+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль 2021, 13:55

Таганнар авылда таймый

Шәһәрдән авылга кайткан Абукаевлар социаль контракт кысаларында максатлы социаль ярдәм акчасына терлек сатып алды.

Шәһәрдән авылга кайткан Абукаевлар социаль контракт кысаларында максатлы социаль ярдәм акчасына терлек сатып алды.

Узган гасырның туксанынчы елларында Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Мансур абый Абукаев гаиләсе белән Күгәрчен якларына күченеп китә. Ихтимал, тормышның ачысын-төчесен татып өлгергән абзыйның үзен дә, өлкәнәя башлагач, авыл тынычлыгы, җир эше, крестьян тормышына хас яшәү рәвеше тарткандыр. Инде балалары да үсте. Үз гаиләләре белән яшиләр.

Ролан — Мансур абыйның иң өлкәне. Ул хәтсез еллар Йомагуҗа сусаклагычында водолазлар отрядында хезмәт итә. Бәхетен эзләгәндәй, башта Стәрлетамакка китә, бераздан Күгәрчене кире тартып кайтара. Әмма булачак гомер юлдашын — Стәрлебаш районының Ибракай авылы сылуы Розалия Габделбаян кызын очраткач, ике дә уйлап тормыйлар, хатынының туган якларына бөтенләйгә күченеп кайталар. Ничек кенә матур күренсә дә, авыл максаты, шөгыле булмаган кешеләрне җылы итеп көтеп тормый.

Очраклы рәвештә генә беркөнне Розалия Габделбаян кызы интернет челтәрен “актарып” утырганда авылда яшәүче, аз тәэмин ителгән һәм җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә Хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелүе турындагы хәбәргә тап була.

Күгәрченнән яшь гаилә матур уй-хыяллар белән кайтып төшә. Башта район үзәге Стәрлебашта вакытлыча яшәр өчен йорт алалар. Әмма Ролан белән Розалиягә мондый “бәхет” ошамый. Үз йортларын салып, шунда төпләнеп, дөнья көтү өчен тирә-як авыллардан өй эзли башлыйлар. Районның иң көчле хуҗалыгына караган һәм ярдәмчел, ихлас кешеләр яшәгән Куганакбаш авылына шулай “эләгә” алар. Әзер йорт сатып алалар. Яңасын - үзләренекен салу өчен бераз акча җитмәгәч, Ролан Себер киңлекләрен үзләштерергә китә.

— Стәрлебаш авылында җир участогы булган зур ихаталы йорт табып булмады. Быелдан калмыйча, башка авылга күченеп китәбез, дип яши торгач, сигез ел вакыт үтеп киткән. Ә Куганакбаш безне үз баласыдай кабул итте. Авылдашлар, күршеләребез шулкадәр изге җанлы, ярдәмчел кешеләр булып чыкты. Хуҗалык та колхоз статусын саклаган. Ленин исемен йөртә. Шуңа да биредә яшәүчеләр, юлбашчы исеменә тап төшермәскә теләгәндәй, гомер буе уңганлык белән аерылып торган. Әмма, без башта бераз каушап калдык. Водолаз кешегә биредә эш тә юк кебек, ә Розалия сабыйлар белән өй мәшәкатьләренә чумган. Шулай бераз капитал туплау максаты белән Себерне дә урап кайттым, — ди Ролан Мансур улы.

Әмма мондый тормышның авылда яме булмый. Беркөнне Розалия Габделбаян кызы авылда яшәүче, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә шәхси ихатада җитештерү белән шөгыльләнгән очракта, дәүләт ярдәме күрсәтелүе турындагы хәбәрне күрә. Ул – социаль контракт кысаларында максатлы социаль ярдәм күрсәтү пилот программасы була.

— Безнең гаилә әлеге документларда бәян ителгән барлык таләпләргә дә туры килә. Авылда яшибез, дүрт бала тәрбиялибез һәм үз ихатабызда мал үрчетергә теләвебез — һәммәсе дә безнең теләкләрне исәпкә алгандай күренде, тиешле документлар әзерләп тапшырдык. Ә инде узган елның ноябрендә безгә республика казнасыннан 250 мең сум күләмендә кайтарып бирү шарты каралмаган акча күчерелүе турында хәбәр иттеләр, — ди Розалия ханым.
Әлеге куанычлы хәбәргә кадәр дә малны күбрәк асрарга теләп “җиң сызганып” йөрүче Абукаевлар өчен бу акча зур ярдәм була. Өч баш сыер малы сатып алалар. Акчаның бер өлеше терлек абзарын зурайту өчен төзелеш материаллары сатып алуга тотыныла.

— Куганакбашта һәр ихатада диярлек 8-10ар баш сыер малы асрыйлар, бу табигый хәл, — ди Ролан. — Безнеке дә шуннан ким булмаячак. Малларны сугым өчен, иткә үстерәбез. Авылның тирә-ягында көтүлекләр иркен. Ел саен авылдан өч көтү чыга. Безнең очтан киткәнендә кимендә 100 башлап сыер малы булыр. Калган икесендә дә 70-80нән ким түгел. Халык эшсезлектән мал асрыйдыр, дип уйламагыз. Колхозда да хезмәт хакы начар түгел. Хуҗалык мал азыгы белән ярдәм иткәч, һәркем өстәмә керем турында уйлана. Иткә дә, сөткә дә сорау зур. Сату өчен халык Стәрлетамак һәм Стәрлебаш базарларына йөри. Авыл продукциясен көтеп алалар, дип кайталар. Алыпсатарларга арзанга бирәсе килми.
Дәүләт ярдәме тагын да чәмләндереп җибәргән Абукаевларны. Менә бит, башлангыч капиталы, иң мөһиме дәрт белән тотынып эшләргә теләге булгач, Роланның “икенче сулышы” ачылып киткәндәй күренә.

— Дөнья хәлен белеп булмый, балалар бераз кул арасына керә башлагач, бәлки, фермер статусы турында да уйланырбыз, — ди ул. — 20 сутый җиребез бар. Анысы өй янында яшелчә, җиләк-җимеш өчен. Балалар шунда эшкә өйрәнә, иң мөһиме үзебезнең экологик чиста ризык белән туклана. Узган җәй карбыз, хәтта кавын да үстердек. Сабыйларым белән бергә тәрбияләгәнгәме, тәме җылы яктан китерелгәннән һич тә ким түгел.
— Син кунакларыңны үзебезнең бакчадагы алмалар, чия, карлыган, башка җимешләр, яшелчәләр белән сыйлау өчен чакырырга онытма, — дип сүзгә кушыла Розалия ханым.
Ихата күрке нәрсәдә дип сорасалар, мин тәүдә бакча матурлыгында, терлек һәм кош-корт асраланган абзар-кураларда, дип җавап бирер идем. Абукаевларның бала-чага шатлыгына күмелгән йортларын да шушы ихата күрке чолгап алган. Санап китү генә ансат: узган көз 50 баш каз һәм 30 үрдәк симертеп сатканнар. Ә күпме тавык асралганын, күз тимәсен дип, кызыксынмадым.
Күркәм бакча, ишле мал турында матур итеп сөйләдек, ә менә гаилә җимешләре читтә калган. Розалия Абукаева 4 балага гомер бүләк иткән. Данилга — 14, Рудольфка — 13, Рамазанга - 4 һәм Ибраһимга - 1,5 яшь. Ролан Мансур улы бүген үзен иң бәхетле әти, гаилә башлыгы итеп тоя. Чөнки, дүрт улы — бәхетле гаиләнең дүрт терәге. Сер итеп кенә шуны да әйтергә рөхсәт алдым: Розалия ханымның бишенче бәбен алып кайтырга әзерләнеп йөргән көннәре. Һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән туа, диләр. Шулай була күрсен иде!

Язмада 97 яшьлек Миңнекамал әбине дә телгә алмасак, бу гаиләнең матурлыгы да, тулылыгы да ачылып бетмәгән булыр иде, мөгаен. Ул - Розалия ханымның әнисе. Миңнекамал әби күрше Ибракай авылында гомер кичергән. Яшь чагында берничә ел тракторда эшләгән. Әле дә бик хәрәкәтчән. Оныкларына күз-колак булып кына утырмый, хезмәткә өйрәтә, киңәшләрен бирә. Өебезнең нуры, гаиләбезнең җан тынычлыгын саклаучы кадерлебез, ди балалары.

Көннәр янә язга авышты. Әлегә авылда да кышкы тынлык хөкем сөрә. Бик тиздән кешеләр дә җылы кояш нурларыннан көч алып, язгы мәшәкатьләргә тотыныр. Куганакбаш булдыклылары Абукаевларны быел да бик күп шатлык-кунанычлар көтә.

Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.
Читайте нас: