— Хуҗалыгыбызда сөренте җирләр 4584 гектар тәшкил итә. Бөртеклеләр — 2750, уҗым культуралары 1200 гектар мәйданда үстерелде. Арпа һәм бодай һәркайсы 700әр гектарны били. 800 гектарда күпъеллык үләннәр, 525 гектарда кукуруз, көнбагыш — 359, соя 200 гектарда, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәфил Гомәров. — Барлык басу эшләрен дә комплекслы алып барырга тырышабыз. Игене урып алынган мәйданнарда пресс-җыйгычлар саламны рулоннарга төрә, аларны ферма янына ташыйлар, ә бушаган басуга тракторлар туңга сөрергә керә.
Рәфил Нәҗип улы әйтүенчә, бүгенгә 100 тонна печән, 5 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Табигать көйсезлекләренә карамастан, мал азыгы былтыргыдан ким булмаячак, ди ул.
Рәфил Гомәров зур хуҗалык җитәкчесе вазыйфасында быел 25нче уракны каршылый. Иртәнге сәгать алтынчы яртыда аны инде басуда очратырга мөмкин. Хуҗалыкның матди-техник базасы ныклы булуда, коллективның яшь кадрлар белән тулылануында тәҗрибәле җитәкченең роле бәяләп бетергесез.
Лаеклы эш хакы алып, яхшы шартларда хезмәт салучы басу батырлары безне күтәренке кәеф белән каршы алды. Аларның төшке ашка тукталган вакытына туры килеп, барысын җыеп фотога төшереп алдык.
“MacDon” чапкычында Җәүдәт Вәлитов һәм Рәфис Исмәгыйлев арышны тезмәләргә сала, Наил Сәхәветдинов, Фидус Гәрәев, Азамат Зәкиев комбайн штурвалы артында, Фәдис Гәрәев “Скорпион” төягеченә, ә Айдар Галләмов пресс-җыйгычка идарә итә.
— Көненә 200ләп рулон төрелә, аларның һәркайсы 4әр центнер,— ди ул. Быел биредә пресс-җыйгычны рулоннарны җеп белән түгел, ә махсус челтәр белән бәйләүгә көйләгәннәр, болай тизрәк тә, ышанычлырак та, ди алар.
Механизатор Рәлиф Әхмәдуллин
К-701 тракторында җир сөрә. Баш инженер Илгиз Хәмәдуллин белән баш агроном Айдар Фазылов та таң сарысыннан кояш баеганчы басуда. Бер сүз белән әйткәндә, “Россия”дә бердәм, тату команда хезмәт сала, шуңа да күрсәткечләр күпләргә үрнәк итеп куярлык.
— Мин үземне туган авылымнан башка күз алдына да китерә алмыйм,— ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Әлмира Гыйлемханова.— Шуңа диплом алгач та туган ягыма әйләнеп кайттым, “Россия” хуҗалыгына эшкә урнаштым. Бу карарымны гомер буе биредә механизатор булып эшләүче әтием дә хуплады. Быел 16нчы ел эшлим инде биредә, язмышымны туган җирем, “Россия” хуҗалыгы белән бәйләвемә һич үкенмим.
Шул ук вакытта...
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча быел Дүртөйле игенчеләре уракка былтыргыга караганда ике атна иртәрәк төшкән. 59 мең гектарда ашлык үстерелгән, шуларның 37 мең гектардан артыгын бөртекле культуралар били. Район буенча гектар көче уртача 15,5 центнер тәшкил итә. Әлегә иң югары уңыш “Ленин” хуҗалыгында теркәлгән. Биредә уҗым бодае гектарыннан 26 центнердан күбрәк уңыш бирә.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 15 июльгә республика буенча 362 мең гектарда үстерелгән уҗым культураларының 29 мең гектарында уңыш җыеп алынган. Аның тулай җыемы 31,5 мең центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшләре 36 районда бара. Аерым хуҗалыкларда борчак урагына төшкәннәр. Республика буенча җыелган барлык культураларның уртача уңышы һәр гектардан 17,4 центнер тәшкил итә.
Иң күп мәйданда урак эшләрен Куергазы районы башкарган. Биредә басу культуралары 3570 гектардан җыеп алынган. Илеш һәм Дүртөйле районнары, шулай ук, әлеге күрсәткеч буенча 3 мең гектарга якынлаша.