Булдыклы җитәкче, күренекле галим, авыл хуҗалыгы белгече Рәзит Нурлыгаяновка — 60 яшь.
Башта ук шуны әйтергә кирәк: Рәзит Баязит улы Нурлыгаяновны үткән һәм бүгенге буын кешеләре арасында белүчеләр бик күп. Ә инде дилбегәне иртәгә үз кулларына алачак яшь буын турында әйтеп торасы да юк. Алты дистә ел ул алар арасында һәм ерак Себер якларында да үзенең лаеклы эзен калдыруы белән игътибарны җәлеп итә, үзенә карата ихтирам хисләре уята. Әйдәгез, атап үткән героебызның үткән юлына бераз байкау ясыйк.
Үзаллы ук булмасын, әмма Рәзит өчен дөнья көтү туган көненнән үк башлана диярлек. Үзенә ярты яшь тә тулмас борын, имезүдән аерып, әнкәсе Ираида бәләкәчне дәү әнисе Хәлимә карчыкка тапшыра. Илеш районының Исәмәт авылында дөньяга килгән теремек кенә малайның тормышы, ягъни тәрҗемәи хәле картәнисе яшәгән Иске Күктау авылы белән бәйләнеп китә. “Әннә”, “әттә” дигән сүзләр белән түгел, бәлки “нәнәй” дигән шулай ук бик тә тәмле сүз белән ачыла малайның теле. Беренче адымнары да картәнисе ярдәмендә ясала. Өйгә сирәк-саяк кереп-чыгып йөргән кешеләргә аеруча игътибарлы була, аларны булдыра алганча җылы каршылап, хәл-әхвәл белешә теремек малай. Ике-өч яшьләрдә инде картәнисен төрле темага әңгәмәгә чакырып йөдәтер була, әмма Хәлимә карчык, оныгын итәгенә алып, аның дөнья белән таныша башлавының тәүге хикәятләрен тыңларга әвәсләнеп китә. Көтмәгәндә, ягъни үзе генә яшәп яткандагы ялгызлыкны җанлылык алмаштыра да куя. Алай гына да түгел, малайның әйләнә-тирә тормыш белән кызыксынуы уйга сала: аның үсә барган кызыксынуына, таләпләренә тиешенчә җавап та бирә белергә кирәк. Ул вакытта өйдә радио да, телевизор да юк. Әле укый-яза белмәсә дә, күрше-күләннән килгән иске китап һәм гәзитләрне кат-кат актара, аның игътибарын рәсемнәр җәлеп итә һәм картәнисен: “Бусы нәрсә, тегесе нәрсә?” — дигән сораулар белән тинтерәтә. Ә инде ныклап тәпи киткәч, картәнисе белән колхоз эшенә йөрергә әвәсләнеп китә: арыш, бодай басуларын иңләп-буйлап йөри. Борчак басуы малайны тәмам гаҗәпкә калдыра: кузакларны ашарга да була лабаса. Ындыр табагында ашлык өемнәрен күреп аеруча хозурлана. Бәй, икмәк шушы була икән! Бу гомерлек хатирә, әлбәттә.
Еллар үтә тора һәм Рәзит мәктәп бусагасын да атлап керә. Әле кайчан гына үзеннән өлкәнрәкләргә, укучы сумкасы тотып йөргән малайларга һәм кызларга кызыгып та, берчә көнләшеп тә карый иде: “Ә мин кайчан укырга барырмын?”
Кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең авырлыклары һәм киләчәккә өмет чаткылары белән үтеп тә китә. Югары уку йортына укырга бару теләге көчле, ләкин иң элек өс-башны бөтәйтергә кирәк. Ул колхозда эшләргә кала. Мал караучы да, балта остасы да була. Ел әйләнәсенә бригадир карамагындасың: ул кайда эшкә куша, шунда барасың. Салам эскертләү дә калмый, ындыр табагын иген кабул итүгә әзерләшәсең. Тыңлаучан була һәм өлкәннәр арасында да, яшьтәшләре арасында да үзен һәр эштә булдыклы итеп күрсәтә. Һәм менә беренче сикереш: урта мәктәптә укыганда комсомол сафына баскан Рәзит Нурлыгаяновны колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Ул бу адымга тиешле бәя бирә белә: ышанычны акларга, яшьләрнең чын-чынлап җитәкчесе һәм яклаучысы булырга! Чагыштырмача зур булмаган колхоздагы яшьләрнең активлыгы, мәдәният өлкәсендәге һөнәри осталыгы башка хуҗалыкларда тиз танылу ала, район күләмендә сөйләнгән докладларда Рәзит Нурлыгаянов башлангычлары һәм тәҗрибәсе телгә алына башлый. Яшь җитәкче боларның барысын да дөрес аңларга тырыша, уңышлардан берүк баш әйләнмәсен. Ул авыл хуҗалыгы институтына укырга юлланырга тиеш. Колхоз җитәкчеләре егеттән уңды һәм аның югары уку йортына юллану мәсьәләсен бар дип тә белми. Эшләсен әйдә, алай гына түгел, Рәзитне КПСС әгъзалыгына кандидат итеп тә алалар, эчтән генә беркая да китмәс, дип уйлыйлар. Ләкин югары белем алырга омтылган егет чын мәгънәсендә егетлек күрсәтә: Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына имтиханнар тапшырып, вакытлыча туган колхозын калдырып тора. Әйе, ул анда яңадан кайтачак, дипломлы агроном булып.
Институт дигәч тә, ул көн-төн фән биеклекләрен яулау белән генә шөгыльләнү түгел икән. Колхоздагы кебек, биредә дә җәмәгать эшләре муеннан. Теге яки бу вазыйфага тәгаенли башласалар, яшь талип: “Мин бит институтка белем алырга килдем, ә сез әле бусын, әле тегесен үтәргә кушасыз”, — дип тә карый, ләкин, колхоздагыча, җәмәгать эшләре Рәзитнең аерылмас юлдашларына әверелә. Уйлап карагыз: биш ел уку чорында ул комсомолның Совет райкомы (Уфа шәһәре) әгъзасы булып тора, ХХХIV өлкә комсомол конференциясендә институттан делегат булып катнаша. Бу җәмәгать эшләре Рәзиткә уку алдынгысы булырга ярдәм генә итте дип әйтергә кирәк. Яңага омтылу иҗтимагый фәннәрне тирәннән өйрәнү мөмкинлеген ача. Яшьләр оешмалары эшчәнлеген чын галимнәрчә өйрәнеп, зур гыйльми хезмәтләр тудыра. Алар Башкортстан, Русия һәм Бөтенсоюз конкурсларында бер-бер артлы җиңүгә китерә. Соңгы курсларга җиткәч, игенчелек темасы төп урынны били, нәкъ булачак агрономның белем багажы таләп иткәнчә. Фән дөньясына ничек кенә чуммасын, Рәзит Нурлыгаянов туган ягына кайтыр вакытны түземсезлек белән көтә. Ул кайтып эшкә тотынырга тели, ә якташлары, зур өметләр баглап, яшь һәм булдыклы белгечне көтә. Бер караганда, ул алардан аерылып та тормаган төсле. Иске Күктау авылына кайту өчен һәр мөмкинлекне файдалана. Авылдашлары һәм райондашлары белән фән серләренә сәяхәт ясар иде. Кыскасы, туган яктан һәм аның көнүзәк мәсьәләләреннән аерылып тору булмый.
Һәм менә ул бик яшьли басуларында, фермаларында һәм төзелеш объектларында хезмәт тәҗрибәсе үткән “Урожай” колхозында. Тулы хокуклы һәм тирән белемле агроном. Институтта аны аспирантурага керергә кыстыйлар, ул бу тәкъдимне кире кага. Булган белемен гамәлдә куллануны иң мөкатдәс бурычка саный, чөнки киң басуларның аны түземсезлек белән көтүен яхшы аңлый. Җавапсыз да калырга ярамый. Район күләмендә уртача зурлыктагы хуҗалыкның аңа бәләкәйрәк икәнен аңлап торалар, әлбәттә. Нишлисең, беренче баскычны мотлак үтәргә, беренче сынауны уңышлы тотарга кирәк. Һәм бу кадәресе озак көттерми: беренче ел йомгаклары буенча фән белән коралланган агроном колхозны ни күтәрелми, ни төшми торган томан сыйфатыннан чыгаруга ирешә. Билгеле, мондый хәлдән соң егетне яңа үрләр көтә. 25 яшьтә генә булган Рәзит Нурлыгаяновны колхоз рәисе (район тарихында беренче тапкыр) итеп сайлап куялар.
Бу урында лирик чигенеш ясарга тиешбез. Үз колхозында рәис булып сайланганчы, район җитәкчелеге аны ике колхозда партоешма секретаре итеп тә эшкә өйрәтә. Алай гына да түгел, комсомол райкомының икенче һәм беренче секретаре вазыйфаларын да башкарып өлгерә. Ничек инде шушы ике елны җитәкче һөнәренә өйрәнү университетлары дип атамыйсың?! Барысы да күреп һәм аңлап тора: бу — Рахманов мәктәбе! Ә Рахманов Тәлгать Лотфулла улы кем соң? Ул — партия райкомының беренче секретаре, кадрлар үстерү һәм тәрбияләүнең башында торучы, Социалистик Хезмәт Герое. Әйе, ул белми эшләмидер. Нурлыгаянов та, яшь белгечтә, киләчәкнең төпле җитәкчесен күргәндер, аны тагын да югарырак баскычлар көтәсен фаразлагандыр, ул моны партия һәм хуҗалык активыннан да яшермәгәндер.
Моңа кадәр Рәзит Нурлыгаянов районның барлык хуҗалыкларында була. Алдынгы тәҗрибәне өйрәнү семинарлары үзләре генә дә зур мәктәп, әлбәттә. Бөтен республика Илеш тәҗрибәсен куллануга йөз тотты. Нурлыгаянов исә тагын да тирәнгәрәк юл ала: Социалистик Хезмәт Геройлары Р. Асаев (Чишмә районының “Луч” колхозы), М. Галиев (Дүртөйле районының “Уңыш” колхозы) һәм тагын байтак исемле хуҗалык җитәкчеләре белән турыдан-туры элемтәгә керә. Ул алардан Илеш серләрен тагын да баетырлык алымнар өйрәнә һәм үз колхозының һәр тармагында куллана.
Ул елларда кукуруз мал азыгының төп өлешен алып тора. Нурлыгаянов соңгы вакытта ашату рационында печәннең елдан-ел кимүен белә. Үзенең яңа вазыйфасыннан файдаланып, ул йөргән җирләренең берсендә судан үләне орлыгына тап була һәм аны үз хуҗалыгына кайтару чарасын күрә. Беренче елгы чәчү һәм урып-җыю шуны күрсәтә: 15 гектарлы мәйданда үскән судан үләненнән 6 зур эскерт калкып чыга. Икенче тапкыр чапканнан соң, тагын 3 эскерт хасил була. Шунысы: судан үләне нинди генә һава шартларында да мул уңыш белән куандыра.
Ә менә бөтен район белән яшел азык өчен рапс үстерә башлагач, “Урожай”да беркем дә көтмәгән яңалык, ягъни тәҗрибә ачыла. Үләнне чабып алгач, камыл янә яңа үсеш ала. Нәтиҗәдә, кабат чәчү кирәкми, чәчүлек дәррәү үсеп китә. Бер ел эчендә генә гектарыннан 70 центнер яшел масса һәм көз ахырында 20 центнер орлык җыеп алына.
Үзгәртеп кору чоры башлангач, районга суган үстерү бурычы йөкләтелә. Беренчеләрдән булып бу эшкә “Урожай” колхозында да тотыналар. Тәҗрибә өйрәнү максатында Ульяновск өлкәсенә баралар. Семинар барышында хуҗалар авыл халкына коммуналь хезмәт күрсәтү үрнәге белән таныштыра. Ул — түләүле хезмәт. Нурлыгаянов бу турыда еш уйлана иде һәм менә сиңа мә: ачы суган янына яңа тәҗрибә. Бер ел үткәннән соң “Урожай”да районда гына түгел, хәтта республикада беренчеләрдән булып авыл шартларында коммуналь хезмәт күрсәтү предприятиесе ачыла һәм халыкка игелекле хезмәт күрсәтә башлый.
Игенчелекнең югары культурасы өчен көрәш “Урожай”да да тиешле ноктасына җиткерелә. Басулар гектарына 30-40 центнер уңыш бирә башлый. Терлекчелек тармагы яңа үсеш ала. Мал абзарлары яңартыла, социаль комплекс сафка керә, урамнар төзекләндерелә, колхозның финанс катнашлыгы белән йөздән артык колхозчы йорты төзелә. “Искра”, “Октябрь” һәм партиянең ХХ съезды исемендәге колхозлар еллар буе республикабызның тәҗрибә мәктәбе ролен үти, алар сафына ышанычлы рәвештә “Урожай” да кушыла.
Кичәге күзлектән дә, бүгенге күзлектән караганда да колхоз рәисе Рәзит Нурлыгаянов тынгысыз көннәр, ялсыз еллар кичергән. Әмма ул шул вакыт эчендә башта — авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1997 ел) аннары докторы (2003 ел) гыйльми дәрәҗәләре алу өчен Казанда һәм Мәскәүдә диссертацияләр яклый. Нибары 33 яшендә “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелә. Шул елларда Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Барысы да “Урожай” колхозы җирлегендә. Күрәсең, бу хуҗалык стеналары шөһрәтле җитәкчегә тарайган төсле була башлагандыр. Район җитәкчеләре аны, әле генә алтынчы тапкыр колхоз рәисе итеп сайланган Нурлыгаяновны, янә үрләтәләр. Тәүдә — район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, янә бер елдан районның авыл хуҗалыгы химиясе предприятиесе директоры итеп билгелиләр. Бер вазыйфа да җирдән аерылмый аерылуын, әмма бу очракта вазыйфа буенча үрләтү Нурлыгаяновның рухына туры килеп бетми. Ул җиргә, андагы кешеләргә берегеп торырга тиеш. Тугры тормыш юлдашы Дилара белән уйлашканнан соң, “һава алмаштыру” турындагы карарга киленә. Бераз чит-ят җирләрдә үзеңне сынап карарга кирәк. “Мин бит төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә дә алынмадым. Дилара, әйдә бергәләп чит-ят дөньялар гизеп кайтыйк”, — ди гаилә башлыгы.
Юл — Кемерово өлкәсенә. Алга китеп шуны гына әйтәм, Рәзит Нурлыгаяновны бу адымны ясарга чакыручы Кемерово өлкәсенең ул вакыттагы абруйлы җитәкчесе Аман Тулеев булмады микән? Бу сорауга уңай гына җавапны мин еллар буе ишетмәдем. Әмма шунысы хәтердә: һәрчак янында янып-көеп, уңышларына сөенеп яшәгән Диларага “Хәзерге заман декабрист хатыны” дигән исем тагыла. Сүз дә юк — бик тә дөрес һәм урынлы.
Рәзит Нурлыгаяновның Кемерово өлкәсендәге “командировка”сы төп-төгәл 10 елга сузыла. Хуҗалык эшләренә чума — предприятие директоры да, район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары да, Себер фәнни-тикшеренү институтының мал азыгы җитештерү бүлеге мөдире дә була. Бу 7 ел дәвам итә.
Янә өч ел Кемерово авыл хуҗалыгы институтында профессор булып эшли. Галим Нурлыгаянов бик күп гыйльми семинарларга җитәкчелек итә. Кыскасы, барысы да ил һәм кешеләр мәнфәгатьләре өчен чыныгу була.
Шуны да әйтеп үтик. Командировкада бердәнбер кызлары Илсөяр дә була. 2-9нчы сыйныфларда укыганда Кемерово губернаторының акчасы да бирелгән 16 Рәхмәт хатына лаек була ул. Бер тапкыр Грециягә юллама һәм “Кузбасс ышанычы” медале белән бүләкләнә. Урта мәктәпне Уфага кайткач тәмамлый. Аның Русия Федерациясе Президенты каршындагы академиядә укып, аннан олы юлга чыгачагына әтисе белән әнисе ныклы ышана, әлбәттә.
Себер югары уку йортларында бай фәнни һәм педагогик тәҗрибә туплап кайткан Рәзит Баязит улы Нурлыгаяновны 2016 елда Башкорт дәүләт аграр университетында профессор сыйфатында каршы алалар. Кайчандыр үзе белем алган игенчелек кафедрасы хәзер эш урынына әверелә. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә ул чын мәгънәсендә үз мәктәбен төзи. Авыл хуҗалыгы җитештерүен эчтән белүе һәм бу өлкәдә мул гамәли тәҗрибәсе дәресләрне югары дәрәҗәдә сыйфатлы һәм нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә. Чыгарылыш курсларындагы талипларның диплом эшләренә зур осталык белән җитәкчелек итә. Үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча игенчелек һәм урман хуҗалыгы факультетларында иң яхшы лектор булып исәпләнә. Кемеровода 4 фән кандидаты хәзерләгән булса, биредә аларның саны хәзер 6га җитә, янә өч аспиранты бар. Р. Б. Нурлыгаянов — университетның диссертация советы әгъзасы буларак та зур эш башкара. Студент чагында үзенә белем биргән, ә хәзер инде ялдагы галимнәр соңгы вакытта университетта ешрак күренә башлады. Баксаң, алар бирегә якты йөзле, юмарт сүзле яшь галим белән очрашу һәм аралашу нияте белән килә икән. Бушлыкны тутыру, ялгызлыкны басар өчен. Рәзит Нурлыгаянов яңа шартларда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән ныклы элемтәсен югалтмаска тырыша. Ул белә: уртак мәсьәләләр турында фикер алышу һәр ике як өчен дә файдалы.
Галим турында язганда, аның фәнни хезмәтләрен искә алу бик тә урынлы булыр. Рәзит Нурлыгаянов, белгәнебезчә, гыйльми эшләр язуны студент һәм колхоз рәисе елларында ук башлый. Аларның һәрберсе бүген профессорга аягында нык басып торырга ярдәм итә, әлбәттә. Әйтергә генә ансат: ул — 400 фәнни хезмәт авторы. Журналист буларак, төрле гәзит-журналларда әледән-әле мәкаләләре дөнья күрә. “Җир улы”, “Сугыш озынлыгы юл”, “Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы производствосын оештыру” кебек китапларның ХХI гасыр укучысын бик озак вакытлар җәлеп итеп торачагына һич кенә дә шик юк. Ә син шундый осталыкка һәм дәрәҗәгә җиткәнсең икән, хөрмәтле Рәзит Баязит улы, бу эшеңне мөмкин кадәр озак дәвам ит. Иҗтимагый һәм фәнни язмаларың, ышанып әйтәм, иртәгә олы юлга чыгарга җыенган студентларың өчен дә зур үрнәк булып тора.
Чорыбызның абруйлы шәхесе Рәзит Нурлыгаянов чын мәгънәсендә авыл хуҗалыгы һәм фән өлкәсендә ХХ һәм ХХI гасырны иңләрлек һәм иңләячәк үзе тудырган һәйкәле белән горурлана ала. Синең турыда әле алтмыш яшькә җиткәндә үк: “Корыч шулай чыныкты” дип әйтәләр икән, бу синең иртәгәңә дә ныклы ышаныч барын раслап һәм исбатлап тора. Беләбез: чыныгудан туктамаячаксың. Хәерле сәфәр сиңа, замандашыбыз!
Равил Карамов,
CCCР Журналистлар берлеге әгъзасы.