыра. Алар студент чагында ук дуслаша һәм ул чын мәхәббәткә әверелә. 1993 елда кулларына диплом алганнан соң, яшь гаиләдә шатлык өстенә шатлык булып, кыз бала дөньяга килә.
Яшьлеккә хас матур уй-хыяллар һәм дәрт белән Шәмсетдиновлар Дүртөйлегә эшкә кайта. Әмма район мәгариф бүлеге мөдире белән очрашканнан соң, Илшат үзенең мәктәптә эш тапмаячагын аңлый һәм... эчке эшләр бүлегенә гариза яза.

Чарасызлык участокка китерә

1990 еллар һәм, гомумән, аннан соңгы чор ил тарихында, кешеләр тормышында болай да катлаулы, авыр вакытлар иде. Ул чакта район мәгариф бүлеге мөдиренең “икегезгә дә мәктәптә эш табып булмас”, ди­гән сүзләре хөкем карары кебек тә кабул ителгәндер. Лә­кин чынбарлык шулай иде бит: “оптимизация”, эшсезлек, акча-сызлык... Аннары, ул вакытларда беркайда да эш таба алмаган, яисә үзенә шөгыль тапмаган егетләрнең дә бары тик полиция хезмәтенә генә урнаша алуы да яңалык түгел иде. Югары белемле яшь пе­дагогның районның эчке эшләр бүлегенә эш сорап мөрәҗәгать итүе беренче карашка гаҗәп тә күренә кебек.
Илшат Шәмсетдиновны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор итеп тәгаен-лиләр. Педагогиканы гына тү­гел, психология буенча белемен камилләштерү дә аңа яңа вазыйфада ярдәм итә. 1995 елның октябрендә ул тагын да җаваплырак эшкә тәгаенләнә. Үсмерләр дөнья­сыннан аерылып, ул, участковый буларак, тәгаен микрорайон өчен җа­ваплы була. Динария Назыйф кызын шәһәрнең өченче мәк­тәп-гимназиясенә география укытучысы итеп кабул итә­ләр.
— Икебезнең дә эшебез бар, кыз үстерәбез һәм бездән дә бәхетле гаилә юк кебек иде. Әмма “чегән тормышы”, ягъни, күченеп йөрү ялкытты. Шәһәр­дә дә төпле яшәр урыныбыз юк, җир участогы алып, йорт нигезен салган булыр идек. Дүртөйленең үзендә дә, шәһәр чи­тендә дә шәхси төзелеш­ләргә рөхсәт булмады, — дип хәтер­ли ул авыр чорны Илшат.
Илшат Шәмсетдинов поли-циягә эшкә урнашканда җылы урынга да, җиңел тормышка һәм ниндидер һөнәри өстен­лекләргә дә өмет итеп килми. Кайсы “фронт”ка җибәрсәләр дә, үз көченә ышанганын һәм тапшырылган эшне намус бе­лән башкарачагын белә ул. Суккул авыл Советы төбәгенә участковый итеп тәгаенләнүен дә шатланып кабул итә.
Колхозның элекке җиләк-җимеш бакчасы янәшәсендәге яланда йорт салу өчен участок әзерли. Әкренләп үз дөньясын кора башлый Шәмсетдиновлар. Өй салалар.

Каракны шәраб харап иткән

Ике дистә ел чамасы поли­циядә хезмәт итү чорында кызыклы вакыйгалар да аз булмый. Шуларның берсе нәкъ Яңа ел бәйрәменә әзерлек барганда була.
Бәйрәмгә санаулы көннәр калганда, шәһәр уртасындагы агач йортта янгын чыга. Тик­шерү эшенә Шәмсетдинов та җәлеп ителә. Эш төнге өчкә ка­дәр сузыла. Кайтыр юлны шәһәрнең үзәк мәйданы аша җәяүләп атларга уйлый Илшат. Уйларга бирелеп атлаганда, ерак түгел чана тартып баручы кешегә игътибар итә ул. Анысы погонлы кешене шәйләү белән адымнарын тизләтә башлый. Чанасы да буш түгел, ниндидер картон тартмалар төялгәнлеген чамалый полиция хезмәткәре. Төн уртасы узгач кем шулай йөрергә мөмкин, кызыксынырга кирәк, дигән уй килә аның башына. “Туктагыз!” – дигән тавышны ишетү белән шикле кеше чанасын кулыннан ычкындырмыйча йөгерергә тотына. Шул арада тартма эченнән җиргә кәнфитләр сибелә башлый.
Артыннан куып җиткәч тә, төнге кунак кайдан кайтып баруын әйтергә теләми. Йөкле чанасын өстерәтеп, Шәмсет­динов кәнфит хуҗасын шәһәр эчке эшләр бүлегенә алып бара.
— Балаларга, туганнарга Яңа ел күчтәнәче таратып йөри идем. Төнлә тынычрак бит, юл­да техника да, соранып йөрүче бала-чага да юк, — дип аңлата бу хәлне шикле бәндә.
Әмма Илшат Шәмсетди­нов­ның психологик алымнар белән оста эш итүе нәтиҗәсендә, юмарт кешенең кем булуы тиз ачыклана. Аның шәһәрнең үзәк мәйданы каршындагы бер кибетне талавы фашлана. Урланган кәнфитләрне чанасына төяп ике тапкыр өенә кайтарып өлгергән була инде ул. Өченче­сендә Шәмсетдинов кулына эләгә. Ихтимал, кәнфит алганда шампан шәрабын артыграк “җибәрмәгән” булса, нәфесен тыйса, бәлки поли­циягә болай җиңел генә эләк­мәс тә иде әле, дип елмая Илшат.

