– Безнең хуҗалыкта барлыгы 700 баш савым сыеры бар, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 400 башка күбрәк, – ди сыер саву корылмалары операторы, сөтүткәргечләрнең чисталыгын, аппаратларның өзлексез эшләвен контрольдә тотучы хезмәткәр Артур Саяпов.
– Малларның баш санын арттыру өчен безнең мөмкинлекләр дә, шартлар да җитәрлек. Быел тәүлеклек савым 5600 килограмм тәшкил итә, былтыр ул күпкә түбән иде. Соңгы елларда тәҗрибәле сыер савучылар һәм терлекчеләр урынына яшь белгечләр килде. Кадрлар алышынуга карамастан, хезмәт җитештерүчәнлеге төшмәде. Яшьләр безнең коллективка, технологияләргә бик тиз ияләште һәм инде яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
– Минем төркемдә йөздән артык савым сыеры бар, барысына да тиешле игътибар бүлү зарур. Һөнәреңне яратсаң, авырлыклар әллә ни сизелми ул. Җиңел булмаган эшебезнең барлык нечкәлекләренә яшь савучыларны өйрәтәм. Алар да бик тырыш. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләгәч, нәтиҗәлә-ребез начар түгел. Ә хезмәт хакы башкарган эшебезнең сыйфатына бәйле. Яхшырак эшләгән саен ул югарырак, шуңа зур теләк белән хезмәт салабыз, – ди Альмира Җиһангирова.
Ул – тәҗрибәле сыер савучы, хуҗалыкта инде бер-ничә дистә ел эшли. Хуҗалык савучылары Неля Җиһангирова, Гөлназ Камаева, Тоня һәм Дина Килдеяровалар, Лилия Садретдинова да үзләренә йөкләтелгән эшне зур җаваплылык белән башкара.
– Сыерларны иртәле-кичле савабыз. Кичке савымнан соң көтүчеләр малларны янә көтү-лекләргә алып чыга һәм кояш чыкканда гына алып кайта. Шул рәвешле, терлекләр тәүлек әйләнәсенә кырда йөргәч, иртәнге савым да мул, – ди урожайлылар.
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.