Яңавыл районында яшәүче Рәвизә Мөхәммәтшина күпләргә үрнәк булырлык гомер юлы үткән.
Кеше гомере агымсу кебек, күз ачып йомган ара
гына — үтә дә китә. Берәүләр анда онытылмаслык эзләр калдырырга тырыша, икенчеләре исә “бирелгәнне” тыныч кына атлап уза. Әйе, ничек яшәсәң дә гомер үтә, әмма аны кызык итеп, янәшәңдәгеләргә ярдәм итеп яшәсәң — тормыш мәгънәлерәк кебек.
Яңавыл районының Сандугач авылында яшәүче Рәвизә Мөхәммәтшинаны үз авылында гына түгел, тоташ районда да яхшы беләләр. Берничә буын кешеләрен бәйләп торган бу ак яулыклы апа, чыннан да, күпләргә үрнәк булырлык итеп яши. 1944 елда шушы ук авылда туган ул.
— Балачагым да, яшьлек елларым да шушында үтте. Аллаһка шөкер, гомеремне читкә китеп, сагынып-саргаеп үткәрмәдем. Мәктәпне тәмам-лагач, Бөре педагогия институтының биология факультетында читтән торып укыдым. Берничә атнага сессиягә барганда да үзем суга йөргән сукмакларга кадәр сагынып кайта идем. Шулкадәр туган авылымны яратам мин, — дип сүзен башлады Рәвизә апа.
Билгеле, инде үсеп буй җиткәч, Рәвизә апа шул ук авыл егетенә кияүгә дә чыккан. Салих Мөхәммәтша улы белән 3 бала тәрбияләп үстергән алар. Кызганычка каршы, 2008 елда тормыш иптәше бакыйлыкка күчкән. Бүген инде Мөхәммәтшиннарның өлкән уллары — Яңавылда үз эшен ачкан уңышлы малтабар, уртанчылары шушы авылда яши. Ул вахта ысулы белән эшләп йөри. Кече улларына гына гомер уртасына җитеп, тормышның ямен күрергә насыйп булмаган. Ул да арабызда юк инде. Шулай да Рәвизә апа калган балаларына, оныкларына юанып, тормыштан ямь табып яши.
— Гомер буе укытучы булып эшләдем. Барабановка авылында биология, татар теле һәм әдәбияты, җыр дә-ресләре укыттым. 80нче елларда биредә “Кояшкай” балалар бакчасын ачтык. Анда мине җитәкче итеп куйдылар. Аннары үзебезнең авылда башлангыч сыйныф укытучысы да булып эшләдем. Шушы урыннан хаклы ялга чыктым, — ди Рәвизә апа.
Гомер буе актив тормыш алып барган кешегә хаклы ялга чыгу нәрсәгәдер киртә була аламы соң? Бүген ул авыл биләмәсенең Ветераннар советы җитәкчесе. Өлкән яшьтәгеләрне бергә туплап, төрле чаралар оештыру, аларны төрле сәяхәтләргә алып чыгу да аның иңнәренә салынган. Әмма барыннан да нык Рәвизә апа биредә мәчет тө-зелү турындагы хатирәләр белән уртаклашырга ярата.
— 2014 елда авылда мәчет төзү турында сүз чыкты. Элек башлангыч мәктәп урынында мәчет булган. Яңа мәктәп төзелгәч, бу урын бушап калды. Без — авыл кешеләре җыелышып, шушы ук урынга яңадан мәчет төзү башлангычы белән ул вакыттагы Ветераннар советы җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек. Ул шунда ук бу башлангычны күтәреп алды. Аннары инициатив төркем төзеп, план корып, авыл халкыннан акча җыеп, шушы төзелешне башладык, —ди ул.
Менә шулай уртак көч белән бер ел эчендә мәчет төзелә. Гомер буе балалар укыткан, хәзер инде үзе дә дин юлындагы укытучы булганда мәчеттә дәресләр алып барырга кеше эзлисе бармы соң? Юк, әлбәттә. Бүген инде Рәвизә апа биредәге шәкертләргә Ислам дине кануннарын да өйрәтә.
— Аллаһка шөкер, бүген теләгән һәркем шушы юлдан атлый ала. Минем укучыларым арасында өлкәннәр дә, балалар да бар. Быел мәктәп яшендәге балалар арасыннан да берничә укучым ураза тотты. Яшь буынның шундый юлда булуы зур куаныч, — ди ул.
Рәвизә апа үзе әйткәнчә, аннан башка авылда бер чара да үтми. Күптән түгел генә 7 телдә җырлап, тамашачыларны хәйран калдырган ул. Былтыр үткән бер чарада исә Рәвизә апа, 75 яшендә булуына карамастан, украин халык биюен башкарган.
— Безнең авыл китапханәсе каршында “Аек тормыш рәвеше” клубы эшли. Аны шунда эшләүче киленем җитәкли. Анда йөрү сәламәтлеккә бик зур йогынты ясый. Тормыш иптәшемнең вафат булуын бик авыр кичердем. Күңелдәге моңсу хисләрдән аерыла алмый, нишләргә белмәгән чакларым да күп булды. Шушы клубка йөрү мине күңелсез уйлардан да арындыра иде, — ди ул.
Кайчандыр бу авылда төзелгән “Ак яулык” ансамбле районда киң билгелелек яулаган. Аларның чыгышларын әле дә сагынып искә ала урындагы халык. Кызганычка каршы, бүген инде аңа нигез салучыларның берсе дә исән түгел. Шушы ансамбльне кабат тергезүгә дә күп көч салган Рәвизә апа. Бүген инде “Ак яулык” ветераннар ансамбленнән башка районда бер генә чара да үтми. Элекке гореф-гадәтләрне яшь буынга өйрәтүче, кайчандыр популяр булган җыр-биюләрне тергезүче дә ул хәзер. Күптән түгел генә Уфада үткән мөнәҗәтләр конкурсында да катнашкан алар. Әле яңа-рак районда үткән “Елларым — минем байлыгым” конкурсында “Супербабушка” номинациясендә 2нче урынга лаек булган Рәвизә апа. Моннан тыш, ул — авыл Советы депутаты да. Сайлауларда күзә-түче вазыйфасын да башкара. Әлбәттә, Рәвизә апаның мондый актив тормыш алып баруын районда да югары бәялиләр. Аның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бер альбомга сыйган. Ул шулай ук “БАССР оештырылуның 100 еллыгы” медале белән бүләк-ләнгән.
Әйе, гомер буе туган төягенә, үз халкына тугры булып яшәгән кеше күңеле белән шушы җиргә аеруча нык береккән була. Ул биредә үскән һәр агачның тамырын, анда яшәгән һәркемнең нәселен, туган-тумачаларын яхшы белә. Әл-бәттә, Рәвизә апа да Сандугач авылының тарихын ныклап өйрәнгән.
— Безнең авыл 1863 елда барлыкка килгән. Без әле яшәгән җирләрдә кайчандыр урман үскән. Шушы агачлыкның нәкъ уртасында елга булган. Авылга беренче нигез салган кешеләргә бу җирләр бик нык ошаган. Шушы урындагы агачларны кисеп, кайберләрен елгада сал итеп агызып, өйләр төзегәннәр. Сунарчылык, аннары игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Бервакыт, кешеләр иртән торып тышка чыксалар, “чут-чут” итеп сандугачлар сайравын ишет-кәннәр. Шуннан башлап авылны Сандугач дип атый башлаганнар. Ә елганы сал агызган өчен Салдуга дип атаганнар. Хәзер инде аны да Сандугач дип йөртәләр.
Авылның тарихын болай тиз генә сөйләп бетерерлек тә түгел инде. Мин аны 60 ел дәвамында язам. Беренче кешеләр ничек яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгән — болар барысы да теркәлгән, — ди Рәвизә апа.
Бүген Сандугач катнаш авыл булып санала. Биредә удмуртлар, татарлар, башкортлар, марилар, төрекмән-нәр, чувашлар яши.
Җәмәгать эшендә актив булган кеше бөтен якка да өлгерә ул. Рәвизә апа бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Һәр ял саен балалары, оныклары аның янына килеп йөри.
— Киләчәктә шушы авыл тарихын язып бетереп, китап итеп чыгарырга иде. Гомерне белеп булмый бит. Үзем исән чакта, сәламәтлегем нык булганда киләчәк буынга шундый бүләк ясыйсым килә. Шулай ук мәчеткә күбрәк кешеләрне җәлеп итеп, өлкәннәр һәм балалар төркеме булдырырга иде, — ди ул.
Гомумен, әлеге өлкән яшьтәге апаның тормыш юлын Сандугачтан аерып карап булмый. Һәр фикере аның шушы авыл белән бәйле. Чыннан да, үзе дә сандугач кебек ул! Борынгы җырларда ук җырланган, әмма бүген дә җитез, яшь, моңлы булып калган сандугач кебек.
Гөлия Гәрәева.
Яңавыл районы.