+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль 2021, 14:55

Бер кеше дә читтә калмады

Гафури районында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында елның-елында актив катнашалар һәм җиңеп чыгалар. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы республикада 2014 елдан эшләп килә.

Гафури районында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында елның-елында актив катнашалар һәм җиңеп чыгалар. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы республикада 2014 елдан эшләп килә.
Гафури районының авыл биләмәләре бу проектта 2016 елдан катнаша. Шушы чорда районга 50 миллион сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. 2019 елда 16 авыл биләмәсенең 15е шушы программада катнашып, 13 авыл җиңеп чыккан. Шуларның алтысы төрле маркадагы техника сатып алган, калганнары учреж­дение-ләрне ремонтлау, төзекләндерү кебек эшләр башкарган. Былтыр исә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашкан 15 авыл биләмәсенең унысы җиңеп чыкты. Быел да 15 биләмә катнашырга теләк белдергән. Барлык авылларда да шуңа багышланган җыелышлар үтә.
Каран Елга
Сәетбаба авыл биләмәсенә караучы Каран Елга авылы клубы бу көнне аеруча җанлы иде. Бүген мондагы ха­лык “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча үз ихтыярын белдерергә килде. Авыл хакимияте башлыгы Венер Кунафин, җыелучыларны сәламләп, быел әлеге программа буенча янгын сүнде­рү машинасы алу теләге барлыгын хәбәр итте.
“Бурдан кала, уттан калмый, дигән борынгылар. Бу — бик дөрес сүз­ләр. Көн саен кайдадыр янгын чыгуы, йортлар, маллар, ә иң аянычы — кешеләр янып үлү турында ишетеп торабыз. Шушы афәттән сакланыйк. Әйдәгез, быел шушы бик ки­рәкле техниканы сатып алыйк. Бу эштән беребез дә читтә калмыйк!” – дип бердәмлеккә чакырды башлык.
Сәетбаба авыл биләмәсе әлеге конкурста 2016 елдан катнаша. Бер елда шушы акчага авылга су үткәргәннәр, икенче­сендә — трактор, өчен­че­сендә “МТЗ” тракторына җиһазлар сатып алганнар. Әлеге техника ярдәмендә биләмәгә кергән сигез авыл җәен дә, кышын да көлеп тора. Ә менә янгын сүн­дерү машиналары искергән инде. Ремонтлаудан фәтва юк. Авыллар район үзәгеннән читтә урнашканлыктан, ул-бу була калса, ярдәмне дә бик озак көтәргә туры киләчәк. Шуны да әйтергә кирәк: әлеге чарага мәктәп уку­чы­лары да теләп кушылган. Алар янгын хәвефсез­леге темасына сурәт­ләр төшергән, шигырьләр ятлаган. Җыелышта исә билә­мәнең сәнгать осталары халыкка бик матур концерт номерлары тәкъ­дим итте.
Чарада баш­лыкның тәкъдиме бертавыштан хупланды, һәр хуҗа­лыктан берәр мең сум акча җыю тәкъдименә дә риза булдылар. Анда Гафури белән тугандаш район булган Борайдан да кунаклар килгән иде. Алар җыелышның көйле үтүенә, халыкның активлыгына соклану белдерде һәм бик матур те­ләк­ләрен юллады.
Ялгызкаен
Узган елда Ялгызкаен би-лә­мәсе халык ярдәме, инициативалы төркем һәм спонсорлар тырышлыгы белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча кар эттерә тор­ган җайлан­ма һәм джойстик белән җиһазлан­дырылган “МТЗ-82” тракторын алган. Моңа кадәр 2017 елда әлеге программа буенча сатып алынган тракторлары да бар.
“Әлеге проектның максаты — торак пунктларның проблемаларын ачыклау һәм хәл итү. Бу проблемалар су белән тәэмин итү, зур булмаган юллар, кү­перләр, мәдәният йортлары, яктырту, төзекләндерү, балалар мәйдан­чык­лары һәм муниципаль берәмлекнең тиешле вәкаләтләренә караган башка мәсьәләләр белән бәйле булырга мөмкин. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 миллион сум субси­дияләр бүлеп бирелә, аларны программалар конкурсында җиң­гән билә­мәләр ала. 2019 елда “Урындагы баш­лангыч­ларга ярдәм” программасы мөмкинлекләрен киңәйтте һәм таләп­ләрне йомшартты: әгәр элек программада катнашу өчен урындагы бюджеттан гомум сумманың — 15, спонсорлардан — 10, халыктан 10 процентын җыярга кирәк булса, хәзер финанслау суммасы субсидия күләменең нибары 10 процентын тәшкил итә, бу эшне күпкә җиңеләйтә һәм күләмле программаларда катнашу мөм­кинлеге бирә. Чөнки халык ничек кенә хупламасын, инициативалы төркем акча җыюның җиңел булмавын белә”, — дип белдерде җые­лышта Ялгызкан авыл биләмәсе башлыгы Гаян Фәезов.
Чарада йорт башыннан 300әр сум җыярга килештеләр. Күпчелек “МТЗ-82” тракторы өчен экскаватор җиһаз­лары сатып алу өчен тавыш бирде.
Бурлы
Бурлы авыл биләмәсе әле-ге программада 2017 елдан кат­наша. Ул ел­да авыл мәдәният клубына капиталь ремонт үткәр­гәннәр. 2019 елда янгын сүндерү депосы ремонтланган. Быел исә “МТЗ-82” тракторы сатып алмакчылар. Програм­маның үз ка­гыйдәләре бар. Биләмәдә мотлак авыл кеше­ләре катнашлыгында җыелыш үткәрелергә тиеш.
Биредә Бурлы авыл биләмәсенә караучы Яугилде авылында җые­лыш­ны 19 гыйнварда үткәр­деләр. Бу авылда 76 йортта 268 кеше яши. Алдагы җые­лыш­ларда 140тан артык кеше катнашкан иде, йомгаклау җые­нында 30 кеше булды. Әлеге тракторның бәясе — 1500000 сум. Бер миллион сумны программага ярашлы, республика Хөкү­мәте бирсә, 300 мең сумын – авыл Советы, 100 меңен спонсорлар һәм та­гы да 100 меңне авыл халкы үзе җыя. Трактор биләмәгә караган алты авылны да хез­мәтләнде­рәчәк.
Җыелышны авыл би­лә­мәсе башлыгы Азат Хәйрет­динов ач-ты. Халык исеменнән староста Марат Искәндәров, авыл Советы депутаты һәм авыл фельдшеры Гөлфия Ишмөхәм­мәтова чыгыш ясадылар.
“Алты авылны ел әйлә­нә­сенә, бигрәк тә карлы-буранлы көннәрдә, тәртиптә тоту җиңел түгел. Бу кү­ләмле эш­не иске генә тракторыбыз башкарып чыга алмый. Яңа “МТЗ-82” тракторы сатып алу — күптән өлге­реп җиткән мәсьә­лә”, — диде ул.
Аның сүз­ләрен һәммәсе хуплады. Җиде кешедән торган инициатив төркем төзелде. Әлеге темага багышланган рәсемнәр, такмаклар конкурсы оештырылды.
Игенъелга
Гафури районында бай тарихлы Игенъелга авылы бар. Тезелеп киткән өч урамлы авыл хәзер Русия төбәк­лә­рен­дә да яхшы билгеле. “Күркәм тәвә кошлары” фермасы аны күп җирләргә билгеле итте.
Игенъелга — 300 елга якын тарихы булган авыл. Ул үзе­нең уңган, бердәм халкы белән дә дан тота. Булдыклы игенъелгалылар заман белән бергә атларга тырыша. “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасы га­мәлгә кергәч, Бельский авыл Советы биләмәсендә яшәүче халык аны дәррәү күтәреп алды һәм анда кат­нашырга карар итте.
Тәүге жые­лышта ук алар трактор алу тәкъдимен кертте. Биләмә биш авылны берләш­терә, алар таралып утырган, кыш көннәрендә юлларны һәм урамнарны кардан тазартып торырга кирәк. Трактор алу тәкъ­димен һәркем хуплады, инициатив төркем тө­зелде, алар актив эш башлап җибәрде. Халыктан җыйган иганәне, спонсорлар яр­дәмен, авыл биләмәсе бюджеты керт­кән өлешне дә кушкач, җыел­ган сумма трактор алырга җитте.
Бу районда иң беренче башлангычларның берсе булды. Матур итеп презентация ясап, бу хакта гәзит битлә­рендә дә ба­сылгач, башкалар да актив кушылып китте. Бүген трактор ярдәмендә юллар һәрвакыт кардан вакытында тазартылып тора, авылны төзек­лән­дерүдә дә аның өлеше зур. Тәүге җиңү башка елларда да бу программада катнашу өчен этәргеч бирде. Икенче тапкырында ха­лык мәдәният йортына ремонт ясау тәкъ­димен хуплады. Өченче тапкыр да катнашты алар бу программада. Халык та аның әһәмиятен аң-лады. Бу юлы инде роторлы картазарткыч алынды.
Менә быел да урындагы башлангычларны хуплау җые­лышында халык берничә тәкъ-дим кертте: авыл клубына бильярд һәм теннис өстәлләре алу, Боланкуакта балалар һәм спорт мәй­данчыгы булдыру. Боланкуак — авылга кергән җирдә бик матур урын. Җәйләрен балалар анда футбол, волейбол уйный, кышларын чаңгы-чана шуа. Тәвә кошларын күрергә килүчеләр да шунда туктап, балалары белән ял итә. Шуның өчен балалар спорт мәй­дәнчыгы булдыру бик кирәк.
Халык күп­челек тавыш белән шушы тәкъ­димне хуплады. Җиде кешедән торган инициатив төркем тө­зел­де, һәр ихатадан 500әр сум акча җыю турында карар кабул ителде.
Сабай
21 гыйнварда Коварды авыл биләмәсенә караучы Сабай авылында яшәүчеләрнең “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы узды. Бу төбәк шушы программада 2019 елдан уңышлы катнаша. Әйтик, 2019 елда Коварды урта гомуми белем бирү мәктәбенә 507500 сумлык компьютерлар сатып алганнар. Компьютер сыйныфын яңарту укытучыга белем бирү процессында яшь буынны укыту һәм тәрбия­ләүдә заманча технология­ләр­не нәтиҗәле кулланырга мөм­кинлек бирә.
Узган елда ковардылылар әлеге программа ярдәмендә “МТЗ-82” тракторына ия булды, ул, үз чиратын­да, авыл биләмәсенең әһә­мият­ле мәсьә­ләләрен хәл итүдә — территорияне төзеклән­дерүдә, юлларны чистартуда кулланыла.
Быел Коварды авыл билә­мәсенең Сабай авылында яшәүчеләр әлеге программада катнашырга карар кылды. Алар “МТЗ-82.1” тракторын тулысынча һәм нәтиҗә­лерәк файдалану өчен асылмалы җиһаз­лар: универсаль “КУН” төягече, “ПТС-2” прицепы, кар чистарткыч ротор, чапкыч кирәк, дигән башлангыч белән чыктылар. Йомгаклау җыелышында барлык катнашучылар да әлеге башлангычны бертавыштан хуплады.
Шулай итеп, Коварды авыл биләмәсе халкы авылның матди-техник базасын яңартуга ярдәм итә һәм анда актив катнаша. Гомумән, Гафури районы халкы республика Хөкүмәтенә мондый мөмкинлек биргәне һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Гафури районы.

Читайте нас: