— Хуҗалык итү җирләребез 6200 гектардан артык, — ди “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганиев. — 1300 баштан артык сыер малы асрыйбыз, былтыр бу вакытта көн саен 5,5 тонна сөт саткан булсак, хәзер корылык аркасында күләм сизелерлек кимеде. Һәр кышлату чорына һәр терлеккә 45 центнердан да ким булмаган азык берәмлеге хәзерли идек. Бүген исә, ел үзенчәлегеннән чыгып, азык берәмлеген һәр малга 41 центнерга җиткерүне максат итеп куябыз.
Ашлыкның уңышы быел бик түбән. Арышның, көзге бодайның шактый мәйданнарындагы уңышны мал азыгы итеп салып куйдык. Узган елда бер гектардан урыны белән 35-40 центнер алган идек, быел — 10, күп булса, 15 центнер булыр. Бераз күләмдә арыш суктырып алдык, гектар көче 12 центнердан артмый. Хәзер хуҗалыктагы барча техник куәтләр үстерелгәннне югалтусыз җыеп алуга юнәлтелгән. Бу хуҗалык аягында нык басып торучылардан санала. Биредә басучылык һәм терлекчелек тармаклары бердәй үсешкән. Әйтик, агротехник чараларның барысын да җиренә җиткереп үтиләр, ашламаны да күпләп кертәләр, бөртекле культураларга коры елда аеруча мөһим микроэлементлар да сиптерделәр.
Узган елга караганда, терлек азыгының да әлегә өчтән бере генә тупланган. Бераз узган елгы запаслары бар. Яңгыр яуса, кукуруз уңар дип өметләнә хуҗалык хезмәткәрләре. Әлбәттә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ярдәм булмаса, терлекләрне кышлату, аларның баш санын саклау авыр булачак.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.