Республиканың дистәдән артык районында зарарлы үсемлек мәйданнары артуын дәвам итә. Аны галимнәр тәкъдим иткән ысуллар белән генә туктатып булырмы?
Русиядә соңгы чирек гасыр дәвамында миллионнарча гектар мәйдан чәчүлек әйләнештән төшеп калды. Хәзер аларны кабат тергезү өчен дә элекке кебек “чирәм җирләрне үзләштерү” кампаниясе дәүләт дәрәҗәсендә таләп ителәчәк.
Кызганычка каршы, андый мәйданнарда кәрлә каен агачлары яисә чүп үләннәре генә түгел, ә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булганнары да үсә. Шуларның берсе — балтырган.
Сугыштан соңгы елларда ул СССРда мал азыгы культурасы буларак меңнәрчә гектарда үстерелә башлады. Әлбәттә, аның дәүләт реестрына кертелгән “Северянин” сортының безнең Идел буе, Башкортстан биләмәләрендә үскән традицион балтырганнан аермасы зур. Республикада, гадәттә, яз ае ахырында, җәй башларында буй җиткергән үзебезнең балтырганның сәламәтлеккә зыяны юк һәм аны шифалы витамин чыганагы буларак та тәкъдим итәләр.
Бөек Ватан сугышы елларыннан соң йончыган һәм хәлсезләнгән авыл хуҗалыгы тармагын тергезү бурычы куелгач, СССР җитәкчелегенә Көньяк Америкада терлекләргә арзан азык ашатулары турындагы хәбәр җиткерелә. Ул азык бик сусыл һәм туклыклы була. Хөкүмәт галимнәргә һәм белгечләргә “яшел азык”ны табу һәм безнең шартларда үсәргә яраклаштыру бурычын куя. Әлбәттә, ул Төркиядә һәм СССРның Кавказ төбәгендә 1500-2300 метр биеклектәге тауларда да урыны-урыны белән үскән була. Әмма табигый шартлар бу үсемлекләргә үз көчләре белән генә түбәндәге тау үзәнлекләренә төшәргә һәм анда үсәргә ярдәм итә алмый.
Ниһаять, 1947 елда баштарак Кавказ флорасын өйрәнүче галим Сосновский исеме белән йөртелгән балтырган илнең төньяк-көнбатыш төбәкләрендә эксперимент рәвешендә чәчелә башлый. Аннары бу тәҗрибәне СССРның башка төбәкләрендә дә сыныйлар. Фәнни тикшеренүләр көтелгәннән дә яхшырак нәтиҗә бирә. Сосновский балтырганы салкыннарга бирешми һәм югары уңыш бирүе белән дә өметләрне аклый. Яңа шартларга яраклашкан балтырганны сыер һәм сарыклар өчен туклыклы азык буларак, зуррак мәйданнарда үстерү бурычы куела.
Әмма “балтырган казанышлары”ның гомере кыска булды. Сиксәненче еллар ахырында СССРның аерым республикаларында аны үстерү һәм мал азыгы сыйфатында куллану рәсми рәвештә тыелды. 2012 елда гына Русиядә Сосновский балтырганының “Северянин” сортлысы (илдә, нигездә, шушы исемдәгесе үстерелә иде) аграр тармак өчен әһәмиятен югалту сәбәпле селекция казанышлары буенча дәүләт реестрыннан алып ташланды. 2015 елдан ул, чүп үләне буларак, арытаба үстерү өчен зарарлы һәм куркыныч дип танылды. 2019 елдан исә илебездә балтырган үстерүчеләрне җавапка тарттыра башладылар.
Балтырганның тыелган сорты, соңгы елларда күрше өлкәләрдән Башкортстан чик-ләре аша үтеп, республика районнарында да күпләп тарала башлады. “Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиалы белешмәлә-ренә караганда, узган елның көз ахырында республиканың сигез районында зарарлы үсемлекнең таралуы теркәлгән. Ашыгыч чаралар күрел-мәсә, быел аның тагын да кыюрак “һөҗүм итүе” ихтимал, ди белгечләр.
Аграр җитештерү тарихына күз ташласак, 1951 елда терлекчелектә балтырганның силос культурасына караганда күп тапкыр файдалырак булуы һәм, аңа кадәр билгеле силос культуралары белән чагыштырганда массаның 20 тапкыр артыграк икәнлеге фәнни казаныш буларак бил-геләнгән иде. Сосновский балтырганы тәүлегенә 10 сантиметрга кадәр үсә алган. Узган гасыр уртасында ил төбәклә-рендә утыртырга тәкъдим ителгән Сосновский балтырганына “Северянин” дигән атама бирәләр.
Шул рәвешле, җитмешенче елларга кадәр илнең аграр хуҗалыклары, яңа культура белән мавыгып, аның башка якларын тикшермичә чәчә башлый. Әмма куаныч озакка бармый, бераздан балтырган массасы белән тукланган сыерларның сөтендә начар ис һәм тәм барлыкка килүенә игътибар итә башлыйлар. Тагын да куркынычлысы шул: балтырган белән тукланган терлекнең яшь үрчемнәре зәгыйфь туа, геннарында үзгәрешләр табыла. Һәм тагын берникадәр вакыттан соң балтырган белән эш иткән аграр хуҗалык эшчәннәренең тән-нәре ялкынсынуы һәм шуның белән бәйле агуланулары турындагы хәбәрләр тарала башлый. Җитди тикшере-нүләрдән соң абруйлы галимнәр шундый фикергә килә: балтырган үстерүне тыюның төп сәбәбе фитодерматитлар барлыкка килү белән бәйле түгел, ә терлекләрдәге мутация, ягъни биологик үзгәрешләр һәм сөткә хас булмаган үзенчәлекле тәм.
Башкортстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, галим-агроном Рафаэль Исмәгыйлев сүзләренә караганда, телгә алынган балтырган кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч һәм аның бе-лән бик сак эш итәргә кирәк.
— Балтырганның бу төре составында яктылыкка бик сизгер матдәләр бар, — ди Рафаэль Ришат улы. — Ультра-шәмәхә төс булганда, ул активрак хәрәкәт итә башлый, ягъни тән-кул тиресенә тигән очракта аңа зыян сала. Әйтер-гә кирәк, дәвалау өчен бик күп вакыт таләп ителә. Кызганычка каршы, зәгыйфьләнү очраклары да булгалый. Биг-рәк тә кояшлы көннәрдә балтырган белән эш итү, аңа якын килү хәвефле. Үсемлекнең тәнгә тигән урынында пешкән җәрәхәт барлыкка килә. Куркыныч ягы шунда ки: башта кеше бернинди уңайсызлык та тоймый. Ләкин аны су белән юа башлагач, тәннең балтырган суты тигән урынында көчле ялкынсыну барлыкка килә. Бигрәк тә күз-ләргә эләгүдән сакланырга кирәк. Балтырган суты күзләр-не сукыр калдырырга да мөмкин. Балтырган аэрозоле һәм аның серкәле тузаны тын юлларына эләккән очракта, беренче чиратта тамакның, аннары үңәчнең (пищевод) ялкынсынып шешүенә китерәчәк.
“Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиа-лының матбугат хезмәте әлеге куркыныч чүп үләненең узган елның көз айларында Аскын, Иглин, Ишембай, Уфа, Яңавыл, Краснокама, Калтасы, Тәтешле районнарында һәм Уфа шәһәр яны участокларында зур мәйданнарда үсүе турында хәбәр итте.
— Әлеге чүп үләне таралган җирләрдә флора составы тулысынча үзгәрә, башка төрдәге үсемлекләрнең юкка чыгуына китерә. Нәтиҗәдә, экосистема начарая, — ди “Россельхозцентр”ның Башкортстан буенча филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге начальнигы Эльма Садыйкова. — Әлбәттә, балтырганның экологиягә генә түгел, беренче чиратта кешеләр сә-ламәтлеге өчен куркыныч булуын онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, аңа каршы көрәшүнең федераль дәрәҗә-дә, аграр сәясәт кысаларында кабул ителмәве зур борчылу тудыра. Аның таралуына юл куймас өчен даими рәвештә агротехник чаралар күрергә кирәк. Беренче чиратта, аны юк итү эшчәнлеген билгеле бер системага салу сорала. Безнең филиал урындагы власть хакимиятләренә, аграр хуҗалыкларга һәм авыл Советларына бу юнәлештә консультатив-мәгълүмати ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми, ә зарарлы үсемлекләрне юк итү буенча нәтиҗәле хезмәт-ләр дә күрсәтергә сәләтле.
Белешмә. Үзләренең җир участокларында кыргый балтырган үскәнен күргән гражданнар бу турыда “Россельхознадзор”-ның территориаль идарә-ләренә, яки урындагы үзи-дарә органнарына хәбәр итә ала. Гариза белән мө-рәҗәгать итүчеләргә алар тәгаен ярдәм-киңәш бирергә тиеш.
— Аграр галимнәр даирәсендә бу проблема җитди борчылу тудыра, — ди Көньяк-Урал ботаника бакчасының баш фәнни хезмәткәре Лариса Абрамова. — Безнең күзәтүләр буенча, кыргый балтырган Авыргазы, Дуван һәм Борай якларында да күренә. Шунысына игътибар итәргә кирәк: агулы балтырганны һич тә Башкортстан табигате бизәге һәм шифалы яшел витамины булган балтырган белән бутарга ярамый. Бездәгесенең биеклеге 1,5 метрдан артмый, ә кыргыйлашканы өч метрга кадәр җитә.
Профессор фикеренчә, соңгы елларда Сосновский балтырганы бигрәк тә Ленинград өлкәсендә, Мәскәү янәшәсендәге зур мәйданнарда үсеп тирә-якка тарала. “Ул ташландык бакча, үләне ча-былмаган яланнар һәм тәрбияләнмәгән басуларда иркен үсә. Коми, Пермь өлкәлә-ре өчен җитди проблема. Русиягә чиктәш илләрдә аны соңгы елларда янә мал азыгы культурасы рәвешендә чәчеп карадылар да, зыянын күргәч — туктадылар. Әмма, балтырганның тиз таралуын исәпкә алганда, үстерүдән баш тартып кына алардан тулысынча котылып булмый. Хәзер ул юлдагы машина тәгәрмәченә ябышып та илләр буйлап таралырга сәләтле”, — ди Лариса Абрамова.
Белешмә. Кыргый балтырганның бер төбе — 15-20 мең, аерым очракларда 100 мең данәга кадәр орлык бирергә сәләтле. Һава температурасы җылылыгы 4-10 градустан артмаган хәлдә дә орлыкның шытып чыгу көче 90 процент тәшкил итә.
Сосновский балтырганы Башкортстанда аграр культура сыйфатында даими үс-терелмәде. Бары тик Башкорт дәүләт аграр университетының тәҗрибә участокларында ул тәҗрибә һәм фәнни нигездә өйрәнү максатында чәчелде. Элегрәк башкала читендәге Миловка авылы басуларында биек булып үскән балтырганны аграр тармакта ышанычлы мал азыгы буларак кабул итәргә теләүчеләр дә, бәлки, аз булмагандыр. Ләкин әлеге “тәҗрибә”гә вакытында нокта куеп өлгерә-ләр. Кызганычка каршы, мәкерле үсемлек республиканың уңдырышлы җирләрен үз итеп өлгерде һәм зур тизлек белән тарала башлады. Башкорт-станда кыргый балтырган мәйданнары күренүгә, белгечләр фикеренчә, Миловка “казанышлары” да булышлык итә.
Профессор Лариса Абрамованың фаразлары мәсьәләнең никадәр җитди булуын тагын да бер тапкыр дәлилли. Әгәр, ди галим, кыргый балтырганны юк итү буенча катгый чаралар күрелмәсә һәм тиешле барлык хезмәтләрнең эшчәнлеге берләштерелмәсә, бу үсемлек 10-15 елдан Башкортстанның барлык төньяк районнарын һәм үзәктәге мәйданнарны тулысынча каплап алачак.
Берничә ел элек “Кызыл таң” гәзитендә бу проблема барлык җитдилеге белән күтәрелгән иде инде. Анда аграр галимнәр һәм белгечләрнең республика районнарын “камап алучы” зарарлы үсемлекләргә ничек һәм нинди шартларда көрәшеп булуы хакындагы тәкъдим-киңәшләре дә уйланырга мәҗбүр итәр кебек иде. Кызганычка каршы, республика басмасындагы проблемалы язма гәзит битеннән ерак китә алмады шикелле.
Олег Төхвәтуллин.