Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министрлары журналистлар сорауларына җавап бирде.
Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыклары эшчәнлеге республика икътисадында мөһим урын тота. Төбәк тулай продуктын җитештерүгә, урыннарда социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә һәм инвестицияләр җәлеп итү эшчәнлегенә алар зур өлеш кертә. Соңгы елларда һәр ике министрлык тарафыннан да колачлы бурычлар тормышка ашырылды. Һәм шуларның нәтиҗәсе буларак, Башкортстан ит, сөт һәм йомырка җитештерүдә ил күләмендә лидерлар исемлегендәге позициясен саклап калды. Шулай ук, федераль программаларны уңышлы үтәүдә, аграр тармакны ташламалы шартларда яңа техника белән тәэмин итүдә республика илдә үрнәк булып тора.
Урман хуҗалыгында да казанышлар аз түгел. Соңгы елларда, мәсәлән, тармакны үзгәртеп кору белән бәйле модернизацияләү программалары буенча Башкортстан урманчылары федераль дәрә-җәдә яхшы бәя алды. Урман байлыкларын нәтиҗәле һәм сакчыл файдалану юнәлешендә республика программасы кысаларында байтак эш башкарылды. Әйткәндәй, урманнарны тергезү күрсәткече буенча Башкортстан берничә ел рәттән Идел буе федераль округында беренче урында килә.
Ирешелгәннәр белән беррәттән, министрлыклар алдында быел да җитди бурычлар тора. Берничә көн элек онлайн-режимда үткәрелгән брифингта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм урман хуҗалыгы министры Илшат Шәрәфетдинов журналистларны ел йомгаклары һәм алдагы чорга бурычлар белән таныштырдылар.
Узган елда барлык төр авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүдә дә үсеш дәвам итте. Республикада 4 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды һәм бу башкортстанлыларны тулысынча үзебезнең продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Узган елда, шулай ук, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 15 мең тоннадан артыграк сөт җитештерелеп, тулай күрсәткеч 1,6 миллион тоннага җитте. Ведомство башлыгы билгеләвенчә, узган елда сөт арту беренче чиратта республикада инвестиция проектларының уңышлы тормышка ашырылуы белән бәйле. Шулай ук, Мәләвез районында “Урал” кошчылык фабрикасын тергезү нәтиҗәсендә, предприятие тулы куәткә эшли башлады һәм сыйфатлы ит җитештерү 410 мең тоннага артты.
Республика халкын үзебезнең шикәр комы белән тәэмин итү мөмкинлекләре
турындагы фикерен белдереп,
Илшат Фазрахманов болай диде:
— Мәләвез шикәр заводы билгеле сәбәпләр белән туктап торса да, Раевка һәм Чишмә заводлары республикада үстерелгән шикәр чөгендерен эшкәртеп өлгерә. Башкортстан ихтыяҗы 90 мең тоннадан артмаса, бу ел башына инде 160 мең тонна шикәр комы җитештерелгән иде. Алдагы ике-өч елда күрсәткечне 300 мең тоннага җиткерү бурычы куела. Моңа ирешү өчен калган ике завод реконструкцияләнә. Чит илләрдә дә ихтыяҗ үсә. Әйткәндәй, агросәнәгать тармагы экспорты арта. Эшкәртелгән продукциягә ихтыяҗ зур. Бигрәк тә көнбагыш маена. Шуны да билгеләргә телим: министрлык тарафыннан азык һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү концепциясе эшләнде. Анда билгеләнгән бурычлар җитештерүне һәм экспорт күләмен арттыруга, авылда кече бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирәчәк.
Бүген республиканың аграр тармагында 50дән артык төрле юнәлештәге проектлар гамәлгә ашырыла. Үткән елдагы мөһим вакыйгаларга килгәндә, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын билгеләргә кирәк. “Авыл ипотекасы” буенча, мәсәлән, Башкортстан илдә беренче урынга чыкты. Программа кысаларында банклар тарафыннан гомум суммасы 4,9 миллиард сум тәшкил иткән 2,4 мең кредит бирелде.
Илшат Фазрахманов, республика аграрийларының эш кәефе һәм хезмәт дәрте яхшы булуын билгеләде. Чөнки, диде ул, Башкортстанда җитештерелгән экологик чиста һәм сыйфатлы продукциягә ихтыяҗ илдә генә түгел, тышкы сәүдә базарында да үсә.
Брифингта урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов журналистларны тәүдә Башкортстанда урман байлыгын
саклау һәм аны тергезү, федераль проектлар кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды.
Әйтергә кирәк, узган елда тармак эшчәнлегенең төп юнәлеше агач җитештерүдәге тәртипләрне, арендаторлар белән мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм министрлык буйсынуындагы урман хуҗалыкларының матди-техник базасын көчәйтү, биләмәләрдә янгыннарга каршы чараларны нәтиҗәле оештыру белән бәйле булды.
— Ел дәвамындагы эшчәнлегебез “Экология” дәүләт программасына кергән “Урманнарны саклау” ярдәмче программасын тормышка ашыру белән бәйле булды. Шушы максатларга федераль казнадан 211,2 миллион сум акча бирелде һәм бу сумма федераль округта күләме буенча — беренче, ә Русия төбәкләре арасында — икенче. Быел федераль проектны гамәлгә ашыру өчен 162,3 миллион сум каралган һәм без аны нәтиҗәле файдаланачакбыз, — диде Марат Шәрәфетдинов.
Дәүләт проектындагы максатлы күрсәткечләргә ирешелгән. Бигрәк тә урманнарны тергезү юнәлеше буенча. Урман культуралары, мәсәлән, узган елда барлыгы 7,4 мең гектарда утыртылган.
Министр билгеләвенчә, узган елда урман янгыннары белән бәйле проблема киеренке булган. Космик мониторинг чаралары ярдәмендә Башкортстан урманнарында гомум мәйданы 32 мең гектарга якын 1132 “термонокта” ачыкланган. Аларның 165е урман янгыны буларак кабул ителгән. Марат Искәндәр улы сүзләренә караганда, 165 янгынның 130ы бер тәүлек эчендә сүндерелгән. Мондый күрсәткеч яхшы дип бәяләнә.
Тармак министры журналистлар белән очрашуда, шулай ук, законсыз урман кисүчеләргә каршы көрәшү, арендаторлар белән хезмәттәшлекне камилләштерү һәм намуссыз булганнары белән килешүләрне өзү турында да сөйләде. Шул ук вакытта, министр, республикада планлы (исәпле) урман кисү, корыган агачлардан арыну, түбән товарлыклы агач чималын файдалану һәм аларны эшкәртү белән бәйле сорауларга җавап бирде.
Тупланманы Олег Төхвәтуллин әзерләде.