Гаделлек сагында

Полиция майоры Илшат Индус улы 2011 елда сәламәтлек торышына бәйле, отставкага чыга. Погонлы формасын салуына да ун ел вакыт үткән. Әм­ма авылда яшәүчеләр һаман да бәхәсле яисә закон буенча хәл ителергә тиешле проблемалар туганда, аңа мөрәҗәгать итә. Ул беркемне дә кире какмый. Ярдәмчел, туры сүзле һәм гадел булганы өчен хөрмәт итәләр үзен. Хәт­та хезмәттәшләренең авыр җи­наятьләрне ачу белән бәйле аңа киңәш сорап килү очраклары да булгалый.
— Полиция хезмәткәр­лә­ренә җәмгыятьтә караш бер-төрле генә түгел. Дөресен генә әйт әле, кемнедер җавап­лы­лыкка тарттырып, соңыннан үкенгәнең булмадымы? — дип кызыксындым Илшаттан.
Әңгәмәдәшем һич тә уйлап тормыйча:
— Беркемне дә гаепсезгә рәнҗеткәнем булмады. Кире­сенчә, кеше гаебен танып үкен­гәндә һәм аның гамәле тирә-яктагыларга куркыныч тудырмаганда, эшне “йомып калдырырга” тырыша идем. Монысы да җиңел түгел. Шуның белән дә күңелем тыныч: югарыдан ниндидер процентларны киме-тү яисә арттыру бурычы куел­ганда да, минем өчен кеше язмышы мөһимрәк булды һәм вак-төяк гаеп өчен җәза бирүне артык дип исәпләдем.
Бәлки, кешелеклелеге, эшен­­дәге хәл-вакыйгаларны йөрәк аша үткәрүе дә Шәм­сетдиновның сәламәтлегендә чагылыш тапкандыр?! Ләкин ул һаман да үзенең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүен онытмый. Элекке ГДРда разведка частенда хезмәт итә. Парашютта 26 тапкыр сикер­гән, шуның уникесен — төнлә. Ә 2018 елда армиядәге батырлыгын кабатлап карау максаты белән Первушино аэродромына бара. Парашюттан сике-рер­­гә теләвен әйтә. Үзенең мөм­кинлекләренә ышандыру өчен кирәкле документларын да алып бара ул. Рөхсәт алгач, янә үзен сынап карый. Барысы да уңышлы килеп чыга. Һәм шушы хәлдән соң үзендә яшәү көче артуын тоя һәм, табиблар куйган авыру билгеләрен дә онытып, яңа дәрт, омтылыш бе­­лән дөнья көтә башларга кирәклеген аңлый.

Картәти васыяте

— Нәрсә эшли алам соң мин авылда, нинди яраткан шөгыль табарга? — дигән сораулар борчый аны.
Һәм беркөнне картәтисе Мәгънәви Карам улының бик күп еллар элек әйткән сүзләрен искә төшерә.
Мәгънәви бабай авылда бик оста умартачы булган. Илшат та мәктәптә укыган елларда аңа ярдәм иткән, умартачы сер­ләренә өйрәнгән. Ә берзаман зирәк карт оныгын чакырып болай ди:
— Син, улым, бу шөгыльгә ныклап өйрән. Безнең нәсел 300 ел буе умартачылык эшен ташламаган. Һәм ил тарихындагы иң авыр елларда, авылларда ачлык хөкем сөргәндә дә бал кортлары безнекеләрне үлемнән алып калган. Ә тормышлар көйләнгәч, алар шифалы ризык кына түгел, гаиләгә зур керем дә бирә башлаган...
Илшат картәтисенең бу сүз­ләрен васыять итеп кабул итә. Һәм үзендә: “Инде ничек яшәр­гә?”— дигән сорау туганда, Мәгънәви бабай белән сөйләш­кәнен исенә төшерә.
— 2011 елда биш баш умарта алдым. Картәтигә рәх­мәт, 5нче сыйныфка кадәр аңа яр­дәм итеп, эшкә өйрәнгән идем.

Колхозда бер җәйне яшь мал көткәннән соң, өч ел комбайнчы һәм тракторчы ярдәм­чесе булып эшләдем. Шул арада умартачы һөнәре нечкә­лекләренә ныклап өйрәндем. Умартачылык турында дистәгә якын китап та укып өлгердем. Берничә елдан алар 50 башка җитте. 2019 ел авыр булды, ниндидер сәбәп­ләр белән 35 баш күч үлде. Узган ел аларны зур тырышлык белән тергездек. Быел аларны күчереп йөртергә кирәк булачак, тирә-як басуларны химик препаратлар бе­лән эш­кәртү “нечкә билләр” өчен зыянлы, — ди Илшат.
Менә шулай чын умартачы булып таныла ул. Тирә-якта “Ил­шат балы” дигән мәртәбәле марканы да яхшы беләләр. Һәвәскәрлектән тәҗрибәле умартачы булып таныла. Әйт­кән­дәй, кайчандыр буш ялан булып яткан мәйданда хәзер мәһабәт йорты балкып тора. Оҗмах бишеге диярсең, бакчасы артында ясалма буасы да бар. Анысы да авыл­даш­ларының яраткан, балык кармаклый торган табигать могҗи­засына әверелгән.
Тормыш яме – хезмәттә
Динария һәм Илшат Шәм­сетдиновларны авылда ярдәм­чел, кешелекле һәм киң күңел-ле булганнары өчен дә хөрмәт итәләр. Динария Назыйф кызы 1997 елдан Суккул мәктәбендә биология-география фәнен укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Тормыш иптәшенең ышанычлы тылы һәм терәге. Аларның тормыш матурлыгына соклану капка төпләреннән үк башлана, дип әйтү дә хата булмас. Уңган һәм матурлык дөньясы белән сер­дәш хатын-кызлар гына шундый гүзәллек тудыра ала торгандыр. Җәйләрен чәчкәгә күмелеп утырган ихаталар, җиләк-җимешләр белән куандырган бакча да алар яшәгән мохиткә яңа бизәк өсти. Ике акыллы кызга гомер биргән Динария ханым. Төпчекләре Алзира, мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, медицина университетына укырга керде. Диплом алгач, туган ягына — Дүртөйле район үзәк дәваханәсенә эшкә кайтачакмын, ди. Кызлары Эльмира Башкорт дәүләт универ­ситетының юридик факультетында белем алды. Шәһәр хакимиятендә җаваплы вазыйфа башкара. Кияүләре Алмаздан да уңдылар. Ул һөнәре буенча машина төзүчеләр институтын тәмамлаган. Илшатның әнисе Вәсимә Нурулла кызы да балалары, оныклары уңыш­ларына куанып яши. Аңа 78 яшь. Ул бик яшьли тол калган. Бер ялгызы әтисез ятим калган өч баласына үрнәкле тәрбия бирә. Апалары укыганда, Илшат әнисенең төп терәге, ярдәмчесе була.
— Узган елдагы мөһим вакыйгаларны барлаганда, мө­гаен, киявебезнең минем “эз­дән атлавы” да шатлык булгандыр, — ди Илшат Индус улы. — Погонлы форма киде, монысы ин­де минем өчен дә горурлык. Эльмира кызыбызның да декрет отпускасыннан соң эшкә чыгуын елның истәлекле ва­кый­гала­рының берсе дип карарга кирәк. Тамина исемле оныгыбызны да сөеп туя алмыйбыз. Шәһәр­дә яшәсәләр дә, авылга тартылалар. Күрше Мәмәдәл авылында үз ояларын корып киләләр. Авыл тормышын, җир хезмәтен яраткан кеше бер дә бәхетсез, яисә хәерче була алмый. Без балаларны кече яшь­тән үк хезмәт сөяргә өйрәттек. Гомумән, без­нең якта эшсезлектән “инте­гүче”ләр юк. Күмәк ху­җалыкта хезмәт салучылар­ның хәтсезе чит ил машиналарында йөри икән — бу бит муллык билгесе дә.
Илшат Шәмсетдинов полиция хезмәтендә зур чиндагы офицер иде. Ихтимал, аның төрле һөнәр ияләрен берләш­тергән бригадага кереп, авылларда өй салып йөрүе дә, суүткәргеч, баз казу, йортларны тышлау кебек эшләрне башкаруы да сәер тоеладыр. Әмма бу тынгысызлыкның сәбәбе һич тә гаиләгә акча җитмәү белән бәйле түгел. Тормыш иптәше еш кына Илшатның шундый “шабашка”лардан бер тиенсез кайткан очракларны да яшерми. Андый чакта, авыр эш башкаручыларга күбрәк түләнергә тиеш, дип фикер йөртә Илшат.
— Тормыш безне бар яклап та күп сынады, әмма сындыра алмады. Чөнки без шул сынаулар аша чыныктык, яшәргә өйрәндек. Әгәр Ходай Тәгалә кодрәте белән кабат якты дөньяга килсәң, кайсы юлдан китәр идең, дип сорасалар, һич тә икеләнмичә шушы ук юлдан дип әйтер идем, — ди Илшат Индус улы.
Читайте нас: