+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2021, 11:30

Алтын медальле фермер ул!

Былтыр исә Альбина Баһаветдинованың шәхси хуҗалыгында дәүләт ярдәме исәбенә маллар санын тагы да ишәйтүгә ирешкәннәр.

Былтыр исә Альбина Баһаветдинованың шәхси хуҗалыгында дәүләт ярдәме исәбенә маллар санын тагы да ишәйтүгә ирешкәннәр.


Авылда кече малтабарлыкны үстерү, кешеләргә яңа һөнәр алу һәм авыр тормыш хәлендә калучылар өчен социаль контракт кысаларында тәкъдим ителгән максатлы социаль яр­дәм мөһим роль уйный. Узган елда, мәсәлән, федераль һәм республика казналарыннан әлеге максатка 307,25 миллион сум акча бүленде. Барлыгы 5961 социаль контракт төзелде. Дәүләт яр­дәме республика авылларында шәхси малтабарлыкны үсте­рүгә, дистәләрчә кешегә өстәмә һөнәр үзләштерүгә һәм, нәтиҗә­дә, кресть­ян ихаталарында җитештерүне арттыруга булышлык итте.


Социаль контракт кысаларында бирелгән акчага, мәсәлән, Стәрлебаш районының “Баһаветдинова” шәхси предприятиесе — крестьян-фермер хуҗалыгы мал сатып алды.

Хәлекәй авылы фермеры Альбина Баһаветдинова — бүген районда терлекчелек тармагында нәтиҗәле эшләүче малтабарларның берсе. Ул үз хуҗалыгында сөт җитештерә. Фермер 256 гектар җиргә хуҗа. Иген чәчәләр, терлек өчен күпьеллык үлән үстерәләр.

Альбина Әгъләм кызы да, тормыш иптәше Филүс Зәкәрия улы да һөнәрләре буенча — ветеринар табиблар. 2012 елда алар өйләнешеп гаилә кора.

— Икебезнең дә һөнәребез терлекчелек белән бәйле булгач, сөт бизнесы белән шөгыльләнеп карарга булдык, — ди Альбина. — Ике баш савым сыерыннан дүрткә җитте. Әлеге вакытта 30 баш сыер савабыз. Җәен көн саен алтышар центнер чимал тапшыра идек, әле — 3,5 центнер чамасы. Авыл ихатасыннан килгән сөткә сорау зур. Бәясе генә түбәнрәк. Республика Хөкүмәтенә рәхмәт, эре хуҗалыкларга гына түгел, безнеке кебек, кечеләренә дә бердәй ярдәм итә. Минемчә, мондый игътибар аграр җитештерүне арттыруга гына түгел, ә авылларның социаль йөзен яхшыртырга, булдыклыларга яңа һөнәр үзләштерергә һәм, гомумән, авыл җирендә инициативалы кешеләрне дәртләндерергә зур этәргеч бирә.


Фермер хуҗалыгы кечкенә бер ферманы хәтерләтә. Биредә сыер маллары 70 баштан арта. Дистәдән артык тананы үрчем алу бүлмәсендә аерым асрыйлар. Аларына Альбина Әгъләм кызы аеруча игътибарлы булырга тырыша. Чөнки, җәй башыннан сөт җитештерүнең артуы нәкъ шушы таналарга бәйле булачак.

— Ишле малны тәрбияләүдә кемнәр ярдәм итә соң? — дип кызыксынам фермердан.

— Авылда эшсезлек зур дип булмый. Хәзер һәркем малны ишлерәк асрарга тырыша. Ә без эшкә ике кешене алдык. Илдус Сәгыйтдинов — терлекче, малларыбызны кө­тә. Дамир Баһаветдинов – механизаторыбыз. Берничә төр техникага идарә итә. Филүснең ике энесе — Дамир белән Илдар язгы һәм көзге басу эшләре чорында яр­дәм итә. Даими эшләүчеләребезнең уртача айлык хезмәт хакы 30 мең сумнан ким түгел.

Крестьян хуҗалыгы өчен җаваплы чор бүген. Кышлату уңышлы дәвам итә. Баһаветдиновларның ике­сенең дә һөнәрләре буенча ветеринар табиб булуы, әлбәттә, яхшы токымлы, таза терлекләр асрауда мөһим роль уйный. Азыкның сыйфатлы һәм мул әзерләнүе дә кышлату чорының югалтуларсыз гына түгел, ә табыш алуны киметмичә үтәчәгенә ышаныч бирә.

Белешмә. Фермер хуҗалыгы 10 кешенең пай җирләрен арендага алган. Аларга, исәп-хисап килешүенә ярашлы, 4әр центнер ашлык түләүсез бирелгән. Авыл халкы мөрәҗәгать иткәндә, салам сораучыларга да ярдәм итәләр.

Әлбәттә, авыл хуҗалыгы җитештерүе, беренче чиратта, аның матди-техник базасы, камил технологияләрне кыюрак куллануга да бәйле. Фермер ихатасы үзе дә кечкенә техника паркын хәтерләтә. “Беларусь”ның гына да берничә төрлесе бар. ДТ-75, Т-150 тракторлары, йөк машинасы — һәммәсе дә ел әйләнәсенә диярлек эшсез тормый.

— Әгәр терлекчелек белән генә шөгыльләнгән булсак, тормышыбыз да, эшчәнлегебез дә бик ярлы һәм бер­төрле генә булыр кебек иде. Шуңа күрә атлар да алдык. Аларны күбрәк үрчетәбез. Ә кымызга сорау буласына ышанам. 45 баш умартабыз да бар. Аларына да тәрбия кирәк. Менә шулай мәш килеп яшибез. Яратып башкарган эшләр һәрвакыт күңелгә, яшәргә дәрт бирә, — ди гаилә башлыгы.

Баһаветдиновлар матди байлыктан башка тагын да зуррак кыйммәткә ия: алар дүрт балага гомер биргән. Азалия, Анжела, Айрат һәм Элиза да авыл тормышын яраталар. Ике зур кызлары — студентлар. Айрат — җиденче, Элиза беренче сыйныфта укый. Әти-әниләре үрнәгенә ияреп, авыл тормышында яңа һөнәргә өйрәнеп үсүләре дә Хәлекәй авылында Баһаветдиновлар нигезенең ныклы булачагын күрсәтә.

Игелекле һәм тырыш хезмәтнең дә нәтиҗәсе куаныч­лы. Узган ел Бөтенрусия “Алтын көз-2020” күргәз­мә­сендә катнашып, “Баһаветдинов” шәхси предприятиесе — крестьян-фермер хуҗалыгы алтын медальгә лаек булды.


Алик ЗАРЕМИН.

Стәрлебаш районы.
Читайте нас: