+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2021, 23:39

Заман белән бергә алга, аграрийлар!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Авыл сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда республиканың азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү турында фикер алыштылар.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Авыл сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда республиканың азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү турында фикер алыштылар.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 2021-26 елларда эшкәртү тармагын үстерү концепциясен тәкъдим итте. Документ нигезендә, бюджеттан субсидияләр рәвешендә авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү белән шөгыльләнүче барлык хуҗалык итүче субъектларга ярдәм күрсәтеләчәк. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, кооперативлар, шәхси эшкуарлар булырга мөмкин.

Вице-премьер сүзләренчә, Башкортстан Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча лидерларның берсе булсын өчен аны ике тапкыр – елына 200 миллиард сумга кадәр арттырырга кирәк.

– Без 2021-22 еллар безнең республика өчен борылыш чоры булырга тиешлеген аңлыйбыз, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов. – Шул ук вакытта безнең илдә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче иң көчле төбәкләрнең берсе булу өчен яхшы перспективаларыбыз бар.

Документ дәүләт ярдәме механизмнары арасында азык-төлек сәнәгате өчен чимал, техника һәм җиһазлар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен, шулай ук эшкәртү кооперативларын төзүгә 14 миллион сумга кадәр грантлар бирүне күздә тота.

Башкортстанның эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре, тәкъдим ителгән ярдәм чараларын исәпкә алып, бизнесны үстерү планнары белән уртаклашты.

Бөре шәһәреннән Лиана Байдимирова пилмән һәм башка ит продуктлары җитештерүне үстерергә, эшләнмәләрнең ассортиментын киңәйтергә һәм республика шәһәрләрендә, шул исәптән Уфада яңа фирма кибетләрен ачарга планлаштыра.

Чишмә сөт заводы директоры Руслан Хәмитов предприятиене эшләтеп җибәрү һәм «Бело Село» бренды астында күрше төбәкләргә дә әзер продукция озату мөмкинлеген карый.

Башкортстан Башлыгы бер ай эчендә концепцияне эшләп бетерергә һәм, яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып, чаралар комплексын тулыландырырга кушты.

– Без бик амбициоз максатлар куйдык һәм аларга максималь темпларда барырга тиеш. Республика эшкәртүчеләренең сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлеген активлаштыру, базар мәйданчыкларында безнең җитештерүчеләрнең катнашуын киңәйтү, аларның төрле тематик проектларда катнашуын тәэмин итү мөһим. Әйтик, без Баймакта ат үрчетү – традицион һөнәрчелек, азык–төлек, туризм элементлары белән бәйле фестиваль үткәрә башларбыз, дип килештек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Заманча тенденцияләрнең берсе - интернет-сәүдәне үстерү. Республика продукциясен киңрәк җәелдерү өчен, һичшиксез, моны җиренә җиткерергә кирәк.

Фото: "Глава РБ"


Читайте нас: